• 24.05 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Мәҗитовны искә алу кичәсе. Казан, Филармония
  • 24.05 Айдар Галимов концерты. Казан. Тукай ис. филармония. 18:30
  • 26.05 Милли "KAZAN" шоу. Казан, "Туган авылым". 18:00
  • 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Фасил Әхмәтов (1935-1998)
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • Продам 2ух комнатную квартиру в Авиастроительном районе города Казани. Площадь 45кв. Цена 1950000. Риэлторы мимо. 89172603269 Мунир.
  • Продам телефон за 9500. Куплен в январе 2018г. Документы имеются. В хорошем состоянии. 89872610067
  • Салават күперендә бер бүлмәле фатир татар гаиләсенә арзан бәягә (7.500) арендага бирелә. 89033052264
  • Актаныш. Костюм-чалбар, бер тапкыр да киелмәгән, 50 размер, 2000 сум, бераз киелгән, 50 размер, 1300 сум. Сатулашу – мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Биектау узэгендэ вакытлыча яшэп тору очен тэртипле гаилэгэ 2 булмэле яна фатир тапшырыла.Фатир жиhазландырылмаган, яшэргэ кереп торучылар уз жиhaзлары hэм техникалары белэн кученэ ала. Жиhaзландыру момкинлеге дэ бар. Фатир 9 катлы йортнын 5 катында. Белешмэ очен телефон: 89272465094
  • Сдам однокомнатную квартиру в новом доме со всеми условиями Авиастроительный район. 15+ку. 89172525401
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.

 

 

 
Архив
 

               

27.10.2017 Шоу-бизнес

Әсхәт Дөбер Шатыр: "Азгынлык пропагандаламыйм - матур кызлар күрсәтәм"

Татар эстрадасында престижлы фестивальләрдә, хөкүмәт чараларында катнашып, чит илләрдә чыгыш ясап йөрүче бер төркем җырчылар бар. Икенче төркеме Мәдәният сарайларын тутырып халык җыя, концерт куя. Бу җырчы исә теге төркемгә дә, бу төркемгә дә керми.

Аның клипларын да музыкаль каналларда соңга калып, әби-чәбиләр йоклап беткәч кенә куялар, чөнки “андый төр җырларга татар эстрадасында урын юк”. Милли эстрадада аеруча зур тәнкыйтькә дучар булган җырчыларның берсе ул – Әсхәт Дөбер Шатыр.
 
— Минем иҗатымны тәнкыйтьләүләренә ияләштем инде. Кемгәдер ошый синең эшең, кемгәдер ошамый. Минем иҗатыма карата ниндидер эмоцияләр кичерәләр икән, моны битараф булуга караганда яхшырак дип саныйм. Килешәм, иҗатым татар эстрадасының традицион карашла-рына туры килеп бетми. Мин татар җырларында тәрбияләнмәдем. Яшь чакта күп вакытны спортзалларда үткәрә идем. Анда бөтенләй дә татар музыкасын тыңларга мөмкинлек булмады. Бәлки, шуңадыр күңелемдә моңга тартылыш юк. Әйе, җырларымда татар менталитеты, моңы, баян партияләре юк. Мин татар җыр сәнгатенең якты исеменә дәгъва итмим, ә бары заманча җырларны туган телемдә башкарам. Мин үз иҗатымны үзем теләгәнчә алып бара алганга язмышыма рәхмәтлемен. Кайчандыр бер танылган җырчы: “Әсхәт, мин сиңа ак көнләшү белән карыйм, чөнки син үзең теләгән җырларны башкарасың, ә без халыкка ошаган, “сатыла” торган җырлар башкарырга мәҗбүр. Тамашачы концертларга йөрмәсә, без дә эшсез калабыз дигән сүз”, – дип күңелен бушатты. Әйе, хөкүмәт чараларында чыгыш ясаучы кайберәүләр үзләрен элита дип атый. Әмма кеше үзе турында андый югары фикердә булырга тиеш түгел, миңа калса. Гомерем буе профессионал спорт белән шөгыльләнәм, әмма үзем-не суперспортчы дип санамыйм. Юкса, уңышларым җитәрлек: Татарстанда гына түгел, СССРда, Русиядә төрле ярышларда җиңү яуладым. Музыка өлкәсендә дә шулай булырга тиеш: республика эчендә генә түгел, төбәкара, илкүләм чараларда катнашып, танылу яула син! Җырчылар һич югы тәүдә “Голос” пректында катнашып карасын...

