поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.01.2010 Мәдәният

ТАБЫШЛАР ҺӘМ АЛКЫШЛАР

Күптән түгел Яшь татар режиссерларының «Һөнәр» дигән фестивале төгәлләнде. 2-6 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар режиссурасының яңа буыны тамашачы хөкеменә беренче иҗат җимешләрен тәкъдим итте.

Яхшы эшнең идеясе моннан 5 ел элек – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында беренче тапкыр татар театры өчен режиссерлар курсын туплаганда ук туа. Режиссер һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр, ни сәбәпледер, аз була – нибары алты гына кеше. Аларның да бишесе генә укуларын дәвам итә. Әмма алар диплом спектакльләрен татар театрларында куярга тиеш була. Шамил Закиров белән Фәрит Бикчәнтәев, яшь режиссерларны тамашачыга, театр директорларына тәкъдим итү, аларның профессиональ әзерлек дәрәҗәсен үстерү өчен Яшь татар режиссурасы фестивален оештыру идеясе белән чыга. ТР Мәдәният министрлыгында бу идеяне хуплыйлар...

 

Шулай итеп фестивальдә үз спектакльләрен алты яшь режиссер тәкъдим итте: Нәфисә Исмәгыйлева, Булат Бәдриев, Дамир Сәмерханов, Альберт Гаффаров, Лилия Әхмәтова һәм Эмиль Талипов.

 

Кемнәр «кыюлык» итте?

 

Нәфисә Исмәгыйлева тамашачы карамагына Илгиз Зәйниевнең «Балакаем» спектаклен тәкъдим итте. Нәфисә үзе Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисткасы. Артистлыкта гына туктап калмыйча, үзен режиссерлыкта да сынап карарга булган. «Балакаем» – аның беренче эше түгел. Әлмәт театрында ул сәхнәләштергән «Ак тычкан» (Ф.Галиев) һәм “Сүнгән йолдызлар» (К.Тинчурин) спектакльләре зур уңыш белән бара.

 

«Балакаем» – шулай ук тамашачы мәхәббәтен яулаган спектакль. Әлмәтлеләр аны инде 60 тапкыр уйнаган. Пьесада күтәрелгән төп мәсьәлә – наркомания чире – Әлмәт шәһәре өчен аеруча актуаль. Ә «Балакаем» – театр сәнгатенең тәэсир көче барлыгын дәлилләүче спектакль. Чөнки, жанры буенча агитацион спектакль куюны сорап, Әлмәт театрына район җитәкчелеге мөрәҗәгать итә. Татар драматургиясендә наркомания – еш мөрәҗәгать ителә торган тема түгел. Эзләнә торгач, Илгиз Зәйниевнең 16 яшендә язылган пьесасын сайлыйлар. Яшь драматург язган әсәр, катлаулы тема – режиссерга эшләр өчен җирлек бар. Нәтиҗәдә, Нәфисә «Һөнәр» фестиваленең идеясенә тулысынча туры килгән спектакль әзерли. Әлбәттә, фестивальдә катнашу өчен әзерләмәгән ул аны, шулай килеп чыккан. Спектакльдә экспериментлар күп: дискотека күренешләре, метафоралы образлар, музыкаль бизәлеш. Классик татар театры кысаларына сыймый торган спектакль күрсәтте тамашачыга Нәфисә Исмәгыйлева. Һәм бу татар театрының үсеше өчен бик тә кирәк. Чөнки башка яшь режиссерлар эпатаж, эксперимент, шаккаттыруга андый зур басым ясамады. Ә яшь режиссердан, гадәттә, нәкъ шуны көтәсең дә.

 

Әлбәттә, спектакльдә җитешсезлекләр бар. Бер күренеш белән икенчесе арасында өзеклекләр булу, кайбер күренешләрнең артык озынлыгы, психологизмга басым ясап бетермәү. Шулай да тамашачы да, тәнкыйтьчеләр дә спектакльне җылы кабул итте.

 

Булат Бәдриев исә Чаллы дәүләт драма театрында Ж.-Б. Мольерның «Саран» әсәрен сәхнәләштергән. Булат – фестивальдә катнашкан режиссерлар арасында иң тәҗрибәлесе. Минзәлә театрында баш режиссер булып эшләп алган Булат бүген Чаллы театрында режиссер. Ул инде 28 спектакль куйган. Шуңа күрә оештыручылар Булат Бәдриев «Һөнәр» фестивалендә беренче һәм соңгы тапкыр катнаша, дип әйтеп куйдылар. Фестиваль программасында катнашучы буларак, әлбәттә.

 

«Балакаем»нан аермалы буларак, «Саран»нан берәү дә ниндидер экспериментлар көтмәде. Булат Бәдриев алдына бер үк вакытта җиңел дә, катлаулы да максат куелган иде: классик әсәрне бозмыйча сәхнәләштерү, шул ук вакытта аны үзенчәлекле режиссер алымнары белән бизәү. Әмма мәсьәләне катлауландыручы бер факт бар – татар тамашачысы тәрҗемә әсәрләрне авыррак кабул итә. Менталитет туры килмиме? Әллә тәрҗемәләр уңышсызмы? Тәрҗемә ителгән классик әсәрләрне режиссерлар эшкәртеп бетермиме? Хәер, сәбәп мөһим дә түгел. Чөнки Чаллы Татар дәүләт драма театрында Булат Бәдриев сәхнәләштергән «Саран» тамашачы күңелен яулый алмаган тәрҗемә әсәрләре арасына керми. Классицизмның иң якты үрнәкләренең берсе булган «Саран»ны куйган көнне тамашачы Камал театрының кече залына сыймады! Антракттан соң да аларның саны кимемәде. Димәк режиссер классикага таләпчән тамашачыны җәлеп итә алган. Нәрсә белән? Беренчедән, искиткеч тәрҗемә белән. Шунысы кызык, тәрҗемәне тел белгече түгел, Булат үзе ясаган! Икенчедән, классикага зыян китермичә, аны татар тамашачысы уңай кабул итәрлек итеп. Өченчедән, спектакльнең музыкаль бизәлеше уңышлы сайланган. Шушы һәм башка фактларга нигезләнеп, Уфадан килгән критик Динә Дәүләтшина «Саран»га мондый бәя бирде: «Бу спектакль милли тамашачының тәрҗемә әсәрләренә мөнәсәбәтен үзгәртәчәк. Тәнкыйтьчеләр спектакльнең җитешсез якларын да таптылар. «Классик әсәр булса да, аңа режиссер интерпретациясе кертергә була», дигән фикер әйтте. Санкт-Петербургтан килгән кунак, театр белгече Надежда Стоева. Спектакльдә тамашачы күзенә ташланып торган бер җитешсезлек бар: кайсы персонажларның костюмнары сыйфатсыз, кайсылырыныкы чорга туры килеп бетми. Әмма бу инде бөтенләй башка мәсьәлә.

 

Дамир Сәмерханов – күптән түгел генә Минзәлә Татар дәүләт драма театрына баш режиссер итеп куелган егет. Яңа гына диплом алган егет өчен язмыш шундый бүләк ясаган: Туфан Миңнуллинның «Мулла» драмасы буенча диплом спектаклен куйган җиреңнән баш режиссер бул син!

 

Спектакль гади тамашачыларда да, театр белгечләрендә дә каршылыклы фикерләр тудырды. Яшь режиссер өчен бу эш – үзен сынап карау өчен яхшы мөмкинлек. Чөнки пьесада бүгенге авылда әхлак мәсьәләсе үзәккә куела, көрәш мәйданы уртасында монда төп конфликт кешеләр арасындагы каршылыкларда гына түгел. Сәбәпләр тирәндәрәк – җәмгыятьнең үзе эчендәге каршылыкларда яшь режиссер тамашачыга шуларны аңлатырга алынган.

 

Спектакльнең сценографиясендә кытыршылыклар бар. «Спектакль «Мулла» дип атала, ә миңа нәкъ мулла җитмәде дә», – диде Динә Дәүләтшина. Ничек кенә булса да, Дамирда бик зур потенциал бар. Булмаса, аны Минзәләгә эшкә чакырмаслар иде. Шуңа күрә аның яңа эшен – «Татарча өйләнү» (Р.Зәйдулла) спектаклен зур түземсезлек белән көтәбез.

 

Альберт Гаффаров бу фестивальдә барысын да уздырды. Ул «Һөнәр»гә ике спектакль алып килгән иде. Беренчесен – диплом спектаклен – (И.Зәйниев, «Люстра») ул Туймазы татар дәүләт театрында куйган. Икенче спектакльне (Н.В.Гоголь «Акылдан язган кеше язмалары») исә Камал театрында сәхнәләштергән.

 

Беренче әсәр белән Камал театры тамашачылары яхшы таныш. Спектакльнең программкасына «Люстра»ның жанры комедия дип язылган. Фестиваль кысаларында башка жанр кушылмаларыннан азат булган спектакль карау теләге бар иде. Һәм Альберт Гаффаров безнең бу теләгебезне канәгатьләндерде. «Люстра», чыннан да, чип-чиста комедия булып чыкты. Хәтта Флераның үлүенә дә фәлсәфи караш тудырылган: ул Марс белән Эльфаның бергә булуына «теге дөньяда» сөенеп йөри. Жанрга туры килә торган музыкаль бизәлеш, күңелле күренешләр, режиссерның үзенчәлекле алымнары – болар барысы да спектакльне тамашачы өчен кызыклы итә. Тәнкыйтьчеләр фикере белән килешми булмый: «Бу гади коммерция спектакле» (бүгенге театрга андыйлар да кирәк), «Тамаша залыннан күзәтеп утыру өчен кызыклы материал».

 

«Люстра»дан соң, аеруча катлаулы «Акылдан язган кеше язмалары»ның ничегрәк куелганын белү теләге ымсындырды. Спектакль бер пәрдәдә. Эпизодларда башка персонажлар катнашса да (барысын да Камал театры актрисалары Гүзәл Минакова һәм Гөлчәчәк Хәмәдинурова башкара), спектакльне моноспектакль дип атарга була. Чөнки төп игътибар акылдан язган Поприщин (Рамил Вәҗиев) образында.

 

«Акылдан язган кеше язмалары» – вакыйга булырлык спектакль. Гогольнең пьесаларын да кую авыр. Ә монда – проза әсәре. Өстәвенә – тәрҗемә. Тәрҗемә дигәннән, бу фестиваль татар тамашачысының тәрҗемә әсәрләргә мөнәсәбәтен ныклап үзгәртергә тиеш. Чөнки алда язып үтелгән «Саран» да, «Акылдан язган кеше язмалары» да (Йолдыз Миңнуллина тәрҗемәсе) – тамашачыга яхшы тәэсир ясады. Уңышлы тәрҗемә, режиссерның шундый катлаулы психологик әсәрне Камал театры сәхнәсендә куярга батырчылык итүе, Рамил Вәҗиевның искиткеч шәп уйнавы нәтиҗәсендә уйланып йөрерлек спектакль килеп чыккан. Бүген андый уйландыра торган спектакльләр күп түгел. Тамашачы аңларлык катлаулы спектакль һәм аны көлдерә алырлык комедия куя алган яшь режиссерда өмет бар.

 

Лилия Әхмәтова безнең карамакка Т. Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» спектаклен тәкъдим итте. Әлеге эш – Лилиянең диплом спектакле. Ул аны курсташлары белән берлектә укыган вакытта ук сәхнәләштергән. Бу спектакль Лилиянең режиссерлык талантын ачып бетерми сыман. «Дуслар җыелган җирдә» – аның өчен дә, курсташлары өчен дә үзләрен сынап карау мөмкинлеге. Уңышлы мөмкинлек, чөнки спектакль бер сезон дәвамында Камал театрында күрсәтелде. Бүгенге көндә спектакльдә катнашкан яшь артистларның даими куела торган спектакльләрдә дә рольләре бар. Лилия Әхмәтованың да тәҗрибәсе зуррак. Шуңа күрә аның Әлмәт театрында куелачак «Туганнар-тумачалар» спектаклен көтәбез. Ә бу спектакль тамашачы өчен дә, актерлар белән режиссер өчен дә – матур хатирә.

 

Эмиль Талиповка һәм башка яшь режиссерларга карата Фәрит Бикчәнтәев «кыюланып» сүзен бик еш файдаланды. Эмильнең кыюлыгы исә аны Камал театрының зур сәхнәсенә алып менгән. Аның диплом спектакле Шәриф Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы» әсәре буенча.

 

Күп тамашачыларның бу спектакльне карау, бәяләү мөмкинлеге булды. Чөнки спектакль Камал театрының репертуарына кертелгән һәм аны инде берничә тапкыр күрсәтергә дә өлгерделәр. Эмильнең «Зөбәйдә»се элек куелган «Зөбәйдә»дән бик нык аерыла. Спектакль заманга яраклаштырылган. Бу сәхнә бизәлешендә дә, актерларның киемнәрендә дә, үз-үзләрен тотышында да, музыкада да чагыла. Режиссер буларак, Эмиль Талипов бу спектакльдә тамашачы игътибарын җәлеп итә алырлык күп элементларны кулланган. Әмма беренче тапкыр куелган көнне спектакльне берләштерүче үзәк булмавы сизелә иде. Куела-куела шомарыр. Ничек кенә булса да, «Зөбәйдә – адәм баласы» – касса җыя алырлык спектакль. Нәкъ Эмильнең режиссер табышлары тамаша залын тутырачак. Камал театрында моңарчы актер буларак кына эшләгән Эмиль Талипов режиссер һөнәрен сайлаячакмы, актер булачакмы – вакыт күрсәтер. Кайсын гына сайласа да, татар театры оттырмаячак, дип әйтәсе генә килә.

 

Өтер куяр алдыннан

 

«Һөнәр» фестиваленә нокта куярга иртә әле. Чөнки Фәрит Бикчәнтәевның тагын бер укучысы – Рамил Гәрәев диплом спектаклен Оренбургта куячак. Фестивальдә катнашкан режиссерларга да бер спектакль буенча бәя бирү дөрес булмас. Шулай да бу фестивальдән нәтиҗәләр ясарга нигез бар.

 

Татар таркау булып кала бирә. Вакыт-вакыт бу фестиваль аерым кешеләргә генә кирәк, дигән фикер белән көрәшергә туры килде. Бер милләткә хезмәт итүче татар театр сәнгатендә дә таркаулык булырга тиеш түгел ләбаса. Режиссер – сирәк профессия. Яхшы режиссер табу кыен. Һәм бу проблема, иртәме-соңмы, һәр театрга кагылачак. Шунлыктан кайбер татар театрларының яшь режиссерларга үзләрендә спектакль кую мөмкинлеге тудырмавы аңлашылмый. Шулай да бу теманы кузгатасы, фестивальдән алынган тәэсирләрне бозасы килми. Фәрит Бикчәнтәев бу уңайдан «Аларның кечкенә көймәләре безнең зур корабны куып тота алмады» диде. Шуның белән бу теманы ябыйк...

 

Фестивальдән уңай тәэсирләр күбрәк. Тәнкыйтьчеләр Надежда Стоева белән Динә Дәүләтшинаның татар театры турында җылы сүзләр әйтүе, мактау сүзләрен кызганмаулары сөендерә.

 

Яшь режиссерлар фестивале яңа исемнәр ачуы белән дә уңышлы булып чыкты. «Люстра», «Акылдан язган кеше язмалары», «Зөбәйдә – адәм баласы» спектакльләренең музыкаль бизәлешләрен музыкант Гадел Ризаев ясаган. Талантлы сәхнә рәссамы Булат Ибрагимов үсеп килә («Люстра», «Акылдан язган кеше язмалары»). Камал театрында гына түгел, Казаннан читтәге театрларда да талантлы яшь актерлар булуы сөендерде. Һәм, әлбәттә, яшь режиссерларның актерлар белән эшли алуы уңай тәэсир калдырды.


Алсу МӘҖИТОВА, Илмир ХӘБИБУЛЛИН
Сәхнә
№ 1 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»