• 24.05 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Мәҗитовны искә алу кичәсе. Казан, Филармония
  • 24.05 Айдар Галимов концерты. Казан. Тукай ис. филармония. 18:30
  • 26.05 Милли "KAZAN" шоу. Казан, "Туган авылым". 18:00
  • 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Фасил Әхмәтов (1935-1998)
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • Продам 2ух комнатную квартиру в Авиастроительном районе города Казани. Площадь 45кв. Цена 1950000. Риэлторы мимо. 89172603269 Мунир.
  • Продам телефон за 9500. Куплен в январе 2018г. Документы имеются. В хорошем состоянии. 89872610067
  • Салават күперендә бер бүлмәле фатир татар гаиләсенә арзан бәягә (7.500) арендага бирелә. 89033052264
  • Актаныш. Костюм-чалбар, бер тапкыр да киелмәгән, 50 размер, 2000 сум, бераз киелгән, 50 размер, 1300 сум. Сатулашу – мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Биектау узэгендэ вакытлыча яшэп тору очен тэртипле гаилэгэ 2 булмэле яна фатир тапшырыла.Фатир жиhазландырылмаган, яшэргэ кереп торучылар уз жиhaзлары hэм техникалары белэн кученэ ала. Жиhaзландыру момкинлеге дэ бар. Фатир 9 катлы йортнын 5 катында. Белешмэ очен телефон: 89272465094
  • Сдам однокомнатную квартиру в новом доме со всеми условиями Авиастроительный район. 15+ку. 89172525401
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.

 

 

 
Архив
 

               

01.11.2017 Җәмгыять

"Түрәләр, шәһәр җитәкчеләре киткәч, кычкыралар, сугып та җибәрәләр..."

...Бу йортның ишекләре миңа беренче тапкыр 6 яшемдә ачылды. Моңа кадәр һәр иртә балалар бакчасына йөргәч, әллә ни исем дә китмәде. Бусагадан атлап кергәч, елмаеп, таныш булмаган бер апа каршы алды. Тукта, ник мин бу апаларга иярдем соң әле? Әти белән әни чит кеше белән аралашмас­ка, алар белән беркая да бармаска куша бит!

Куркыныч төш кебек ул көнне әле дә оныта алмыйм. Әниемә нидер булган. Туганнар җыелган, барысы да нидер бүлә, өйдә шау-шу чыккан.
 
“Тынычланыгыз! Әни йок­лый, аны уятмагыз!”  – дип тә карадым, тик мине кем тыңласын? Ә берничә көннән таныш булмаган усал апа килеп, миңа тиз генә киенергә кушты. Әтиемнең еракка китүен, берничә ел узгач кына кайтасын әйтте. Мине елата-елата алып чыгып киттеләр.
 
Башта бу бинаны балалар бакчасы дип уйлаган идем. Өченче катка менеп җиткәч, мондагы бакчаның элек мин йөргәненнән начаррак булуын аңладым. Безнекендә  болай елаучы юк бит! Еласак, тиз юаталар. Ә монда алай түгел. Кулымнан җитәкләп бер бүлмәгә кертеп утырттылар. Шушы көннән әлеге кысан бүлмә өемә әверелде.
 
Ә минем өйгә кайтасым килә! Биредә шаяручы да, уйнаучы да юк. Берәрсе янына килеп сөйләшә башласам, ни өчендер миннән ераккарак барып утыралар. Бе­рәрсе килер дә кочагына алыр дип көттем. Әтиемнең назлы итеп “кызым” диеп эндәшүен өмет итте күңелем. Тик булмады. Үземнең балалар йортына эләгүемне соңрак аңладым. Әти-әнисе үлеп кит­кәннәр дә, тугач ук ташланганнары да бар. Ә минем әтием кайда соң? Әниемнең туганнары күп иде бит. Алар кайда? Нигә мине бу йортка җибәрде икән? Ник үзләренә алмаганнар?
 
Килеп урнашуыма озак та үтмәде, мине чакырып алдылар. Бүлмәмдә ике ят кеше – бер апа белән бер абый да бар иде. “Бу кызның исеме – Лилия. Аңа – 7 яшь. Әнисе – табиб, әтисе – математика укытучысы. Җырга сәләте бар. Сез киләсен күптән көтте”, – дип сөй­ләде аларга тәрбияче апа. Берничә көн үткәч, теге апа белән абый мине үзләре белән ияртеп алып киттеләр. Каршы килмәдем. Кысан бүлмәдән, анда минем белән уйнамый торган иптәш­ләремнән туйган идем. Җитмәсә, яңа йортыбызда дүрт бүлмә дә бар. Апа белән абыйга “әни һәм әти” дип эндә­шергә куштылар. 
 