– Катнаштылар бит инде. Динә Гарипова беренче сезонда җиңү яулады, Эльмира Кәлимуллина да, башка катнашучылар да булды... 
 
– Катнашырга була. Анда мин дә, син дә катнаша алабыз. Мин конкрет татар эстрада җырчыларын, шул исәптән “элита”сын күз уңында тотып әйтәм. Динә дә, Эльмира да үзләрен татар шоу-бизнес элитасы дип атамый. Хәер, эш анда түгел. Чиновникларга иҗатлары ошый торган берничә артист бар. Аларга җырлагач, үзләрен элита дип саныйлар. Әгәр минем иҗатымны ошаткан чиновник табылса, мин дә музыкаль элитага керә башлармын. (көлә).

– Клипларыгызны еш тәнкыйтьлиләр...
 
– Әйе, “Нинди клиплар күрсәтәсез? Ярымшәрә хатын-кызлар гына бит”,– диләр. “Килче, килче яныма”, “Мәхәббәт – бомба”, “Безнең җәй”  клиплары турында сүз бара. Алар пляжларда төшерелгән. Җәй бит ул: халык ял итә, кызына, су коена. Үзем фуфайка киеп, кызларны пәрән-җәгә төриммени? Әбиләргә ошамый дип... Гафу итегез, әбиләр карарга ярата торган сериалларда кайвакыт шундый сәхнәләр күрсәтелә! Андагы интригалар, гайбәт таратулар, гаилә таркатулар... Төп геройларның әллә ничә сөяркәсе бар. Шул дөресме? Мин бит азгынлык пропагандаламыйм. Матур кызлар, матур буй-сыннар, матур күренешләр күрсәтәм.
 
– Татар җырын яратучыларга нинди җыр белән ярап була соң?
 
– Күңел ача торган җиңелчә җырлар, билдән түбән юмор белән генә. Ни өчен кайбер җырчыларның популярлыгын аңламыйлар? Ә бит аның сере гади генә: алар халыкка теләгәнен бирә.

– Сез профессионал спортчы, бодибилдинг буенча СССРның вице-чемпионы. 
 
– Әйе, мин бөтен гомеремне спортка багышладым. Самбо буенча ике тапкыр СССР чемпионы булдым, бодибилдинг буенча Русиянең бронза призеры, спорт мастеры. Өченче сыйныфта көрәш белән мавыгып киттем. Аның белән профессиональ дәрәҗәдә 18 ел шөгыльләндем, тик һәр спортта да чик булган кебек, гел көрәш белән генә дә шөгыльләнеп булмый. Көрәшүдән туктагач, физик форманы саклау өчен бодибилдингка күчтем. Үзем нигез салган “Здоровый позвоночник” студиясе бар. (Төп керемне мин шуннан алам. Ә җыр минем өчен хобби ул.) Мин төзегән авторлык методикасы умыртка-лыкны төрле авырулардан, травмалардан соң тергезергә ярдәм итә. Гримеркада очрашканда  һәрвакыт «Мондый формага ничек килергә?» дигән сорау бирәләр. Гадәттәгечә, үз өстеңдә ныклап эшләргә, таләпчән булырга дип аңлатам. Мондый сөйләшүләрдән соң һәрбер җырчы диярлек язылып куя, тик бик сирәге генә спортзалга килеп җитә. Килгән очракта да озак шөгыльләнмиләр. Өстәвенә профессиональ тренер белән эшләү очсызга төшми. Төрле вакытта минем белән Данир Сабиров, Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева, Салават Миңнеханов, Раяз Фасыйхов кебек җырчылар шөгыльләнде. Ә иҗатка эштән буш вакытны багышлыйм. 
 
– Сезгә 54 яшь икәнен белеп, күпләр шакката...
 
– Бар андый хәл. Күңел яшь булуга бәйледер ул. Мин һәр эшне рәхәтлек алыр өчен эшлим. Ничек ошый – шулай җырлыйм. Бер-кемгә дә ярарга тырышмыйм. Баян моңына кушылып авыллар, каеннар, чыршылар турында җырлыйсым килми. Әле үсеп җитмәгәнмендер, күрәсең. Хаты-ным миннән еш кына: “Кайчан үсәсең? Балалар сине узып китте бит инде”,– ди. “Миңа һәрвакыт 25 яшь!”– дип җаваплыйм. Миңа ошый шул яшь. Бик озак шундый яшь һәм дәртле булып калырмын дип ышанам.

Эльвира САМИГУЛЛИНА
Өмет
№ --- | 27.10.2017
Өмет печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments