|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2017 Шоу-бизнес
Чулпан Йосыпова ире белән аерылышу сәбәпләрен атадыҖырчы Чулпан Йосыпова тормышында соңгы вакытта яңалыклар шактый булды: сөенечлеләре дә, күңелсезрәкләре дә... Бер күрешеп сөйләшик әле дип, Чулпан белән Царицыно бистәсендә, аның әти-әнисе йортында очраштык. Асфальт юл салганнар (өйләренә чак кына килеп җитми), кул сузымында гына “Җиһан” мәчете... — Чулпан, әле генә өйләнешкән идегез... Ике арага ноктаны ни өчен шулай тиз куйдыгыз?
— Тормыш шундый икән ул, ни көтәсен белеп булмый. Ирем Арсен белән 2014 елда өйләнештек. Дүрт ай элек аерылыштык. Дөресен әйткәндә, бергә яшәмәдек, дисәң дә була. Ул — Пермьдә, мин Казанда... Айга бер тапкыр килеп йөрде. Элегрәк мин Бардага кайта идем. Бала тугач, еш йөри алмый башладым. Аерылышуыбызның төп сәбәбе шушы.
Ул: “Казанда калмыйм”, — ди. Минем исә Бардага күченәсем килми. Берара, гаилә өчен дип, бөтенләйгә шунда китимме әллә, дигән уй да керде. Озак уйладым. Иҗатсыз яши алмаячакмын. Шушы фикер җиңде. Монда ничә ел “сольный” концертлар куеп, азмы-күпме танылу алдым. Үлгәндә дә җырлап үләчәкмен (көлә). Шуның өчен туганмын. Өч-дүрт яшемнән республикакүләм “Сандугач керде күңелгә” конкурсларында җиңү яулаганмын икән, юкка түгел бит. Шуңа күченү уеннан кире кайттым. Бер-беребездән канәгать булмыйча, гаеп ташлап аерылышмадык.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|