|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2010 Мәдәният
ДАНИЯ ГАЙНЕТДИНОВА: «МИН ДӨНЬЯДА ИҢ БӘХЕТЛЕ КЕШЕ!»Дания Гайнетдинова – Татарстанның танылган журналисты. Инде озак еллар ул Татарстан радиосының балалар редакциясендә эшли. Нәниләр белән турыдан-туры аралашкан кеше үзе дә балалар күк самими һәм табигый буладыр, күрәсең. Дания ханым үзен күптән инде талантлы, үзенчәлекле шәхес итеп танытты. Ул ясаган картиналарга күз салу белән үк бу ханымның күңел байлыгын, хисләр садәлеген тоемларга мөмкин. Аның буяулы рәсемнәреннән табигатьнең гади гүзәллеге аша яшәү мәгънәсе чагылыш таба дисәк тә, һич ялгыш булмас. – Дания ханым, Сезнең картиналарыгызда табигать күренешләре, чәчәкләр төп урынны били. Үзеннән-үзе бу – табигать баласыдыр, дигән фикер туа. Сез урман-болыннардан кайтып та кермисез шикелле...
– Чыннан да, мин табигатьне кечкенәдән яратам. Туган авылым да җир шарының иң матур почмагына сыенган. Бала чактан яшел болында аунап үскән кыз бит мин. Ә инде хәзер Казандагы фатирымның тәрәзәләре дә урманга, табигатькә карап тора. Һәр иртән елның теләсә нинди фасылында да урман бик матур, хәттә сихри дә була. Чәчәкләр, гөлләргә үлеп гашыйк шул мин.
– Журналист кешенең ничек итеп рәсем сәнгатенә килеп керүе кызыксындыра...
– Картиналарны мин соңрак ясый башладым. Бу өлкәдә махсус белем алган кеше дә түгелмен. Шулай берзаман Казаныбызның Бауман урамыннан барганда, җаным тәннән аерылып күккә күтәрелгән кебек булды. Гәүдәмне читтән үзем күрдем төсле тоелды. Менә шул вакыйгадан соң, ничектер, рәсем ясау күңел таләбенә әйләнде. Табигатьнең матурлыкларын кәгазьгә төшерәсе килә башлады. Күңелемдә туган образларны ясамыйча тынычлана алмый идем хәтта.
– Картиналарыгызны язганда Сез якты, төсле, майлы буяуларга өстенлек бирәсез икән...
– Әйе, миңа калса, бары тик майлы буяу гына күңелемдә туган гүзәллекне башкаларга күрсәтеп бирә ала. Мин үземнең остазым дип Илдар Зариповны саныйм. Ул миңа пумала тоту серләрен ачкан шәхес. Аның сабаклары аша рәсем сәнгате серләрен шактый гына үзләштердем дип саныйм. Киндергә майлы буяуны кабартып эшләргә яратам. Бу алым чәчәкләрне ничектер табигый китереп чыгара төсле.
– Профессиональ рәссамнар хөкүмәтне сүгеп яткан арада Сез тамашачы белән очрашыр вакыт та, җай да табасыз – күргәзмәләрегез еш оештырыла. Әле менә соңгысы узган ел ахырында гына булды бит.
– Мин елына ике күргәзмә оештырмасам, әллә нишли башлыйм. Өйдә ясаган рәсемнәрем ачулана башлый шикелле. «Нишләп безне кешеләргә күрсәтмисең», – дия төсле алар миңа. Ничектер шатлыгымны, хезмәт җимешләрне башкалар белән дә уртаклашасы килә. Мин бит аларны үзем өчен генә түгел, башкаларның күңеле булсын өчен дә тырышып иҗат итәм. Күргәзмәләрдә шактый гына өлеше аларның үз ияләрен таба, дусларыма өләшәм. Ә инде фатирым бушап калгач, тагын канатланып пумалага, буяуларыма тотынам.
– Сәнгать, шул исәптән рәсем сәнгате дә, инсан тәрбияләүдә зур роль уйный, дип әйтәбез. Сез балалар белән тыгыз элемдә торучы кеше буларак, сабыйларга дин-әхлак тәрбиясе бирүгә ничек карыйсыз?
– Әлбәттә, уңай карыйм. Бала ата-ана үрнәгендә тәрбияләнә. Мин үзем дә балалар тапшыруында эшләгәндә, сабыйларның үзләре катнашкан тапшырулар әзерлим, лаеклы алмаш тәрбияләүгә үз өлешемне кертәм дип горурланам. Гүзәллек ярдәмендә дә күркәм шәхес тәрбияләргә мөмкин, шуңа күрә дә әти-әниләр нәниләрне кызыклы урыннарга: театрларга, музейларга, концертларга һәм, бигрәк тә, күргәзмә залларына алып барсыннар иде. Гүзәллекне күрә һәм бәяли белгән кеше һичкайчан да начар юлга басмый, яман гамәл кылмый.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Яңа иҗат сөенечләре телим!
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|