|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2017 Милләт
Татар теле булмаса, республика да бетәргә мөмкин - Тәбрис Яруллин"Татар телен дәүләт теле буларак сакларга кирәклеге - көн кебек ачык. Чөнки ул Татарстан символларының һәм республиканы тотып торган баганаларының берсе. Татар теле, һәм республиканың бердәмлеге булмаса, якын киләчәктә республикабыз да юкка чыгарга мөмкин", - дигән фикердә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин. "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, татар телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсенә карата фикерен ул "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында чыга торган "7 дней" тапшыруының соңгы чыгарылышында җиткерде.
"Кешеләр безгә: "Менә без татар телен өйрәнәбез, аны файдаланырга мөмкин булган өлкәләр булдырырга кирәк", - ди. Миңа калса, безгә нәтиҗәләр ясарга кирәк һәм барыбыз бергә аны файдаланырга мөмкин булган өлкәләрне киңәйтү буенча эшләү мөһим", - диде ул.
--- |
Иң күп укылган
|