|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2017 Криминал
Татарстанда яшүсмернең серле үлеме буенча җинаять эше кузгатылган13 октябрьдә Бөгелмәдә Ленин урамында 15 яшьлек үсмер аңсыз килеш табылган һәм ул ике көннән хастаханәдә үлгән. Әлеге факт буенча “Үтерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, яшүсмернең киемнәрен караганда газлы кечкенә баллон табылган. Тикшерү суд-химик, шулай ук суд-медицина экспертизасы үткәрүне билгеләгән. Аның нәтиҗәсендә мәктәп укучысының үлемен ачыклау мөмкинлеге булачак.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре булган хәлне ачыклый. Тикшерү эшләре дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|