поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
31.10.2017 Милләт

Татар телен укыту турында — Халыклар Дуслыгы йортында кабул ителгән резолюция тексты

Халыклар Дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе тәкъдиме белән тел сәясәтен камилләштерү һәм Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында рус һәм татар телләрен укытуны җайга салу мәсьәләләре буенча җыелыш уздырылды.

Чарада рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты муниципаль методик берләшмәләре җитәкчеләре, республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән ата-аналар комитеты җитәкчеләре, шулай ук Татарстанның дәүләт хакимияте һәм Иҗтимагый палата, фәнни оешма вәкилләре, Идел буе халыкларының милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре катнашты.
 
Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт һәм туган телләрне өйрәнү мәсьәләсе буенча гомуми карашны чагылдырган карар — резолюция кабул ителде, шулай ук, Россия мәгариф һәм фән министрына юллау өчен, килеп чыккан хәлне җайга салу буенча резолюция кабул ителде.
 
Аерым алганда, укыту күләмен бераз киметеп, татар телен Татарстанның дәүләт теле буларак мәҗбүри өйрәнүне саклап калу тәкъдим ителә. Шулай ук барлык укучыларга, өйрәнү өчен, туган телне укыту күләмен сайлап алуны кертү планлаштырыла.
 
Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында рус һәм татар телләрен өйрәнү турындагы мәсьәләне җайга салу һәм тел сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре буенча республика вәкиллекле җыены резолюциясе
 
2017 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йортында кабул ителде.
 
Россия Федерациясе Конституциясе республикаларга үз дәүләт телләрен (төп дәүләт теленә өстәмә рәвештә) урнаштыру хокукын һәм аларны федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп өйрәнүне гарантияли, ә телләр өлкәсендә Россия Федерациясе канунчылыгы әлеге хокукны ныгыта.
 
Татарстанның телләр өлкәсендә кануннары тулысынча илнең кануннарына буйсына һәм татар телен рус теле белән беррәттән республиканың дәүләт теле итеп билгели.
 
Республикада дәүләттә икетеллелекне тормышка ашыруда, шул ук вакытта гомуми белем бирү өлкәсендә дә күпьеллык тәҗрибә тупланган.
 
Татарстан Республикасы дәүләт телләренә, шулай ук республикада яшәүче башка халыклар телләренә ярдәм итү йөзеннән, 1994 елдан башлап тормышка ашырыла торган «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы булдырылган. 2014 – 2020 елларга төзелгән хәзерге Программа буенча елга якынча 150 миллион сум финанслау планлаштырыла.
 
Халыкта милли телләрдә гомуми белем алу, республикада яшәүче халыкларның туган телләрен өйрәнү ихтыяҗына бәйле, дистәләрчә еллар дәвамында милли мәктәпләр челтәре:
 
- татар телендә белем бирә торган һәм табигый-математика циклларына караган аерым предметларны рус телендә укыта торган 714 белем бирү оешмасы;
— чуваш телендә белем бирә торган һәм чуваш телен өйрәтә торган 93 оешма;
— удмурт телендә белем бирә торган һәм удмурт телен өйрәтә торган 27 мәктәп;
— мари телендә белем бирә торган һәм мари телен өйрәтә торган 19 мәктәп;
— мордва телен өйрәтә торган 3 мәктәп;
— иврит телен өйрәтә торган 1 мәктәп;
— башкорт телен өйрәтә торган 1 мәктәп нәтиҗәле эшләп килә. Якшәмбе мәктәпләренең 49 бүлекчәсендә Татарстан Республикасында яшәгән 25 төрле халык вәкилләренең телләре һәм мәдәнияте өйрәнелә.
 
Республикада рус теле үсеше өчен барлык таләп ителгән шартлар да тудырылган. Агымдагы уку елында Татарстанда 693 рус телле гомуми белем оешмасы (шуларның 200ендә рус теле һәм мәдәнияте тирәнтен өйрәнелә) уңышлы эшләп килә. Аларда республиканың 79,9 процент укучысы белем ала.
 
2014 елдан ата-аналар һәм балалар республиканың туган һәм дәүләт телләрен атнасына өстәмә 1 сәгать өйрәнү мөмкинлегенә ия. 70 %ка якыны, бу мөмкинлектән файдаланып, рус телен сайлаган. Моңа өстәмә рәвештә, Татарстан мәктәпләрендә вариатив уку вакытының 75 %ы шулай ук рус телен үзләштерүгә юнәлдерелгән. Республика мәктәпләрен тәмамлаучылар (дәүләт икетеллелеге шартларында) югары нәтиҗәләр күрсәтә — рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре тотрыклы үсеш динамикасына ия һәм Россия Федерациясендә иң югарылардан булып тора. 2017 елда бу күрсәткеч 72,57 балл тәшкил иткән, бу — ил буенча Мәскәү шәһәреннән соң икенче нәтиҗә. Ел саен Татарстан “Тоталь диктант” акциясендә катнашу нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында иң яхшы позицияләр яулый.
 
Республикада 2030 елга кадәр Татарстан Республикасында «Милли мәгариф үсеше концепциясе» кабул ителгән һәм тормышка ашырыла.
 
