• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 16 Февраль Рузилә Сафина
  • 16 Февраль Гакыйль Сәгыйров (1938-2009)
  • 16 Февраль Люция Шәрәфиева
  • 16 Февраль Алексей Морозов
  • 16 Февраль Фәнзаман Баттал (1939-2015)
  • 17 Февраль Айгөл Хәйруллина
  • 17 Февраль Галимҗан Баруди (1857-1921)
  • 17 Февраль Айрат Фаррахов
  • 18 Февраль Константин Глазачев
  • 18 Февраль Фуад Халитов (1909-1981)
  • Казанда Мавлютова тукталышында тулай торакта 13 кв.м булмэ сатыла. 89274718157
  • Восстание остановкасында тулай торакта 21 кв.м булмэ озак вакытка арендага бирелэ.Булмэдэ жылы,салкын,душевая кабина,кер юу машинасы,электр плитэсе,телевизор,ике йокы урыны,ош остэле,кухонный гарнитур,шкаф,суыткыч бар.Тулэу бер айга 12500 (бу суммага квартплата кергэн) 89393937375
  • Казан яна матур туй сондыгы сатыла. т.89655808912
  • Лаеш районынынң Бимә авылында 2015 елда төзелгән, бүген үк кереп яшәрлек йорт сатыла. Ашыгыч. Ике катлы, бростан, тышланган. Газ, су, канализация үздырылган. ике контуралы котел, салкын һәм кайнар суларны бирә. Мунчага өйдән генә чыгасы. Зур гараң, погреб Җире 6 сотый. үсентеләр утыртылган. Шалтыратыгыз, алыгыз. 8 917 279-10-83
  • Авиатөзелеш районында тулай торактан 13 кв. м. (фатир статусы) бүлмә сатыла. Янәшәдә 3 балалар бакчасы (берсе ишегалдында), мәктәп, метрога кадәр 10 минутлык юл. 200 метрда Максимово тукталышы. Барлык җиһазлар һәм кер юу машинасы кала. Тел.: 8-937-289-18-63.
  • Казанда ирлэр өчен куртка сатам, кара тестэ 50-51 размер, яна. 4 менгэ сатыла 89179275753
  • Мэжлеслэргэ мантыйлар, шаурма,Кош-теле, бавырсак,чэк-чэк,пироклар,ойдэ киселгэн токмачлар, муравейник, Пицца,Балеш,Тортлар,катлитлэр ясап бирэбез.89393307899
  • Казанын Оренбургский трак урамында урнашкан тулай торакта 12 кв.метрлы булмэ сатыла. Тулай торак остановкага якын.Якында гына мэктэп, поликлиникалар бар. Куршелэре тыныч, тэртипле кешелэр. Булмэдэ яхшы ремонт ясалган. Телефон: 89375777554
  • Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәләр төзим. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 6 елдан артык. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин. Чаллы
  • Казаннын Восход д,16урамында (метро ЯШЬЛЕК,ост.Восстание ) 1булмэле фатир арендыга бирелэ.т89655808912

 

 
Архив
 

25.01.2010 Матбугат

ТАТАР МАТБУГАТЫ ЯҢА ЕЛДА

Яңа елга кергәч, татар газет-журналлары үзләренең беренче саннарын чыгарып, укучыларга тәкъдим иттеләр. Аларның тиражлары артты. Татарстанда һәм Башкортстанда чыгучы кайбер басмаларның тиражлары турында мәгълүматлары үзгәреп тора.

Әйе, соңгы елларда милләт тә, матбугат та коргаксый, кими дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә. Милли мәгариф системасы чикләнгән, татар, башкорт телләренең куллану дәрәҗәсе тарайган шартларда тиражлар җыю җиңел түгел. Шулай да, татар матбугатында уңай күренешләр д очрап тора. “Ватаным Татарстан” газетының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров күптән түгел бу басманың тиражы 5 мең данәгә артуы турында игълан итте. Гадәттә мөхәррирләр мондый кискен сикереш ясамаска тырышалар. Чөнки быел тираж 5 меңгә арта, ә киләсе елда аны саклап калу өчен әллә ниләр эшләргә туры килә. Иң шәбе – тотрыклы тираж белән чыгу.

