|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2017 Мәдәният
Казанда Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим иттеләр28 октябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе булды. Татарның күренекле актеры, Тинчурин театрының легендар артистын искә алу, хөрмәтләү чарасы театр фойесында ук башланып китте. Биредә кунаклар Наил Шәйхетдинов турындагы стенд беләнтанышты, Чирмешән суыннан кайнатылган чәй һәм камыр ризыклары белән сыйланды. Кичә артистның “Эх, алмагачлары!” спектаклендә башкарган монологы белән башланып китте.
Бу кичтә шулай ук Наил Шәйхетдинов уйнаган башка спектакльләрдән — «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Алтын көз» комедияләреннән өзекләр күрсәтелде, аның истәлегенә шигырьләр, җырлар яңгырады. Наил абыйның иң якын кешеләре — туганнары, сабакташлары, дуслары, хезмәттәшләре, якташлары татар театрының мәшһүр әһеле турындагы ихлас хатирәләре белән уртаклашты.
Кичәне Илдар Кыямов белән Гүзәл Гайнуллина алып барды.
“Мин сәхнәдә рухани” дип аталган әлеге басманы журналист Илдар Кыямов туплады. Китап 5 бүлектән тора.
Беренчесендә Наил абыйның туганнары, дуслары, авылдашларының истәлекләре китерелә. Алар мәшһүр артистның сабыйлык һәм үсмер елларын хәтердә яңарта, киң катлам укучылар әлегәчә ишетмәгән-белмәгән фактларны төшендерә. Икенче бүлектә Наил Шәйхетдиновның театр училищесында белем алган чорына бәйле язмалар урын алган. Өченче бүлектә атаклы артистның хезмәттәшләре Наил абый турында эчкерсез хатирәләре белән уртаклаша. Дүртенче бүлектә төрле елларда төрле басмаларда дөнья күргән мәкаләләр, әңгәмәләр һәм башка язмалар урнаштырылган. Бишенче бүлек Наил абыйның гаиләсенә багышлана.
Басма күпсанлы фотолар белән баетылгын.
--- |
Иң күп укылган
|