поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.10.2017 Экология

Кешелекне глобаль САЛКЫНАЙТУ көтә

Галимнәр бу мәсьәләдә үзләре дә буталып бетте бугай. Әле күптән түгел генә планетаны глобаль җылыну көтә дип халыкны куркуга салсалар, хәзер инде алдагы фикерләреннән ваз кичеп, киресен исбатларга маташалар. Баксаң, планетага глобаль салкынайту яный икән.

Кеше гаепле түгел
Галимнәр глобаль җылыту сәбәпләрендә кешене гаепләде.Сәнәгать үсеше, һавага күп күләмдә углекислый газ бүленеп чыгу нәтиҗәсендә парник эффекты барлыкка килә дә, имеш, җир йөзендә глобаль җылыту процессы башлана. Ә Нью-Йорк штатының Сиракузы шәһәре университеты галимнәре климат үзгәрешләрендә кешенең бөтенләй дә катнашы булмавын исбатлаган. Бер төркем галим урта гасырлардан башлап бүгенге көнгәчә һава торышында булган үзгәрешләрне тикшереп анализлаган.
 
Нәтиҗәдә глобаль җылыту күренеше инде моңа кадәр дә күзәтелгән, аннан аны салкынайту, галимнәр сүзе белән әйтсәк, кече боз чоры алыштырган. VIII гасырдан алып XII гасырга кадәр бөтен дөнья буенча һава торышы хәзергегә караганда күпкә җылырак булган. Ә Ә бит ул вакытта парник эффектына китерүче алда санап үткән сәбәпләр дә булмаган. Димәк, климаттагы үзгәрешләрдә кешенең бернинди катнашы да юк дип бара галимнәр. Булса да, һәр хәлдә глобаль җылыну яки суытуга китерә торган дәрәҗәдә түгел. Галимнәр җылыту белән салкынайту чоры чиратлашып тора һәм моңа кеше түгел, ә кояш активлыгы “гаепле” ди.

Салкынрак булыр...
Галимнәр әйтүенчә, соңгы кече боз чоры глобаль масштабта күңелсезлекләр тудырган. Ул чорда Босфор бугазындагы (1621 ел) һәм Әдрән диңгездәге (1709 ел) су катып бозга әверелгән. Европада 1664 елда зәмһәрир суыкларга чыдый алмыйча очып барган җирдән кошлар катып үлгән, Франциядә кар апрель азагында гына эри башлаган, Россиядә XVII гасырда салкыннар июльдә үк башланган.
 
Галимнәр әледән үк куркытып куя: киләсе кече боз чоры алдагысына караганда җитдиерәк һәм куркынычрак. Алар фаразлавынча, экваторга якын территорияләрдә генә җылы булачак. Һәм аңа инде озак та калмаган, имеш. Нибары 50 ел!
 
Россия Фәннәр академиясенең Пулков обсерваториясе галиме Хабибулла Абдусаматов күп дигәндә 50 ел эчендә глобаль салкынайту башланачак, ди. Аның әйтүенчә, глобаль җылыту чорының иң югары ноктасы XX гасыр ахырына туры килгән. Хәзер исә без күчеш чорында. Кояш активлыгы үзгәреш кичерү сәбәпле озакламый температура төшү күзәтеләчәк. Без әле артык үзгәреш сизмибез, чөнки Дөнья океаны җылынып калу сәбәпле, әлегә батарея ролен үти һәм температура режимын көйли. Галим әйтүенчә, инде 2020 елда кышлар озынрак һәм салкынрак булачак.
 
Ә кече боз чоры 2055 елда башланачак һәм якынча 50 ел дәвам итәчәк. Уртача һава температурасы 1-1,5 градуска төшәчәк. Бу бик аз сыман, ләкин ул чынлыкта сизелерлек салкын булачак, бигрәк тә төньяк районнарда, ди галим. Глобаль җылылык килде дип чаң сукканда һава температурасы 0,7 градуска гына арткан булган, ә үзен ничек сиздерде.

Ышаныргамы, юкмы?
Галимнәр үтә сизгер җиһазлар ярдәмендә бөтен нечкәлекләренә кадәр тикшереп ниндидер нәтиҗәләр ясасалар да, киләсе 100 елда нәрсә көтәсен берәү дә тәгаен генә әйтеп бирә алмый. Галимнәрнең бар әйткәннәре гипотезалар, ягъни фаразлар дисәк тә, сагайта бит.

---
Шәһри Казан
№ --- | 25.10.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»