|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2017 Мәдәният
Казанда Флера Тарханованың юбилей кичәсе уздыГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә шагыйрә, тәрҗемәче,Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар берлекләре әгъзасы Флера Тарханованың юбилей кичәсе узды. Кичә юбилярның шигырьләре белән башланды – аларны Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин һәм шагыйрә үзе укыды. Юбилярны тәбрикләп Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин : «Флера Габдрахмановна! Без кайчандыр Сезнең белән бергә эшләдек. Сез тикшергән, Сезнең кулдан узган рәсми документлар һәрчак камил була иде. Сез шагыйрә буларак та, тәрҗемәче, мөхәррир буларак та чын профессионал», - дигән сүзләр әйтте һәм юбилярга «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.
Юбиляр Татарстан Президенты аппараты, Язучылар берлеге, Арча педагогика көллияте, Чистай төбәгенән килгән якташлары, Казакъстан язучылары, туганнары, балалары исеменнән котлаулар кабул итте.
Кичә шигырьләр, истәлекләр, җырлар белән үрелеп барды. Флера Тарханованың юбилей кичәсендә күренекле сәхнә осталары –Татарстанның халык артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Хәлим Җәләй, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Зөһрә Сәхәбиева, Рөстәм Закиров; Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Асаев, Фәнис Кәлимуллин; җырчылар Раяз Фасыйхов, Гөлгенә Кәлимуллина, Люция Мусина, Айтуган Вәлиәхмәтов, Базарбай Бикчәнтәев, Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясады.
--- |
Иң күп укылган
|