|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2017 Язмыш
"Аны хатыны, балалары күңелләреннән сызып ташлаган"Мин аны кырык елдан артык беләм. Дамир Мөхәммәтшин, Яшел Үзән районындагы “Норлат” совхозында иң алдынгы шофер иде, аннан республикада иң беренче фермер буларак макталды. Эш дәверендә тәртәгә типкәләп алган вакытлары да булгалады. Үстергән ашлыгын элеваторга тапшыра алмыйча азапланып йөргән чагында: “Дәүләткә кирәкмәгән ашлыкның миңа да кирәге юк”, – дигән сылтау белән бер олау йөкне партия өлкә комитеты бинасы алдына аударуы, Казанның Мәскәү базарында ит сатарга урын таба алмыйча иза чиккәндә, бер капчык итне газета-журнал нәшрияты бинасы янында калдырып китүе көтелмәгәнрәк хәл булган иде.
Күгәйдә өйләре янганнан соң, берничә катлы йорт җиткерде. Тирә-як авылларда яшәүчеләр, аны карау өчен, махсус килде. Дамир эшләде дә эшләде. Нәрсәгә дә булса төртелеп калса, гаиләсе белән бергәләп пикетка чыгарга, Мәскәүгә кадәр барып җитәргә дә күп сорамады. Буй-сыны Аллага шөкер, тавышы көр – үзенә җәлеп иттерә белә иде ул. Көне-сәгате белән дөньяны җимереп ташлардай кыланган чаклары да булды. Әмма дөнья дигәннәре дә ул теләгәнчә генә түгел икән шул, аның гамәлләре хуплау тапмый башлады: көннәрдән бер көнне аның акылына зыян килгән, дип психик авырулар хастаханәсенә салдылар. Башта Яшел Үзәндә, аннан Казанның Сеченов урамындагы хастаханәдә 12 ел дәва алды. Шунда ул, үзе дә сизмәстән, алтмыш яшен тутыра. Гаиләсеннән котларга килүче булмый, гомумән, аны хатыны, балалары күңелләреннән сызып ташлаган була инде. Хатыны белән алар 1992 елда рәсми рәвештә аерылышкан, өрлектәй ике улы фаҗигале төстә бакыйлыкка күчкән чор бу. “Улларының мәктәп еллары хакында мин һич начар сүз әйтә алмыйм, – дип хәтер яңартып алды элеккеге мөгаллимә, – тырышып укыдылар, ярдәмчел булдылар. Әтиләренең дә тырышлыгы турында кат-кат язсаң да артык булмас”.
Ләкин, ни генә дисәк тә, аны белүчеләр аңа карата бертөрле генә фикердә түгел. Берничә генә көн элек Күгәйдә булганда да шуңа инандык. Әйтик, хуҗалык җитәкчесе Ирек Хәйруллинның ни-нәрсәгә басым ясавы һич аңлашылмады. Ул, мең сәбәп табып, Дамирга кагылышлы әңгәмәдән читләшү җаен гына эзләде, кирәксә-кирәкмәсә дә телефоннан сөйләшкән кыяфәт чыгарды, ахыр чиктә: “Мин биш минуттан һичшиксез киләм”, – дип ышандырды да машинасына утырып җилдерде. Без исә сәгать ярым аны көттек, җитәкче әйтерсең лә җир ярыгына төшеп югалды, кесә телефоны сүндерелгән булып чыкты.
Норлаттагы полиция бүлегендә Илшат Сәләхиев та әңгәмә корудан катгый рәвештә баш тартты: “Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесеннән рөхсәт булмый торып, мин берни дә сөйләмим”, – диде. Район эчке эшләр бүлегендә исә җитәкчегә алдан язылырга кирәклеген искәрттеләр. Болар барысы да – сөйләшүнең Дамир Мөхәммәтшинга мөнәсәбәтле булуын абайлаганнан һәм аның үзен шәйләгәннән соң булган хәлләр. Хәер, Дамир Мөхәммәтшин моңа күнеккән инде. “Нишләп сөйләшеп вакыт әрәм итсеннәр, мин җүләр ич”, – диде ул.
Нихәл итмәк кирәк: теләмиләр икән, мәҗбүриләп булмый. Дамир Мөхәммәтшин да менә шуңа аптырый: кайда гына булса да, тизрәк аннан котылу ягын карыйлар. Психик авыру белешмәсе бар: аны санга сукмау өчен менә шул җитә. Югыйсә һәммәбез кебек ул да – кеше: һава сулый, табигатьтә була, төрле чараларда да катнаша, урамда да, автобуста да йөри, пенсия дә ала.
Пенсия димәктән, ни хикмәттер, хастаханәдән чыгуына, тору урынының адресы үзгәртелгән була. Ни өчен, кем эше – моны Ходай үзе генә белә. Әлбәттә инде, Дамир бу башбаштаклык белән килешми һәм паспорт алыштырудан баш тарта. Бу хикмәтнең очына-кырына чыга алмыйча, озак азаплана. Хәзер инде адресы элеккечә, паспорты да яңа, октябрь аеннан пенсия дә ала башлады. Шулай да алты елның өч елына гына пенсия исәпләнәчәк икән, законы шундый, дип аңлатканнар. Пенсия алуга ук, иң беренче итеп ул әҗәтләрен түләүгә керешкән. Шул исәптән шәхсән минем үземә дә бурычын артыгы белән кайтарды. Мин белгән башка иптәшләрне дә озакламый шушы шатлык көтә.
...Бер улын әле дә мактарлыгы бар: авылдагы мәчет төзелешенә акчалата ярыйсы гына өлеш керткән ул. Авылдашлары аңа рәхмәт җиткерә, шул ук вакытта: “Шул акчага әтисенә торыр урын хәстәрләгән булса, яхшырак булыр иде”, – дигән фикерләрен дә бик ачык итеп әйтә. Бу фикер белән килешмичә һич мөмкин түгел: яхшымы, начармы әти – әти инде ул. Әти кеше хәзергә кем яхшы чырай күрсәтә шунда кунып йөри. Яшел Үзәндәге бер игелекле гаиләдә ышык табуына да – өч ел. Хуҗабикә аш-судан өзми. “Дамирның гаиләсен мин байтактан беләм. Аларның үзара мөнәсәбәтләре әйбәт иде, – дип сөйләде хуҗабикә Фирая апа. – Нәрсә булды – һич башыма китерә алмыйм”. Хәзер инде менә Дамирга Фирая апалардагы рәхәтлекнең дә чиге булырга тора. Яшәп торырга урын бирүчеләрнең туганнары кайтырга тиеш икән. Кышка кергәндә Дамир кайда урын табар – билгесез. Үзе төзегән мәһабәт йортка аны якын да китермиләр.
Шул йорт яныннан узганда, Дамир Мөхәммәтшинның үксеп-үксеп елавының без шаһиты идек, туктата алмадык. Капка төбендәге, ишегалдындагы техникадан да җилләр искән. Хәзер инде төгәл генә әйтү дә кыен: үзенең фаразлавынча, утильгә дә тапшырганнар, хуҗалыкка да биргәннәр булса кирәк. Аның фермер буларак, җирләре дә байтак кына иде: Норлат белән Күгәй арасындагы ун гектарда, үзе әйтмешли, 18 ел инде бары тик чүп үлән генә үсә. Әнисе исемендәге биш гектар җир әйтерсең лә бөтенләй булмаган да, аның язмышы шактый серле. Авылга борылуга ук, әллә кайдан җәлеп итеп торучы берничә катлы йорты белән дә шундый хәл: хуҗасы исән-сау, әмма капканы ачучы юк, керә-нитә калса, шундук полициягә хәбәр итәләр.
Йорт-җире, балалары булган әти кеше билгесезлектә көн күрергә тиешме? Ул кибетләрдә бозыла башлаган ризыкларны сорап алуын да, ара-тирә чүп савытларында казынуын да яшерми. Әлеге дә баягы шул: җүләргә барысы да килешә.
...Машинада радиоалгычтан “Рамай” яңгырады. Көтмәгәндә-уйламаганда, Дамир да җырга кушылды. Тавышы моңлы. “Җиңел булып китте әле, – диде ул. – Әллә көнозын җырлап кына утырырга инде. Хәзер җүләр диләр, шулай була калса, мине шыр җүләр, диячәкләр инде. Җүләр дигән сүзне күтәрәсе килми бит. Җүләр булсам, мине бүлнистән чыгармаслар иде. Ходай биргән гомеремне (хәзер миңа – 70 яшь) матур гына яшәп бетерәсем килә. Мине аңлардай, бер-беребезгә терәк булырдай тормыш иптәше эзлим. Уртак тел тапканда, мөлкәтемне дә аңа яздырырга әзермен. Озакка сузмастан, Күгәйгә (Яшел Үзән районы) минем исемгә хат юлласагыз иде. Хатның заказлы булуы шарт. Беләсезме, яңадан тормыш корып, үз йортымда үземчә, кешечә яшисем килә. Бу теләк Ходай Тәгаләнең амин дигән сәгатенә туры килер, дип уйлыйм мин”.
Без исә авыл халкының да күпчелеге шул фикердә булуына тәмам ышандык.
Габделбәр РИЗВАНОВ |
Иң күп укылган
|