|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2017 Җәмгыять
Инвалидларга зур бүләкКөз башында Зур Рбишчада яшәүче аналы-уллы инвалидлар Алимә һәм Халит Шиафетдиновларның йортында янгын чыгып, алар тораксыз калды. Инвалидларны йортлы итәр өчен беренче ярдәмне күршеләре Таһир Краснов белән Хафиз Карагатов оештырды – халыктан акча җыеп өй төзү инициативасы белән чыктылар. Иң беренчеләрдән булып Мәскәүдә яшәгән авылдаш егет Сәит Измайлов, Кече һәм Зур Рбишча төп мәчетләре зур сумма-лар белән ярдәм иттеләр, ике як Рбишча авылларында яшәүче ха-лык та бу хәйрия акциясенә кушылды. Белгәнебезчә, яңадан йорт төзү җиңел эш түгел, акча җыю бер хәл, төрле кирәк-яракларны кайгыртып йөрүнең дә мәшәкате зур. Бу хәйрия акциясен башкаручыларның бит үз нужасы да бар, шуңа да карамастан, алар янгыннан зыян күргән авылдашларының хәленә керергә тырышып, эшне кыска тоттылыр һәм санаулы вакыт эчендә таш йорт бастырып, түбәсен яптырды лар (фотода). Бүгенге көнгә өйнең эчендә ремонт ахырына якынлашып килә, җиһазландыру һәм ягулык системасын эшләү мәсьәләләре дә хәл ителә. Бүген Алимә апа күршеләрендә яши, ә улы Халитны вакытлыча Салгандагы приютка урнаштырганнар. Халыкара инвалидлар көненә бер ай гына кала бара һәм шушы датага чаклы Шиафет-диновлар гаиләсе яңа өйгә атлап керерләр дигән өмет белән яшиләр ярдәмчел авылдашлары. - Әлбәттә, мәчетләребезгә һәм авыл халкына рәхмәт, тораксыз калган күршеләремне читкә ташламадылар. Шулай ук янгын сүндерүче күршебез Шәмил Әхмәтҗановка да аеруча рәхмәтлебез. Әгәр ул тиз арада килеп җитмәгән булса, якын-агы йортларга һәм башка корылма-ларга ялкын кабыну куркынычы зур иде. Әмма бу эштә тәгәрмәчкә таяк тыгучыларсыз да булмады: берничә авыл егетенең минем турыда уйлап чыгарган имеш-мимешләре кәефне бозды. Мин табыш күрер өчен түгел, ярдәмгә мохтаҗ булган шушы инва-лид авылдашларым кышкы суы-кларда урамда калмасыннар дип, инициатива белән чыктым, - ди шушы игелекле эшләр башында торучы Таһир әфәнде. Автор фотосы.
Ришат РАМАЗАНОВ |
Иң күп укылган
|