|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2017 Шоу-бизнес
“Татар җыры” фестивале унсигез яшен каршы алаБыел халыкара эстрада фестивале “Татар жыры” 16 нчы декабрьдә Казанның “Пирамида” куңел ачу узәгендә узачак. Татар сәхнәсендәинде куп еллар балкып, тамашачы мәхәббәтен куптән яулаган башкаручылар белән беррәттән, “Алтын барс” премиясе лауреаты исеменә халыкка яңа гына танылып килуче талантлы җырчылар да дәгъва кыла. Быел мәшхүр Фестиваль үзенең унсигезен тутыра.
“Татар җыры” инде куптәннән концерт форматыннан чыгып, лаеклы рәвештә музыка ѳлкәсендәге ин дәрәҗәле һәм масштаблы ел вакыйгасы исемен йортә. Фестивальнең оештыручылары – “Барс Медиа” Татар Медиа Группасы, “Татар Радиосы” радиостанцияләр челтәре һәм “TMTV” телеканалы елдан ел тамашачыны онытылмаслык шоу, куз явын алырлык сәхнә бизәлеше, зәвыклы образлар белән шаккаттыра. “Татар җыры” халыкара эстрада фестивале заман белән бергә, хәтта бер адым алда атлый дию бер дә арттыру булмас. Яңа технологияләр, заманча сулыш церемонияне әзерләудә шулай ук зур роль уйный.
Тугры тамашачыбыз белән бер рәттән фестивальне танылган шәхесләр дә игътибарсыз калдырмый. “Татар җыры”н тамаша кылырга килгән кунаклар арасында дәуләт эшлеклеләрен, спортчылар, куренекле эшлекләре, хәтта ил башлыгын да күрергә дә курергә мѳмкин булды.
Тамашачы дигәннән, ел саен “Татар жыры” тантанасын караучылар саны бермәбер арта. Бу ѳлкәдә “ТМТV” каналының ɵлеше зур. Соңгы елларда “Татар жыры” “ТМТV”да туры эфирда трансляцияләнә. Димәк, республикабызның иң ерак почмакларында яшәүчеләр дә, чит илдәге милләттәшләребез дә елның иң абруйлы музыкаль вакыйгасының шаһитлары була ала. Туры эфир һәм on-line трансляция ярдәмендә, “Алтын барс” премиясен тапшыру церемониясен караучыларның саны 700 000гә якынлаша, дип белдерә оештыручылар.
Булачак фестиваль ниләр белән шаккаттырыр, кайсы җырчыларны грандиоз тантананың узәгендә куреп булыр? Вакыт күрсәтер! Экспериментларга әзер торыгыз!
--- |
Иң күп укылган
|