• 22.11-23.11 "Питер Пэн" спектакле премьерасы! Кариев театры. 18:30
  • 23.11 "Тәртип"радиосының 5 яшьлегенә багышланган концерт. Филармония. 18:00
  • 25.11-26.11 Әбри Хәбриев концерты. Филармония. 18:30
  • 02.12 "Кем кемне?!" Резидә Шәрәфиева һәм Рафаэль Якупов концерты. Филармония.18.30
  • 03.12 "С чего начинается Родина..." Марина Карпова концерты. Филармония.18.30
  • 13.12 Айдар Рәкыйпов концерты. УНИКС. 18:30
  • 16.12-20.12 Данир Сабиров концерты. КСК "Уникс"
  • 14.02-23.02 Мунча ташы. Кырыкта да кызыкта. КСК "Уникс"
Туган көннәр
  • 15 Ноябрь Ирек Шәрипов
  • 15 Ноябрь Фәтхерахман Әхмәдиев (1930-1981)
  • 15 Ноябрь Илдар Зарипов (1939-2012)
  • 15 Ноябрь Хәлим Әлимов
  • 15 Ноябрь Фәния Гайнанова
  • 16 Ноябрь Зөфәр Харисов
  • 16 Ноябрь Гафиулла Газиз
  • 16 Ноябрь Асия Минһаҗева
  • 16 Ноябрь Кояш Тимбикова (1937-2004)
  • 16 Ноябрь Сергей Когогин
  • Туалет булмэсе ясыйм и унитаз урнаштырам. Тел.89196484445 Актаныш
  • 89600696970 солеклэр
  • Казанда кулай бәядән 1 бүлмәле фатир сатыла. Яхшы ремонт белэн. Тел.89600537782
  • Казань. Продается 2-х этажный кирпичный дом, который находится в поселке Салмачи на улице Знатной.Это отличный кирпичный коттедж построенный по всем строительным нормам и из экологически чистых материалов. Продажа от собственника. Тел.: 89378747872.
  • Ат итенэ клиентлар эзлим. ботлата сатабыз. 290,300 сум кг.тел. 89520347319
  • Ремонт квартир от косметического до евро.(перегородки из гипсокартона, многоуровневые потолки, штукатурка, шпатлёвка, обои, кафельная и декоративный плитка, ламинат, плинтус, ковровые покрытия и др) Установка дверных и оконных блоков. Профессиональный монтаж и проектирование систем отопления, водоснабжения и канализации с использованием самых передовых технологий. Установку и ремонт: смесителей, кранов, унитазов, раковин, полотенцесушителей, радиаторов отопления, батарей, водонагревателей, прокладка и разводка труб, ремонт и замена систем водоснабжения, канализации, отопления и т.д. подключение стиральных и посудомоечных машин, Большой опыт работы. Быстро, качественно, недорого. Вам не придется искать разных мастеров, стаж 15 лет.8-960-060-77-38 Актаныш
  • Бал сатабыз (Башкортостан балы). 3 л. банка - 2 мең; 1 л - 700 сум. 89375251717
  • Грузоперевозка,Газель 4м, грузим 3 т. Т.8 960 039 31 49 Актаныш
  • Яңа Савин районы, Четаев урамындагы 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Барлык уңайлыклары бар. Янәшәдә генә Казан-Арена, Спортның су төрләре сарае, "ХL", "Гулливер", "Бәхетле", "Пятерочка", "Эдельвейс", "Магнит" сәүдә үзәкләре... Риэлторларның брочымавын сорыйм. Т: 89272437185
  • Базарга сатучы кирэк тел 89083313968

 

 
Архив
 

               

11.05.2008 Матбугат

ЧУЛПАН ФӘТТАХОВА: “АТНА” ГАЗЕТАСЫ ҺӘМ ӘТИСЕ НУРИХАН ФӘТТАХ ТУРЫНДА

12 майда журналист Чулпан Фәттахованың туган көне иде. Чулпан берничә ел чыгып килгән “Атна” газетасының экс-баш мөхәррире, хәзер “Татарстан яшьләре”ндә эшли. Моннан тыш, күпләр, бәлки, белмидер Чулпан – легендар язучы Нурихан Фәттахның кызы. Туган көне уңаеннан аның белән эксклюзив интервью тәкъдим итәбез.

