|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.01.2010 Медицина
МАЕҢА ЧЫДАША АЛМАСАҢХатын-кызның гигиена әйберләрен рекламалауга күнегеп беткән идек инде. Этләргә-мәчеләргә әзерләнә торган азыкларның тәмлеләнүен кемдә тикшерәләр микән дип тә көлештек. Менә хәзер телевизор карап утырсаң, шундук даруханәгә генә йөгерәсе кала. Чөнки андагы даруларны эчмәсәң, бавырың эштән чыгачак, йөткерә башлаячаксың, авыртуга түзә алмыйча, башың ярылачак, чын ир була алмаячаксың, тимераякта шуарга алынган бабайларыбыз бөкре калачак, күзләрең сукыраячак, борыныңнан бертуктаусыз су агачак һәм, гомумән, бер чирләшкәгә әвереләчәгеңне көт тә тор! Әле моның өстенә син һичшиксез БАДларны – ризыкка кушыла торган биологик актив препаратларны да онытырга тиеш түгел, витаминмы ул, фармацевтик компания уйлап тапкан тагын берәр «мөгез»ме – барысы да телевизор экранында, мине алырга кирәк дип, миләрне агарта. Бер көнне юри генә телевидениедән рекламаланган даруларны язып барырга тырыштым. Ходаем, аларның очы-кырыена чыгарлык түгел икән ләбаса: Афлубин, Мезим, Рензасип, Ци-клим, Фастум гель, Колдрекс, Геделикс, Арбидол, Эссенциале-форте, Фервекс, Миг, Санорин, Нурофен, Ременс, Атероклефит, Овесол, Флюкостат, Пенталгин-Н, Гексорал, Деринат, Черника форте, Бромгексин, Простамол, Феброгид гель, Тера Флю, Кальций Компливит, Кальций Д3, Кагоцел, Супрадин, Ренни, Винибис, Пустырник форте, Квикс, Флавамед, Пиносол, Ксимелин, Артро актив, Гриппферон, Но-шпа. Соңгысының рекламасы аеруча ошады – кайсыдыр җирегез үтереп авырта икән, табибка һич тә ашыгырга кирәкми, бер төймә эчеп җибәрәсең дә, җаның ни тели, шуның белән шөгыльләнәсең. Моңа өстәп, сезонлы грипп вакытында нинди мәхшәр майтаруларын да искә алсаң, фармацевтика компанияләре безнең сәламәтлек бәрабәренә бер дә начар табыш алмый дип уйлап куясың.
Кызым чирләп киткәч, табиб биргән рецепт белән даруханәгә барган идем, яшь кенә фармацевт кыз минем кәгазь кисәгенә карап әйтеп салмасынмы: янәсе, кайсы наданы биргән дарулар исемлеге бу. Болар инде күптән мораль искерде (!), аларның яңа төрле бик әйбәт аналоглары бар. Үзебезнең участок педиатры белән авызым пешкәне булгач, шәхси табибка йөри башладык. Әлбәттә, әлеге табибны мин белешеп таптым һәм аның кайсы даруның нинди икәнен генә аерганын белә идем. Шуңа яшь кенә фармацевт алдыма китереп өйгән «супер яңа аналог»ларга борылып та карамадым – кәгаземдә язылганнарын алдым. Әмма шаккаттым – чүптән дә акча ясый торган нинди илдә яшибез соң без? Кеше сәламәтлегеннән бизнес ясап утыралар икән, кайсы табибка ышанырга да, кайсы фармацевт тәкъдим иткән даруны алырга соң? Боларны уйлагач, күчемсез милек белән майтарылган афералар да чүп булып күренә – табибларга үзләренең каналлары аша дарулар тәкъдим ителә, алар, шуны язып, безне даруханәгә җибәрә (гадәттә, ул рецептларда табибның исем-фамилиясе һәм шәхси мөһере тора), телевидение көне-төне шуны рекламалап утыра – һәм без тау-тау дару ашыйбыз. Коточкыч пирамида бит, ә? Соңгы арада әлеге дару рекламалары турында югарыда бәхәсләр башланды бугай анысы – әмма нинди дә булса карарны кайчан чыгаралар бит, ә телевидениедән рекламаланучы дарулар көннән-көн үрчи генә. Юри санадым – бер реклама блогында биш даруны рекламалыйлар! Иртән солы боткасы урынына дару ашый башламасак ярый инде…