 

Әлбәттә, дәүләт басмаларында тиражлар китапханәләргә яздыру, ветераннарга, мәктәпләргә, хакимият яки спонсорлар исәбенә язылу гадәте дә бар. Республиканың рәсми “Татарстан” журналының русча чыгарылышы гыйнвар аенда килеп тә җитте. Ул басмага шушы елның 11 гыйнварында имзаланган. Рус телендәге басманың баш мөхәррире Диләрә Байчурина дигән ханым, аның урынбасарлары Татьяна Вафина һәм Нияз Әхмәдуллин икән. Рубриканы алып баручылар Рафаэль Мостафин һәм Татьяна Колчина, әдәби редактор Николай Коновалов. Менә шушы зур булмаган редакция чыгарган “Татарстан” журналының русча варианты 4 400 данә. Бу журнал ваклап сату киоскларында күбрәк таратыла. Абунәчеләрнең саны күрсәтелми. Журнал элекке елларда 2-3 айга соңрак дөнья күрсә, быел айның 3нче атна ахырында ук дөнья күрү көтелмәгән хәл.

 

“Казан утлары” журналы да вакытыда чыкты. Калын академик журналны уку өчен телне, әдәбиятны, тарихны яхшы белергә кирәк. Нигездә ул киоскларда сатылмый, ә абунәчеләргә таратыла. Беренче санның тиражы 2 959 данә. Русиянең калын әдәби журналлары дә 5-10 мең тираж белән чыкканны истә тотсак, бу болай начар түгел. Үзен мәдәни, гыйлемле шәхес дип санаучылар менә шундый академик басманы алдырмасалар һәм укымасалар, чынлыкта алар гадәти томана затлар дип саналырга хаклы.

 

“Мәгариф” журналының беренче санында баш мөхәррир Габделхак Шәмсетдинов яңа елның Укытучы елы игълан итүенә сөенә. Татар теле укытучылар гына түгел, гомумән барлык укытучылар, журналистлар, студентлар милли басмаларны алдырсалар, вәзгыять үзгәрер иде. “Мәгариф”нең быелгы тиражы 13 640 данә. Әлбәттә, газет-журналларның тиражы февраль-март айларына бераз арта, ләкин җәй көне кискен кими. Яңарак кына чыга башлаган басмалардан “Сәхнә” журналы турында ишеткәнегез бардыр. Анда инде артистлар, җырчылар, кызыклы рәсемнәр күз нурын алып тора. Аның директоры һәм баш мөхәррире Туфан Миңнуллин булгач, дәүләт ярдәме һәм эшне оештыру сизелеп тора. Журналның җаваплы мөхәррире Земфира Гыйльметдинова сүзләренә караганда, алар хәзерге тираж белән канәгать.

 

“Кәеф ничек” атналык газетының 3нче саны чыкты инде. Тиражы 24 мең данә. Карап торуга аз түгел. Ә иң зур тиражлы “Акчарлак” атналык газетының 3 нче санының тиражы 39 507 данә. Аз түгел бу. “Ирек мәйданы” һәм “Безнең гәҗит” кебек мөстәкыйль хосусый басмалар бер-берсе белән көндәшлек иткәненә әлләни игътибар бирми, үз юлыннан баралар. Алар дәүләт басмаларын уятып, сискәндереп җибәрә, үзләре дә иртәгә ни буласын белмичә, үз көчләренә ышанып яшәү өчен көрәшәләр. Бу вакыйгалар каршылыклы һәм кызыклы икәнлеге сезгә мәгълүмдер.

 

Инде хәзер Татарстан белән Башкортстанны чагыштырсак, тагын да гыйбрәтлерәк булыр. Башкортстанда 90 ел дәвамында татарча чыгучы “Кызыл Таң” газеты хезмәткәре Ландыш Әбүдәрова хәбәр иткәнчә, 2010 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре көткәннән беразга гына яхшырак булган.