 

 

– Чулпан, беренчедән, туган көнең белән! Исәнлек-саулык һәм бик күп матур теләкләр сиңа.

– Рәхмәт инде.

– “Атна” дигән газета бар иде. Аны “Татарстан яшьләре” гамәлгә ашырды. Син аның баш мөхәррире булдың. Газета быел ябылды. Ни өчен?

– Бар иде шул, Данил. Аның баш мөхәррире дә, калган мөхәррирләре дә һәм башкалар да үзем идем (көлә). Үзен-үзе “асрарлык” тираж җыя алмады соңгы подписка вакытында “Атна”. Шуңа күрә “ТЯ”  җитәкчелеге аны ябарга кирәк дигән карарга килде. Бәлки, дөрес тә булмагандыр аны ябу. Тиражны арттырыр өчен тырышып карарга кирәк булгандыр...

– “Атна”дан син “Татарстан яшьләре”нә күчтең. Бу синең өчен плюсмы, минусмы?

– Күчтем түгел, “Татарстан яшьләре”ндә эшләвемне дәвам иттем дияргә буладыр. “Атна” аның бер кисәкчеге иде бит. Минем өчен “Атна” ябылуның яхшы ягы шул – бу газетадан нык кына туеп өлгергән идем. Эш атнасы бер чәршәмбедән икенче чәршәмбегә кадәр яшәүгә көйләнгән иде. Чәршәмбе – газета тапшыра торган көн. Барысын да үзем хәл итәргә, табарга, эзләргә, басарга, укырга тиеш идем. Бу туйдыра икән. Газетаны бишенче мәртәбә укыганда күңелләр болгана башлый. Ә начар ягы... Беренчедән, ирегем югалды. Үзем теләгән вакытка барып, үземә кызык нәрсәләр эшләп, кайбер көннәрне бармыйча өйдә калган вакытлар бетте. Элек 10га да, 11гә дә бара идем эшкә, хәзер 9да җыелыш.  Икенчедән, акча ягыннан кыенрак хәзер.

– Исемең ни өчен “Татарстан яшьләре”ндә күренми?

– Язмаганга күрә күренми. Ник язмауны үзем дә аңлата алмыйм әлегә. Зур ялкаулыктыр, бәлки.

– Башкортстанда да “Атна” газетасы бар бит. Алар белән бутамыйлар идеме сезне?

– Юк. Бер генә шундый очрак булды. Бер хатын зарланып шалтыраткан иде: “Сезгә язылган идем, ниндидер башка, зур “Атна” килә”, - дип.

– Соңгы вакытта “Атна” яшүсмерләр газетасына әйләнеп бара иде. Бу махсус шулай эшләндеме әллә үзеннән-үземе?

– Әйләнеп бетә язган иде инде ул. Өлгермәде генә (көлә). Бу уйлап эшләнгән эш иде. Үсмерләр өчен бер җүнле нәрсә юк бит бездә. Урысларда әллә күпме, әллә ниләр укырга була. Ә бездә һаман да акыл саталар. Балалар өчен диелгән басмаларның кем өчен чыгарылганын аңлап булмый. Балаларның үз телләрендә, алар теләгән әйберләр турында язучы газета-журнал юк дип саныйм мин бездә. Шуңа күрә “Атна” әлеге юнәлешкә кереп киткән иде.

– Син чибәр, бик яшь күренәсең, ә үзеңнең инде ике балаң буйга җиткән. Шулар турында да сөйлә әле.

– Балалар турындамы, әллә инде яшь һәм чибәр күренүем турындамы? (көлә)

– Балаларны әйтүем. Тегесен болай да күреп торам бит.

– Улым Шамилгә августта 16 тула. Кызым Зөләйхага кыш көне 15 яшь була. Татар гимназиясендә укыйлар.

– Син язучы һәм тарихчы Нурихан Фәттах кызы. Гадәттә, танылган шәхесләрнең балалары танылган исемнән качарга тырыша, үзләре исем ясарга тели. Син дә шулаймы?

– Качып кая барасың инде (көлә). Юк, андый теләгем юк. Булганын да хәтерләмим. Мин үзем кеше күзенә бик күренергә яратмыйм. Скрытный кешемен. Шуңа микән, исем ясарга дигән теләгем дә юк. Кирәк кеше болай да белә.

– Нурихан Фәттах кызы булу сиңа тормышта ярдәм иттеме?

– Әлбәттә, итте.

– Ничек?

– Төрлечә.

– Мәсәлән?

– Аларын сөйләмим яме. Ярдәм итте. Хәтта, әле дә итәдер, мөгаен.

– Ярый. Карале, син мәктәптә укыганда “Сызгыра торган уклар”, “Идел суы ага торыр” программада булгандыр бит инде. Үз әтиеңнең әсәрләрен ничек укып бардың?

– Ай, Данил, хәтерләмим бит. Аннары мәктәп программасындагы бөтен нәрсәләрне дә тәртипле генә укып бардым дип мактана алмыйм. Ә әтинең әсәрләрен үз җае белән, кызыксына башлагач кына укыдым. Беркем дә укы, укырга кирәк, син моны укырга тиешсең дип басым ясамады. Нурихан Фәттах ул башкалар өчен генә язучы, тарихчы, галим бит. Ә минем өчен, беренче чиратта, әтием...

Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 11.05.2008
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№8 (1988) / 11.06.2008 13:13:22

бер айга соңарып булса, (чөнки белмәгән идем кайчан икәнен) Чулпанны туган көне белән тәбриклим!
Исәнлек-саулык, бәхетләр һәм иҗади уңышлар сиңа!

Данил, да шәп интервью алган Чулпаннан.
Бик кызык чыкты.
кызыгам инде мин бу журналист халкыннан. шул кәдар матур итеп сөйләп, язып бирәләр бит ичмасам.
Безнең кебек прастуй халыкка татар гәҗитлшрен укып ятасы гына иде бит шул.
Юк бит, "Атна"ны яздырмыйча әрәм иттеләр шундый шәп гәҗитне.
Надан инде безнең халык. самосознаниясе җитешми бездә.

Чулпан, бик борчылып утырма, тормыш дәвам итә - яңа кызык бер гәҗит ачарсың әле Аллаһы боерса.

№7 (1975) / 10.06.2008 23:29:03

ш-шш--шулай ат куаа--лап йормэ дим. Без болай да куалабыз! син тагында атлардан --алга барасын!! урыслар эйткендэ --НЕ-Гони Впереди СЕбя--ПАРАВОЗ!!!!!!!???

№6 (1525) / 03.06.2008 23:16:02

молодец ,шулай эшлэ,унышлар зур ,флера низамова гына булып эшлэмэ

№5 (398) / 12.05.2008 13:56:32

Чулпан туган көнең белән. Бәхет, шатлык, сәламәтлек телим. Гел шундый матур булып кал. :)

№4 (391) / 12.05.2008 11:04:01

Чулпан апа,туган көнегез белән!!!:)
Ул гел чибәр,актив һәм оптимист!Сокланам сезгә! Гел шулай лидер булып калыгыз!!!!!

№3 (385) / 12.05.2008 09:59:24

С днем рождения Чулпан! Любви тебе и счастья!

№2 (383) / 12.05.2008 09:03:41

Туган конен белэн, Чулпанчик!!!
бэхетле, сэлэмэт, хэм мэхэббэтле бул!!! син мона лаек!

№1 (380) / 12.05.2008 06:35:03

этисенэ охшаган икэн...))

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом
Татаркино