|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.10.2017 Мәдәният
«Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале ике республиканың талантлы яшьләрен җыя«Идел» VII халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. Бүгенге көндә аларның саны иллегә якынлаша. Быел Үзбәкстан, Казахстан һәм Грузиядән дә катнашучылар көтелә, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат сәркатибе Диана Байтурина. Бәйге турында мәгълүмат Татар конгресы аша, шулай ук консерватория педагоглары аша таратыла, дип яза Татар-информ.
«Идел» халыкара фестивале 17-18 ноябрьдә Уфада узачак. «Башкортстан» дәүләт концертлар залына Башкортстан һәм Татарстанның иң яшь профессиональ һәм танылган артистлары җыелачак.
Беренче көнне конкурсантлар чыгышы көтелә, катнашучылар аерым яки коллектив белән бергә халык һәм эстрада җырларын башкару осталыгын күрсәтәчәк.
Икенче көнне — 18 ноябрьдә — җиңүчеләрне бүләкләү һәм жюри әгъзалары катнашында гала-концерт узачак. Концертта узган елгы җиңүчеләр дә булачак. Быел чарада Идрис Газиев, Зилә Сөнгәтуллина, Флюра Кильдиярова, Айгөл Сагынбаева, Филюс Каһиров, Рафис Сирусин, Нурзидә Абизова, Руслан Габбасов катнашуы көтелә.
Бәйгенең жюри әгъзалары Башкортостан һәм Татарстан Республикаларының сәнгать осталары, Башкортостан, Татарстан һәм Россиянең күренекле сәнгать эшлеклеләре арасыннан тупланачак.
--- |
Иң күп укылган
|