 

"Кызыл таң" газетының гомум тиражы быелның беренче яртыеллыгына 23181 данә җыелган. Бу 2009ның беренче яртыеллыгыннан 2 меңгә, икенчесеннән 3 мең ярымга күбрәк, ягъни узган яртыеллыкта 19615 мең абунәче язылган. "Өмет" республика яшьләре газеты җәйге язылу чорында 29080 данә булган, хәзер – 29225 абунәче язылган. Ә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ул 4 меңнән артык укучысын югалткан.

 

Ике айга бер тапкыр чыга торган "Тулпар" яшьләр журналы җәйге чорга караганда бер меңгә арткан һәм хәзер 7634 данә тираж җыйган. 2009ның беренче яртыеллыгына караганда бу сан 1100гә азрак. Бары тик шәхси газет булган "Атна" гына тотрыклы рәвештә 40 мең тирәсе тиражын саклап килә.

 

Гомумән, җәйге чор белән чагыштырганда, абунәчеләр саны артса да, узган елның шушы чорына караганда, тиражлар кимегән. Бу тенденция берничә ел дәвамында күзәтелә. Басмаларның баш мөхәррирләре тираж кимүнең төп сәбәпләре итеп язылу хаклары артуны, басма газет-журналларга көндәшлеккә интернет кебек мәгълүмат чараларының киң таралуын атый. Шул ук вакытта татар телендә укучы аудиториянең кимүен дә сәбәп итеп күрсәтергә мөмкин", диде Ландыш Әбүдәрова.

Римзил ВӘЛИ
Азатлык
№ | 22.01.2010
Азатлык печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№24 (33813) / 28.01.2010 11:43:52

Зиләйлүк, бер җөмлә өстшрмен дигән идем, тукталдым, болай дип язсам, зиләйлүк телен күрсәтә башлый инде дип туктап калдым)))))))))
Хәзер әйтергә була инде, икенче төрлерәк итеп "Сөембикә" адресына. Хәзер Казанда шәһәрләшкән укырга вакытлар барлыкка килгән татарлар күбәйде. юнәлешне дөрес алгансыз, дәвам итегез, хәзер шзһзрдәге татарлар авылдагыга карый күбрәк, шулар өчен язарга өйрәнергә кирәк. Аларның нинди публика икәнен беләсегез килсә, матбугат руны күзәтегез.Монда коммент язылган һәрнәрсә,алар өчен актуаль.һәм башка тагын бик күп бу форматка сыймаган мәсәләләр. "Татарстан" журналының яңа номеры ничава икән дигән хәбәр дә бар.

№23 (33812) / 28.01.2010 11:27:16

Ни генә дисәгез дә, абсолют күпчелеккә (ә газетага язылып укучы абсолют күпчелек -ул авыл кешеләре) ТАТАРСТАН ЯШьЛӘРЕ газетасы ошый...Эшне калдыра инде, кәнишне,ансы бар...

№22 (33761) / 27.01.2010 21:19:31

Т-ә-әк, матбугат турында чын халык фикерен әйтәм хәзер. Кечкенә апамның туган көнендә чәйләп,гөбәдияләп кайттым әле, бер тамчы хәмерсез.Әлбәттә, таныш-белешләрнең гайбәтен саттык башта.Аннан үзара \"модный приговор\" булып алды.Безнең гаиләдә мәдәни темаларсыз булмый инде.Пачксы белән 4-5 номер \"Сөембикә\" журналы ята иде.Олы апам:\"Быелга язылдым, килмәде әле,\" -ди.\"Шулаймыни, әйе шул, аны яхшы якка үзгәргән,\" -дип әйтәләр дим.\"Әйе-е-е, менә Г....дән(кечкенә апам) алып беренче битеннән соңгысына кадәр барысын укыдым, бөтенләй үзгәргән ул, менә быелга үзем язылдым,\" -ди.Г.... апам үзара танышлары белән алмашып укыйлар.Ул да бик мактады. Икенче апам пешекче булса да,50 гә җиткәч әйбәт шигырьләр яза башлады, соңгы арада русча да шпарит.По просьбе бывшего начальства на юбилеи.Икенче апам шартлаткычлар буенча инженер - беренче белеме. Аның милли аңы миңа караганда күпкә көчлерәк.әмма минем кебек актив күрсәтә торган кеше генә түгел.Татар әдәбиятыннан сочинениеларны аныкыннан күчереп яза идем.

