|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2017 Әдәбият
Рәмис Әймәт Рифә Рахманга мәхәббәтен белдерде (ВИДЕО)
Арча педагогия көллиятендә танылган шагыйрә, язучы, публицист, галимә Рифә Рахманга 55 яшь тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә шагыйрь Рәмис Рәймәт юбилярга үзенең мәхәббәтен белдерде. Чараның педагогия көллиятендә узуы очраклы түгел, чөнки мәктәпне тәмамлаган Рифә ханым иң элек шушы югары уку йортында белем ала. Кичәгә аның укытучылары, бергән укыган дуслары да чакырылган иде. Казаннан да Язучылар берлегеннән вәкилләр, Рифә Рахманның хезмәттәшләре, каләмдәшләре кайтты. Чарада Бөтендөнья татар конгрессыннан Ринат Закиров та катнашты.
Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь, популяр җырлар авторы Рәмис Әймәт исә үзе язган «Син минем җанымның яртысы» исемле җыры белән Рифә Рахманга мәхәббәтен белдерде.
--- |
Иң күп укылган
|