|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2017 Мәдәният
“Татар җыры”нда Әлфия Авзалова белән Хәния Фәрхине искә алачакларЗур тамаша, грандиоз концерт, елның иң дәрәҗәле һәм масштаблы музыкаль вакыйгасы – бу сүзтезмәләр инде күптәннән “Татар җыры” халыкара эстрада фестиваленең синонимнарына әйләнде. “Алтын барс” премиясен тапшыру тантанасы күңел ачырга, күтәренке кәеф, онытылмаслык эмоцияләр бүләк итәргә чакырса да, быелгы церемониядә лирик ноталарга да урын булачак. Быел эстрадабыз зур югалтулар кичерде. Татарның йѳзек кашлары булган җырчыларыбыз – Әлфия Авзалова белән Хәния Фәрхи китте.
Бу вакыйгалар беркемне дә битараф калдырмады. Фестивальнең алыштыргысыз, кадерле кунагы булган Хәния Фәрхине һәм татар сәхнәсенең легендасы Әлфия Авзалованы “Татар җыры”нда искә алачаклар. Мәшһүр артистларыбызны аудиоязмада ишетеп, сәхнәдәге экраннарда күреп булачак.
Иҗатында яшәү, ярату, туган якка кайту турында байтак җырлар башкарган Хәния Фәрхи исән чагында Рәзил Вәлиевка “Китү” темасына җыр язырга сорап мѳрәҗәгать итә. Шикләнеп булса да, җырчының теләгенә каршы килмичә, Рәзил Вәлиев шигырьнең 1 нче куплетын язып ɵлгерә.
Кызганычка каршы, әлеге шигырь юллары атаклы җырчыбызның чынлап та китәчәген фаразлау булып чыга.
Хәния Фәрхигә тирән хѳрмәт һәм мәхәббәт йѳзеннән, “Татар җыры” фестивален оештыру комитеты Рәзил Вәлиевкә әлеге җырны язып бетерү һәм, җырчының якты истәлегенә багышлап, “Татар җыры” сәхнәсендә уку үтенече белән мɵрәҗәгать иткән.
--- |
Иң күп укылган
|