|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2017 Җәмгыять
Аксакалга 88 яшь тулдыБезнең өлкә татар җәмәгатьчелегенә яхшы таныш булган Алимҗан Мустафа улы Орлов агымдагы атнада (10 октябрьдә) чираттагы туган көнен билгеләп үтте. Редакциябез коллективы һәм газетабыз укучылары исеменнән милләтпәрвәр якташыбызны ихластан гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм җан юлдашы Фәймә апа белән парлы тормышта, бала-онык игелегендә Алимҗан аганың киләчәк юбилейлы туган көннәрен дә исәнлектә каршы алуын телибез! Узган гасыр ахырында үзгәртеп кору җилләре исә башлагач ук, төбәгебез татарларының милли мәнфәгатен һәм рухи ихтыяҗын кайгыртып, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Горький авыл хуҗалыгы институты доценты (1967-1997) һәм крайны өйрәнүче Алимҗан Мустафинович җиң сызганып җәмәгатьчелек эшенә кереште, үзе төсле милләт җанлы, аек карашлы һәм зирәк фикерле чор-дашларын һәм фикердәшләрен барлап, 1990 елда ук “Туган як” исемле иҗтимагый милли-мәдәни оешма булдырды һәм аны дистә еллар дәвамында уңышлы җитәкләп килде. Шул ук елның азагында, шул ук Алимҗан аганың актив эшчәнлеге һәм кай-гыртучанлыгы аркасында шул ук исемдә периодик басмабыз да дөнья күрде. “Туган як” газетасы битләрендә төбәгебез, халкы-быз һәм авылларыбыз турында аның бик күп тарихи материаллары басылды, китаплары чыкты. Сәламәтлеге какшау аркасын-да Алимҗан Мустафиновичның күрү сәләте начараеп китсә дә, ул “Туган як”тагы яңалыклардан хәбәрдар - материалларны аңа гомерлек яры һәм пары, ыша-нычлы терәге һәм икенче йөрәге Фәймә апа укып бара. Милләтпәрвәр якташларыбыз-ның соңгы могиканнарыннан булган Алимҗан абыйга тыныч картлык, парлы тормыш һәм хәерле гомер телибез.
Редакция.
--- |
Иң күп укылган
|