№21 (33641) / 26.01.2010 19:00:45

аптрама.дипутатларны тараталар,акча кирак бит.

№20 (33637) / 26.01.2010 18:41:32

"Акчарлак"ка язылучылар 34 546 баш кеше. (Монысын Татарстан почтасыннан белешергә була. Ваклап сатуда 8560.

№19 (33636) / 26.01.2010 18:41:26

директоры һәм баш мөхәррире Туфан Миңнуллин булгач, дәүләт ярдәме һәм эшне оештыру сизелеп тора-)))))

торып-торып башка килә.нәрсә Туфан абый хөкүмәт эшләре белән шогылләнми мәллә хәзер?

№18 (33607) / 26.01.2010 15:36:11

Римма Син үзең язганда Римма БИК. дип куйсаң шул җитә. аңлар идек син булмаганны.

№17 (33598) / 26.01.2010 14:41:37

Акчарлакныкы да 40 мең булганга ышанмыйм

№16 (33591) / 26.01.2010 13:31:24

Алдамыйлар аны, калганы сатуда, почта булекчаларенда

№15 (33589) / 26.01.2010 13:28:26

БРдан, нигэ алайса 40 мен дип алдарга??? 20-23 икэн, шулай дип язсыннар.

№14 (33588) / 26.01.2010 13:26:32

Римма,  башка исем белэн яз эле, зинхар!
Римма-Арча, Римма-Саба, Римма-Эгерже и.т.д. хотя быы

№13 (33586) / 26.01.2010 13:18:18

"Атна 20 000 дэ тираж жыймый дип белам"
Ялгышасыз. Эйе подписка буенча 40ны ук жыймаса да 23-24не жыя хэрчак!!!!!!
Тик мена журналистлары гына рэхэттэ яшэми....акчасызлык анда

№12 (33584) / 26.01.2010 13:15:12

\"Бары тик шәхси газет булган \"Атна\" гына тотрыклы рәвештә 40 мең тирәсе тиражын саклап килә\"

Артка 1 000 000 дип тэ язып була ул. Атна 20 000 дэ тираж жыймый дип белам

№11 (33577) / 26.01.2010 12:18:46

маякчы К.У.ларын укый-укый томанага айланеп кита кума.

№10 (33573) / 26.01.2010 11:49:28

" Казан утлары"н хәреф таный башлаганнан бирле укыдык, укыйбыз. Соңгы елларда күберәк инерция буенча.
Мин үземне моңа журнал гаепле түгел, язылган яңаны баса бит инде-дип ышандыра-ышандыра укырга тырыша идем.
Хәзер болай гына укыйсы булачак инде.
"Томана зат" дип саналмас өчен булса да.

№9 (33570) / 26.01.2010 11:12:06

\"Бары тик шәхси газет булган \"Атна\" гына тотрыклы рәвештә 40 мең тирәсе тиражын саклап килә\"
Тиражын саклый да ул, аларнын журналистлары гына чак очын очка ялгап яши дияргэ була, шунысы биграк борчуга сала

№8 (33560) / 26.01.2010 08:46:28

мишәр, давай башка ник уйлап тап инде узенэ, эбзэй.
күке, килешэм. Сиражинын язмалары, фикере кызык. Дорес дип эйтмим (э бэлки дорестер), лэкин Сиражи дигэн булса, барыбер укыйсы килэ. Чонки ботен нэрсэгэ уз фикере бар, башкалардан карап язмый. Татар журналистикасында мондыйлар бик аз, кызганычка каршы. Эйтерсен ботен гэжит-журналларны бер кеше яза.

№7 (33552) / 25.01.2010 22:34:18

Римма үзе "Ирек мәйданында" бугай ла.
"Акчарлакның" тираҗын Сираҗи абзагыз шулай үстергәндер инде. Ул Сираҗины чират буенча йөртергә кирәк. тираҗ төшә башласа аны чакырырга буксирга алыр өчен. күтәрә, тагын берәр басмага биреп торасың! теге әйбәт уенчыларны шулай йөртәләр бит!
сез ничек уйлыйсыз ә?

№6 (33551) / 25.01.2010 22:27:36

Азатлык журналистларына дан!!!

№5 (33536) / 25.01.2010 20:41:11

Римма. Сары прессаны алдыручыларның артуына һич аптырыйсы юк. Татар халыкның Бразилия сериаллары белән мәнен алдылар, бүген халык акны карадан аермый. Аларга билдән түбән сүз кирәк, хәтта юмор дип әйтеп булмый. Хәзер инде ак яулыклы апаңнар да "Уртак түшәк" б/н "Акчарлак" укыйлар. Төрле гонщик, көрәшче, слесарьларның такмакларын "шәп җырлыйлар инде" дип тыңлыйлар. Гәзитләрнең тиражлары кимүдә "Татмедиа" дигән акча эшли башлагач бермә-бер кимеде. Мин биш-алты гәзит ала идем. Татмедиа "ШК", "ВТ" гәзитләрендә берүк мәкалә чыгаралар, җитмәсә районнар гәзитендә дә шул ук балык башы. Хәзер Район гәзите алып та "ШК" һәм "ВТ" дагы мәкаләләрне укырга була, әмма укырлык кына түгел.

№4 (33527) / 25.01.2010 19:25:59

Нэрсэсен табалардыр шул "Акчарлак"нын?! Гайбэт оясы! Зэвыклвр турында бэхэслэшмилэр, шулай да..."Казан утлары", "Соембикэ" журналлаорынын, "Татарстан яшьлэре"нен эбунэчелэре кими, сары прессанын исэ тиражы артуга таба бара.

№3 (33525) / 25.01.2010 19:05:01

бррр, "Азатлык" белән "Матбугат"ка "скидка" ясагыз инде азрак: корректорлар белән напряженкадыр. Берсе Прагада утырса, икенчесе - бөтенләй бушлай эшли.Ә менә "Мирас"ка скидка ясыйсы килми. Бүген, монда ничә көннәр чәйнәлгән "Инкыйраз"ны карарга кереп, күз ачып йомганчы 2 орфографик хатага "абындым". Икесендә дә хәрефләр төшеп калган иде. Эчкәрәк керүгә "Сиңа сокланып туя алмаганда, анда сокланып йөрү авыр булачак", "Үзенә күрә бер җинаять юлына басты" кебек җөмлә-шедеврлар пәйда булды. Өстәвенә икенче җөмлә автор үзе, иҗатына мөкиббән булып, 3 томлы(!) "фолиантын" багышлаган Гаяз Исхакый авызыннан Гитлерга карата әйттерелә. Гитлер гамәлләре "Үзенә күрә бер җинаять"тер инде ул, әлбәттә...
Хәер, бәлки, Яһудин язгандыр ул өзекләрне. Ни булса да "парлап" язучыларга моннан ары "юлга чыксаң иптәшең үзеңнән яхшы булсын!" дигән хакыйкатьне истә тоту артык булмас...

№2 (33521) / 25.01.2010 18:14:22

Былтыр өч гәҗиткә язылган идем:"Безнең гәҗит","Ирек мәйданы" һәм "Акчарлак".Ел буе уку дәверендә быел "Ирек мәйданы"н гына алдырам.Калган икесендә мактану,үз-үзләренә мәдхия җырлау.Шул ук сәбәп ун еллар элек мине "Тат.яшьләре"ннән дә биздергән иде.Габделфәт:лоторея уйнатып,үзеңә багышлаган "шигырь"ләр бастырып мыскыл итмә үзеңне."Б.Г" әйбәт үзе:мәкаләләре дә укырлык,әмма бер наданы спортны аңламаучы- иң беренче "Рубин"ны адәм хуры итергә тырышты,без барыбер беренчелекне алдык,инде "Ак барс"ны чага-чага аптырап бетте.Булмас брат.....

№1 (33505) / 25.01.2010 15:11:18

жомлелер кошмар!!!! татжурлар ниге начар язмасын, аксакаллары шулай язгач!!!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D