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә, татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк эш программалары яңартылган һәм үрнәк программалар федераль реестрына кертелгән. Татар теле һәм әдәбияты буенча 64 дәреслек федераль исемлектә, 49 дәреслек буенча уңай нәтиҗәләр чыгарылган һәм алар федераль исемлеккә кертелүгә әзер.
 
Һәр ел саен туган телләрне үстерүгә юнәлдерелгән эре белем бирү проектлары гамәлгә ашырыла. Болар: татар теленнән халыкара олимпиада, рус телендә белем бирмәүче мәктәпләрдә рус теле буенча халыкара олимпиада, дәүләт телләре буенча, шулай ук чуваш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт телләре олимпиадалары.
 
Шул ук вакытта гомуми белем бирүче оешмаларда ике дәүләт телен гамәлгә ашыру буенча кайбер кыенлыклар да күзәтелә. Федераль законда язылганча, РФ составындагы республикаларда дәүләт телләре федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән берлектә өйрәнелә. Шуның белән бергә, РФ субъектларының әлеге хокукны гамәлгә кую механизмы юк, шуңа күрә хокукый билгесезлеккә дә урын бар. Бу шартларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү өлкәсендә кирәкле рекомендацияләр эшләде һәм аларның үтәлешен тәэмин итте. Нәтиҗәдә, татар теле, республиканың дәүләт теле буларак, белем бирү барышында, “Туган тел һәм әдәбият” предметы буларак укытыла. Әлеге шарт рус телле ата-аналар арасында канәгатьсезлек тудырды. Аның шартлары берничә. Әйтик, татар теле туган тел буларак өйрәнелү, рус телен өйрәнү өчен бүленгән сәгатьләрнең  2015 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган укыту күләменә туры килмәве.
 
Моннан тыш, татар телен өйрәтүнең сыйфатына, программада теоретик мәгълүматның артык күп булуына, шулай ук аралашу күнекмәләренә юнәлдерелгән методиканың булмавына да шелтә белдерелде. Болар барысы да республика мәктәпләрендә, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль федераль хезмәте (Рособрнадзор) һәм РФ Генераль Прокуратурасы тарафыннан тикшерү вакытында, негатив бәяләүләргә китерде. Нәкъ менә шушы шартларда татар телен өйрәнүгә каршы булучылар төркеме активлашты. Интернетта, теләктәшлек белдереп, төрле төркемнәр ачылды. Социаль челтәрләр һәм мессенджерларга татар телен өйрәнүдән баш тартып гариза язарга өндәп, хәбәрләр “ява”. Уйлап әйтелмәгән сүзләр, кимсетүләр дулкыны китте, кайбер басмалар негатив язмалар белән тулды.
 
Телләр мәсьәләсендә киеренке хәл туу сәбәпле, Россия Федерациясе составындагы республикаларның дәүләт телләрен һәм шулай ук Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен өйрәнүгә хокукын тәэмин итү буенча Конституциядә чагылдырылган принципларга нигезләнеп, Татарстан Халыклар ассамблеясе республика вәкиллекле киңәшмәсе уздыру тәкъдиме белән чыкты.
 
Республика киңәшмәсе кысаларында — муниципаль берәмлекләрнең рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәләре, ата-аналар комитеты җитәкчеләре; Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Конституцион Суды, Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы совет, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы вәкилләре; Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре һәм фәнни хезмәткәрләре; Идел буе халыклары милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре катнашында мәгариф өлкәсендә телләр сәясәтенең көнүзәк мәсьәләләре, гражданнарның телләрне ирекле сайлауга кагылышлы конституцион хокукын тәэмин итү турында фикер алышу оештырылды.
 
Җыелышта катнашучылар дәүләт икетеллелеге тәҗрибәсен үстерү кирәклеген, милли белем бирү оешмалары челтәрен саклап калу һәм камилләштерүне, төрле типтагы белем бирү оешмалары мәнфәгатьләрен истә тотып эш итүне, педагогик кадрларга, аларны әзерләү һәм яңадан әзерләүгә мөмкин кадәр сакчыл карашта булуны яклап чыгалар.
 
Киң җәмәгатьчелеккә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына тел мәсьәләсе буенча вәзгыятьне катлауландыруның ярамавы хакында мөрәҗәгать итәбез.
 
Вакәләтле җыенда катнашучылар, уртак фикер белдереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән чараларга теләктәшлек күрсәтергә кирәк дип саный:
 
1) 2018 елның 1 гыйнварына рус телен өйрәнү күләмен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык типтагы белем бирү учреждениеләре өчен кабул иткән дәрәҗәгә җиткерү;
2) 10-11 сыйныфларда татар телен укытуны ирекле нигезгә – әзерлек профиленә туры килгәнчә күчерү;
3) татар телен, Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, гомуми башлангыч һәм төп гомуми белем бирү дәрәҗәсендә мәҗбүри укытуны тәэмин итү.
 
Шулай ук “Россия Федерациясе субъекты дәүләт теле” предметын һәм шуларга яраклы мәгариф программаларын башлангыч һәм төп гомуми белем бирү дәүләт мәгариф стандартларына кертүне, Россия Федерациясе субъекты дәүләт телен укытуны күз алдында тоткан уку планнары вариантларын әзерләүне сорап, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итүне кирәк дип саныйбыз.
 

---
Addnt.ru
№ --- | 25.10.2017
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»