• 02.03 "Ваһапов фестивале йолдызлары" концерты. Казан. Тукай исемендәге филармония. 18:30
  • 06.03-11.03 Фирдүс Тямаев концерты. Казан. Уникс. 18:30
  • 18.04 "Дуслык күпере" фестивале. Казан. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 22 Февраль Эльза Хамматова
  • 22 Февраль Әзһәр Шакиров
  • 22 Февраль Илназ Кадыйров
  • 23 Февраль Айдар Галимов
  • 23 Февраль Госман Садә (1949-2014)
  • 23 Февраль Флүн Мусин (1939-2009)
  • 23 Февраль Әнгам Атнабаев (1928-1999)
  • 23 Февраль Бакый Урманче (1897-1990)
  • 23 Февраль Алсу Фазлыева
  • 23 Февраль Эмиль Айзатулла
  • Казанда, Адоратский урамында, 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. телефон: 89063204796
  • Казлар сатыла. Кг. 400 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. (Балтач) Тел.: 89874232810
  • Казанда көн саен туләнелә торган эш эзлим 89274412220 Илнар
  • Агачтан йортлар төзим. 89375940188
  • Срочно требуется прораб по дорожным работам г.Казань тел.89872976533
  • Күк төстә 50-52 размерлы мутон тун сатыла. Озынлыгы билдән түбән, копюшонлы. Җиңнәрендә, копюшонында песец. Бер-ике тапкыр гына киелгән. Бәясе 18 мең. Казан. 89375251717
  • Казаннын Шмидта урамында урнашкан ресторанга официант кызлар эзлибез, графигы 5/2, эш вакыты 8:00 -17:00 с. Белешмәләр өчен телефон: +79053115452 296-88-25
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы зур булмә сатыла 18 кв м 89274412220
  • Актаныша ике булмәле фатир сатыла. телефон 8987-414-88-75
  • Сдаю гостинку по ул.Гвардейская, есть кухня, туалет, душ, стиральная машина, холодильник. Удобная транспортная развязка, адекватные соседи, желательно 1 проживающему. 10 тр+ку. собственник 89178559788

 

 

 

 
Архив
 

               

23.10.2017 Язмыш

Ертык ЗАГС кәгазе һәм сүрелмәс сөю (БУЛГАН ХӘЛ)

Әминә – ятимә кыз, ул үзен дөньяга китерүче кадерле кешеләрен бөтенләй хәтерләми. Авыр еллар, зур көрәшләр аны әтисез дә, әнисез дә калдырган. Ләкин игелекле бәндәләр, авылдашлары, үзләре дә ярымач булуга карамастан, ятимә кызны кайгыртканнар. Ул үзе дә бик тырыш булган: керен дә, идәнен дә юган, урагын да урган, бала да карашкан. Һәм көннәрдән бер көнне аның уңганлыгы хакында ...

Мәскәүгә кадәр ишетелгән. Туган тиешле бер авылдашы Мәскәүдән кунакка кайткач: «Бер бик әйбәт гаиләгә чиста-пөхтә, уңган татар кызы кирәк, әдәпле дә, тыйнак та булсын, диделәр. Теләсәң, әйдә, сине алып китәм», – дигән. Тукай әйтмешли, «азмы какканны вә сукканны күтәргән» бу ятимә кыз, ни булса да булыр, дип, ризалаша. Күлмәген ямап кия дә билгесез шәһәргә кузгала. Елап озатып калучысы булмый.
 
Авылдаш апасы сүзендә торган, рәхмәт яугыры, аны яһүд табиблар гаиләсе белән таныштырган. Тегеләре дә аны бер күрүдә ошатканнар. Әйе, бу шул – хыялларында йөрткән асрау кыз бит. Әминә (ул чагында 16 яшьлек кыз) аларда бик рәхәттә яши. Какмыйлар-сукмыйлар, тaмагы тук. Ә эштән кеше үлми, анысына гына түзәргә була. Ләкин түзеп булмый торган нәрсәләр дә бар шул. Көне буе бер авыз ачып сөйләшергә зар-интизар булып яши ул. Тел белмәү дә бик читен, җитмәсә, сагынуга түзәр хәл юк. Хисләре тулышып тәмам түгелер чиккә җиткәч, Әминә җырлый башлый. «Гөлҗамал», «Карурман»ны суза. Хуҗалар ишетмәсен, дип курка-курка гына җырлый үзе. Ә хуҗалар ишетеп ала да, бик яратып, кабат-кабат җырлата. Татар моңы ниндидер сихри көчкә ия түгел, дип әйтеп кара син моннан соң. Күкрәгеннән – моң, күзләреннән яшьләре саркып чыга кызның. Хуҗалары болай бик әйбәт тә, әмма беркая да чыгармыйлар, адашыр, югалыр дип куркалар, ахрысы. Шулай җырлап, елап утырганда, аруы да җиткән булгандыр инде (өйдәге эшне тавык та чүпләп бетерми, диләр ич), кыз йоклап киткәнен сизми дә кала. Черем итеп кенә алса да, төш күрергә дә өлгерә. Төшнең дә ниндиен генә әле.
 