Аллергия белән озак вакыт интектем. Аптырап, шәхси клиникадагы аллергологка бардым. Бу, мине тикшергәч, дәвалану курсы язып бирде. Аның су буе даруларын эчәргә туры килде – башка чарам калмаган иде. Инде аллергия узгач, кабат тикшеренергә барган идем, беренче килгәндәгегә караганда да күбрәк дару рецепты язылган кәгазь тоттырмасынмы бу миңа! Күзләремне «шакмакландырып» караган идем, бавыр-бөергә, ашказанына, хәтта эчәкләргә көч килү аркасында аларны «подлечить» итәргә кирәклеге ачыкланды. Минем башка дару эчәргә җыенмаганымны сизенгән ак халатлы хатын сикереп торып яныма ук килеп басты: «Сәламәтлек сиңа кирәк бит, дәвалану курсыннан соң барысы да әйбәтләнде, әмма бу даруларны башка органнарга көч килмәсен өчен тагын ун көн эчү кирәк». Әле җитмәсә, ул язып биргән даруларны кәгазьдә күрсәтелгән ике даруханәдән алсаң, тагын да яхшырак икән. Монысы да минем сәламәтлекне кайгыртып эшләнгәндер, күрәсең. Чөнки ул рецептта мине дәвалаган табибның исем-фамилиясе почмакка сырланган иде. Чыгышлый ук аны чүп савытына йомарлап аттым да өйгә кайтып киттем. Табибларга ышанычым болай да ташка үлчим генә иде, моннан соң белешеп, танышлык буенча гына йөрисе калды инде. Бер дарудан соң ун төрле төймә белән башка җирләрне дәвалый башласаң, күпмегә җитәр соң ул органнар?
Инде язмамны тәмамлар урында тагын бер тарихны да язмый хәлем юк. Танышым ял итәргә барган җиреннән кулын сындырып, хастаханәгә кереп ятты. Кемнең кем икәнен белешмәгән килеш табиблар моңа 44 меңлек штифт кайтартырга, аңа өстәп җәмгысы 7 мең 800 тәңкәлек дару рецепты язып бирде. Танышымның медицина аппаратлары белән сәүдә итә торган ширкәттә эшләве билгеле булгач, штифтның 2 меңлеге дә сынган кул эченә сөяк ялгарга шәпләп кенә кереп урнашты, бөтен даруларга 2500 сум акча китте. Башта язып бирелгән рецепттагы чит ил даруларының безнең илдә эшләнгән аналоглары да булган һәм алар өч мәртәбә очсызрак икән. Моның өстенә танышыма эшләгән җиреннән шифаханәгә юллама да бирделәр.
Сугышта һәм мәхәббәттә бөтен ысул да яхшы, диләр. Бездә сугышның – акча өчен сугышның – мәңге бетәсе юк. Шуңа күрә кеше сәламәтлеген дә курыкмыйча саталар – аңгыраеп басып торсаң, көпә-көндез акыртып талыйлар. Бер-берсен талый инде халык – белә торып, тулы бер пирамидадан гаскәр булып талый. Шулай булмаса, без үзебез үк ябырыла-ябырыла даруханәләрне басып алып, кирәксә-кирәкмәсә, гриппка каршы дип, профилактика дип, дару алыр, каплап-каплап ашар идекмени! Бер тамчысы – дару, икесе – агу бит инде аның. Әнә, тарткалаша торгач, сыра, исерткеч эчемлекләр рекламасын төнлә генә күрсәтә башлаганнар иде, инде хәзер кемнәрнеңдер нәфесе туеп, сатыласы даруларыннан тиешле акчаларын алгач, дару рекламаларын тыясыларын көтәсе генә калды. Тагын берәрсе безнең хисапка ничек итеп акча эшләп буласын уйлап тапсын да, монысының да башына җитәрләр, шәт…
Р.S. Телевидение чираттагы корбаннарын аулый – мин язмама нокта куйганда тагын берсен рекламалап яталар. Маеңа чыдаша алмасаң, Турбослим дигән БАД эчәргә кирәк икән. Иртән – каһвә, кичен – чәй. Көлсәң – көл, еласаң – ела дигәндәй.
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА |
Иң күп укылган
|