|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2017 Мәдәният
Рамил Хәйретдинов: “Безнең тёща белән мөнәсәбәтләр идеаль”“Манзара” музыкаль премиясе лауреаты, җырчы һәм алып баручы Рамил Хәйретдиновның Рәшит Шамкай катнашындагы “Минем тёща – алтын” клибы тиз арада танылырга һәм тамашачыга ошарга өлгерде. Хәләл җефетләренең әниләренә гел тукмакның юан башы тигәнгәме, аларның барысы да мактап җырлауны бик яратып кабул итте. Рамил Хәйретдиновның репертуарына да бу җыр юкка гына килеп кермәгән. “Безнең тёща белән мөнәсәбәтләр идеаль. Моның сере – хатынымның әнисе искиткеч кеше. Татар халкында шундый әйтем бар бит: “Килен каенана туфрагыннан ярала”. Мин тагын “Кияү дә тёща туфрагыннан ярала” дип өстәр идем. Без хатынымның әнисе белән бик охшаш, икебез дә тиз кызып китеп, тиз суынучылар, җыр-моңга гашыйк кешеләр. Авылда бөтен эшләрне алар үзләре эшләп бетерә, безнең хәтта бәрәңге алган да юк. Без аларга ял итәргә, җырлап, күңел ачып, аралашып утырыр өчен кайтабыз. Минем тёща – бөтен Буага танылган кибетче Роза ул. Аны бөтен кеше белә, ярата, бөтенесе хөрмәт итә. Ул шулай ук бик моңлы, матур итеп җырлый. Бигрәк тә борынгы җырларны башкарганда тавышы Әлфия Авзалованыкыннан ким түгел. Иң мөһиме – ул арага керми. Кызларын да урынына утыртып куя белә, ә кияүләрне һәрчак яклый. Андый тёщалар бөтенләй бик сирәк, шуңа да мин бик шат һәм бәхетле. Шундый әби булганга PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән әлеге клипны да эшләдем. Шуннан соң бик күп шалтыраттылар, яздылар, мәҗлесләрдә һәм концертларда рәхмәт әйттеләр. “Җәвит Шакиров гомер буе тёщаларны хурлады, син күтәрәсең” диючеләр күп. Әлеге җырны ялагайлану дип кабул итүчеләр дә булды, тик без чыннан да тормыш иптәшемнең әнисе белән бик тату яшибез. Атнасына ничә тапкыр шалтыратып, хәбәрләшеп торабыз. Ул бик акыллы киңәшләр бирә, авыр чакларда да ипләп кенә араларны җайлап җибәрә. Мин аңа бик рәхмәтле. Бәхетле һәм озын гомерле булсын”, — дип уртаклашты җырчы үзе.
--- |
Иң күп укылган
|