Ике айдан артык алар белән яшәдем. Бар да яхшы иде кебек. Иртән җылы ботка ашаталар, аннары яңа бакчага илтәләр. Анысы мин яраткан бакчадан да матуррак. Уенчыклар да күбрәк, яңа әти-әнием дә ярата. Кич белән өйдә бергәләп мультфильм карыйбыз, китап укыйбыз. Әмма мин вакыт-вакыт балалар йортында калган иптәшләремне сагына идем. Барысы да яхшы иде. Ә бер көнне мине кабат салкын йортка илтеп куйдылар. Баксаң, әтием эзли икән үземне! Инде кабат якын кешең белән кавышасың, дип юаттылар. Тик мине алырга вәгъдә биргән әти тагын каядыр юкка чыккан.
 
Шулай итеп янә ятимнәр йортында яши башладым. Бу юлы инде тәрбиячеләрнең кырыслыгын, усал карашларын аңлый башлаган идем. Ә бер көнне миңа тәүге тапкыр кул күтәрделәр. Әнисен сагынып елаган кечкенә малайны юатмакчы идем. Төне буе күз яше түкте ул. Шулчакта тәрбияче килеп керде. Урыныма барып ятарга өлгерми калдым. Бездә тәртип шундый иде. Тәрбияче яхшы сабак бирде: үзең ни телисең, шуны эшләргә ярамый. Кабаттан тәртипле булырга тырыштым, әмма кул күтәрүләр тагын булды әле.
 
Кояш чыкса да, яктырмаган көннәр күп булды. Түрәләр, шәһәр җитәкчеләре килгәндә генә матур күлмәк кидереп, кулга йомшак уенчык тоттырып куялар. Алар киткәч, бар да үз урынына кайта, кычкыралар да, сугып та җибәрәләр. Шул усаллар арасында мәрхәмәтле Фирая апа бар иде. Без – ятимнәр ул эшкә киләсе көнне бармак бөгеп көтеп утырабыз. Фирая апа булганда уйнарга, елмаерга, хәтта көләргә дә рөхсәт.
 
Дүрт елдан соң мине кабат гаиләгә алдылар. Әтием белән бергә яшәмәвемне, әле дә балалар йортында булганымны ишетеп теге вакытта үзләренә алып кайткан апа белән абый килде, үз ояларында миңа урын таптылар. Мин аларга ияреп кайтып киттем. Алар янә әти белән әнигә әверелде.
 
Үз әтиемне әле берничә ел элек кенә эзләп таптым. Бер-беребезгә шулкадәр охшаганбыз икән бит без! Бер мизгел эчендә бар үпкәм юкка чыгып, әтиемне гафу итттем. Аны гафу итәрлек. Мине гаиләдә, сабыйны борчып йөрмә, дип әйткәннәр. Кире кайтканымны сиз­дермәгәннәр. Бала­ның йөрәгең бозмыйм, әниле булсын инде, дип эзләп килмәгән.
 
Мин хәзер бик бәхетле, ике әтием, каенатам, ике әнием бар! Биш ел элек мин кияүгә чыктым. Башта кызым туды, аннан Аллаһы Тәгалә безгә баһадир ул бүләк итте. Барысы да җитеш, тик теге вакытта ятимнәр йортында үз-үземә бир­гән вәгъдәм генә тынгы бирми. Моннан котылсам, бер сабыйны әниле итәрмен дигән идем. Ирем мине бер сүземнән аңлады. Бер сумка кием, ашау-эчү тутырып караңгы йортка чыгып киттек. Ә ул бик үзгәргән икән! Диварлары алсу төскә буялган, бүлмәләре яктырып киткән, ишектән керүгә ниндидер җылылык бөркелә. Сабыйлар­ның гына күзләре элеккечә. Сагышны буяу гына алмый. Бөтен тәнем буйлап нидер йөгерде. Йә Аллам! Берегезне дә монда калдырмас идем... Хисләр чуалды, уйлар еракка китте. Чү, хәлем начарая түгел­ме? Әнә шул чакта битләреннән  буразналар үткән, чәчләренә чал кергән Фирая апа тавышы айнытып җибәрде.
 
Бераздан безне бер бүлмәгә чакырып алдылар. Яныбызга кечкенә генә кызчыкны алып керделәр.
 
– Бу кызның исеме – Лилия. Аңа – 7 яшь. Әнисе – табиб, әтисе – математика укытучысы. Җырга сәләте бар. Сез киләсен күптән көтте.

Лилия КАШАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.11.2017
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments