|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2017 Фаҗига
Татарстанда куркыныч юл һәлакәте булган (ФОТО)М-7 автомобиль трассасының 750 нче чакрымында – Яшел Үзән районына караган өлешендә кичә иртән юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта “Вести-КАМАЗа” хәбәр итә. “Татар-информ” язып үтүенчә, юл-транспорт һәлакәте Ходяшово тимер юл станциясеннән ерак түгел урында булган – йөртүчесе бозлавыкта идарәне югалткан һәм авыр йөк машинасы юл читенә төшеп киткән.
Бераз вакыт узу белән фураның юл кырыенда калган тагылма арбасына “ВАЗ-2107” автомобиле килеп бәрелгән.
Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүче ир-атның гомере өзелгән.
--- |
Иң күп укылган
|