Төшендә җигүле атка утырган бер чибәр яшь егет аңа чанада үз янында урын тәкъдим итә. Ләкин алда авызын ыржайтып чокыр каралып тора.
 
– Екмассыңмы соң? – ди кыз, куркып.
 
– Утырсаң, екмам, беркайчан да екмам...
 
Кыз кыяр-кыймас кына утыра. Егет дилбегәне кагып җибәрә... Ат теге чокырны очып диярлек уза. Әминә күзләрен ача да төшен юрарга тотына. Ат – хәбәр, диләр. Нинди хәбәр булыр икән? Юньле генә булса ярар иде...
 
Төше, чынлап та, рас килә. Шул ук көнне кич белән аны Мәскәүгә алып килгән авылдаш апасы үзләренә кунакка чакыра. «Вечер» үткәрәләр икән. Бик ялынып сорагач, уңган кызның үтенеченә хуҗалары да каршы килми, җибәрәләр. Кичәдә Әминәдән кала да яшьләр була. Берсенә аеруча игътибар итә кыз. Бәй, бу шул төштә күргән егет бит, шундый ук бөдрә чәч, яндырып ала торган кап-кара күзләр... Тыйнак кына танышып китәләр. Егет Хәсән исемле, шулай ук асрау икән. Җитмәсә, үзе якташ та, Буа районыннан.
 
Озаклап йөрергә булмый, хуҗалары да рөхсәт бирми. Тимерне кызуында сугып, уртак тормыш корып җибәрәләр. Никах та укыталар, ЗАГСта да язылышалар. Кешегә эшләп көн күргән ике ятим (Хәсән дә яшьли әти-әнисез калган була), теш-тырнаклары белән, үз тормышларын корырга керешә. Мәскәү янындагы Крюково авылында берәүләрдә фатирда торып, үзләре Мәскәүдә эшли. Беркөнне шулай кич белән эштән кайтсалар, өйдә ут юк, электр энергиясен экономияләгәннәрдер, күрәсең. Аның каравы мичтә кызыл күмерләр җемелдәп тора. Хуҗа хатын күптән түгел генә мич яккан булгандыр инде. Әминә, күмер сүнгәнче дип, тиз генә өстәл тартмасыннан бер кәгазь алып, читен ерта да аны кайнар күмерләргә тигезеп, шәм кабыза. Шәм кабынгач, карасалар, кәгазь дигәннәре ЗАГС биргән никахлашу турындагы белешмә икәнлеге ачыклана. 
 
Шушы ярым-йорты, дөресрәге, белешмәнең өчтән ике өлешен тотып, алар 60 елдан артык тату-дус гомер итә. Күрәсең, ул кәгазь теге кышкы кичне балавыз шәмне генә түгел, йөрәкләрендәге мәхәббәт утларын да ныграк дөрләтеп җибәргәндер. Төштә күргән чокырны да кичәргә туры килә. Монысы – сугыш еллары, аерылу газаплары, сагыну сагышлары. Ул чагында инде беренче уллары да туган була. 26 июньдә үк Хәсәнне хәрби комиссариатка чакыралар. Мытищеда бераз өйрәткән булалар да, «кызыл хаҗ»лы поездларга санитар итеп, яралылар ташырга җибәрәләр. Җиде айлык улын кочып, Әминә чит җирдә япа-ялгыз кала. Фашист Мәскәүгә якынлаша. Кулына көрәк тота алган һәркем җир, бомбалардан саклану өчен баз казый. Бер көрәк туфрак алган саен, су чыга. Немец самолетлары тавышын ишетү белән, шул сулы базга төшеп утыралар. Нәни Рәфыйгын күкрәгенә кысып, Әминә дә шунда ашыга. Дымлы җирдә яту үз эшен эшли, баланың үпкәсенә суык тия. Җиде айлык нарасыен Крюково авылы зиратында җирли Әминә. 
 
Беренче улының үлү хәбәрен Хәсән үзләренең санитар поездлары Химки аша үтеп, өенә кереп чыгарга рөхсәт алгач кына ишетә. Хәсәннең күңелендә фашистларга карата нәфрәт бермә-бер арта. Ул яңадан сугышка китә. Бу юлы санитар поездларында түгел инде, алгы сызыкка – Дон буена. Монда да яралыларны үлем тырнагыннан йолып калуын дәвам итә санитар. Шулай бер егеткә ярдәм күрсәтеп торганда, якында гына мина шартлый. Хәсән аңын югалтып егыла. Ияге чәрдәкләнә, аягы да яралана. Хәзер инде ул үзе дә ярдәмгә мохтаҗ. Санрота ун чакрым ераклыкта. Үзәкләргә үтәрдәй суыкта яралы килеш шунда үрмәләргә кирәк. Бераз ял итеп аласы иде дә бит, ярамый. Йокыга киттең – беттең, катып үләсеңне көт тә тор. Шулчак, бер могҗиза була – Әминәсенең күзләрен күргәндәй була Хәсән. Алар, ничектер елмаеп, үзләренә чакырып торалар шикелле тоела. Көч кереп китә яралы солдатка, тагын алга үрмәли башлый.
 
Шешкән иякне карау белән, санротаның баш табибы:
 
– Синең өчен сугыш бетте инде, егеткәй, – ди һәм яралыны госпитальгә озата.
 
Башта Воронеж өлкәсенең Мичуринск каласында дәвалана Хәсән, аннары аны Казанга җибәрәләр. 1943 елның 13 феврале була бу. 
 
Әминәсе бу вакытта, барлык хатын-кызлар шикелле, кайда куйсалар, шунда эшли – станциядә корал тотып поезд составларын да саклый, заводта снарядлар да ясый. Шулай көнне-төнгә ялгап эшләп ятканда, Хәсәненнән хат килеп төшә. Ничек булса да госпитальгә барып, бердәнберен күрәсе килә Әминәнең. Теләген начальнигына да җиткерә. Тегесе, теләр-теләмәс кенә, риза була. «Эштән китәм», дип гариза язгач, ипи карточкалары да бирмиләр, ә пропискадан төшү язуы ике атнадан соң гына өлгерә. Кем инде ике атна буе ут эченнән кайткан сөйгәнен күрми түзеп торсын?! Әминә бар «мөлкәтен» ике кечкенә төенчеккә төйни дә юлга кузгала. Станция начальнигы аны яралылар төялгән санитар вагонына утыртып, дөресрәге, яткырып, Казанга озата. Поезд бер станциядә туктагач, су эчәргә дип, вагоннан чыга Әминә һәм шунда хәрби патруль кулына эләгә. Аны поезддан төшереп калдыралар. Бу – күз күрмәгән, колак ишетмәгән Төрләмә станциясе була. Ахыр чиктә күмер төялгән товар поездына утырып, мең бәла белән, Казанга кайтып җитә. Юлда очраган һәркем ярдәм итәргә тырыша. Тик һәр «ярдәм» саен кулындагы төенчеге генә бәләкәйләнә бара. Казанга җиткәндә, күмер тузаны баскан йөзендә күзләре генә ялтырап кала аның. 
 
Ниһаять, бер-берсен сөйгән ике җан яңадан кавыша. Бергә булгач та авырлыкларны күп күрергә туры килә әле. Пропискасыз булу Әминәнең тәмам үзәкләренә үтә, әллә кайларга чакыртып, куркытып бетерәләр. Сугыштан соңгы авыр елларда, исән калуларына сөенеп, гомерләрен саклап калган сөюләренә рәхмәт әйтеп, тагын өч малайга тормыш бүләк итә алар. Бүген ул егетләрнең Хәсән абзыйның тырышлыгын, Әминә әбинең сабырлыгын алып яшәп ятулары. Инде оныклар да, тормыш көтәргә уйлап, туй итә.
 
Мин Әминә әби белән Хәсән бабай Гыйниятуллиннарга карыйм да сокланып туя алмыйм. Күпме еллар үткән, яшьлек тә, чибәрлек тә шул еллар томанына төренеп, эзсез югалган. Ә сөю, олы сөю япь-яшь – шул килеш калган. Алтмыш елдан артык гомергә җитәрлек, сугышлардан да исән-сау алып чыгарлык, олы сөюне сакларлык нинди зур йөрәк булды икән аларда?!
 
 
 
Әминә әби белән Хәсән бабай минем элеккеге күршеләрем иде. Кызганыч, хәзер исән түгел инде алар. Бу фани дөньяда матур озын гомер итеп, кешеләр күңелендә якты эз калдырып, бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр. Ләкин мәхәббәт, сөю турында сүз чыкса, күз алдыма гел алар җитәкләшеп килеп баса. Әле беркөнне олы улым күптән түгел генә туйлаган дус егетенең аерылуын хәбәр итте. Сәбәбе: яшь хатын ире командировкага киткәч иркенгә чыгып, сулга каерган. Әминә әби белән Хәсән бабайның бер-беренә булган тугрылыклары кабат хәтеремдә яңарды...
 
 
 

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.10.2017
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments