|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2017 Дин
Хатын-кызларны җомга намазына йөрүдән тыю – аларның иреген чикләү– Мәчетләребезгә халык аз йөри. Бигрәк тә авыл мәчетләрендә бу мәсьәлә кискен тора. Моны хәл итү юлы бар. Җомга намазларына йөрү хатын-кызларга да фарыз булырга тиеш. КФУ галимнәре ислам темасын яктыртучы журналистлар өчен ике айлык семинар оештырды. Берничә көн элек шушы семинар кысасында сөйләгән лекциясендә Мәскәү өлкәсендәге Сергеев-Посад шәһәре имамы Арслан Садриев менә шушындый тәкъдим кертте. – XX гасыр башында мөфтиебез Риза хәзрәт Фәхретдин, хатын-кызлар да җомга намазына йөри ала, дип фәтва чыгара. Бу – бик дөрес, бик урынлы тәкъдим. Миңа калса, Риза хәзрәт фикерен үстереп, тәмамлап бетермәгән. Хатын-кызлар да җомга намазына йөрергә тиеш, дип фәтва бирергә кирәк булган аңа. Коръәндә, ир-атлар гына йөрергә тиеш, дип язылмаган бит. Мөселманнар йөрергә тиеш, дигән. Хатын-кызларны җомга намазына йөрүдән тыю – аларның иреген чикләү ул. Риза хәзрәткә хәтле бу проблемага игътибар итүче, йөрәксенеп, хакыйкатьне әйтүче булмаган. Ислам дөньясында хатын-кызларның хокукларын танымау очраклары әле дә байтак. Әйтик, Согыд Гарәбстаны хатын-кызларына моңарчы машина йөртергә ярамады. Согыдия короле шушы көннәрдә генә аларга машина йөртергә рөхсәт бирде. Тарихка күз төшерсәк, Пәйгамбәребезнең хатыннары мәчеткә, җомга намазына йөргән бит. Бу мисал җитмимени?!” – дип сөйләде тәгаен алганда анда Арслан хәзрәт. Бу уңайдан нәрсә әйтерсез, андый зарурлык бармы, дип берничә мөселман кардәшебезнең фикерен белештек.
Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтиенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары, РИУ һәм БИА ректоры:
– Бу проблема хатын-кызларның мәчеткә йөрү-йөрмәвенә генә кайтып калмый. Гүзәл затларыбызның гаиләдә һәм җәмгыятьтә тоткан урыны хакындагы мәсьәлә бу. Ислам гаиләсендә хатын-кыз – беренче планда. Без аларга мәчеткә, җомга намазына йөрү сезгә мәҗбүри дип куйсак, балалар мәктәптән кайта, ирне тукландырасы бар. Дөрес, хәзерге вакытта бөтен мәчетләрдә диярлек хатын-кыз заллары булдырылды, теләгән кеше намаз укырга, җомга намазына килергә мөмкин. Шуннан артыгы кирәкми. Бик күп илләрдә хатын-кызлар, гомумән, мәчеткә йөрми. Миңа калса, Европадагы кебек хатын-кызлар ир-ат белән бертигез хокуклы булырга тиеш дигән мәсьәләне өстерәп чыгарырга тырышу гына бу. Әмма исламның үз төшенчәләре, үз кагыйдәләре бар. Ислам гаиләсендә күптән хатын-кызның, ир-атның гаиләдә тоткан урыны билгеләнгән. Ир-атлар элек-электән җомга намазына мәчеткә йөргән, хатын-кызлар җомга намазын өйдә укыган, бәйрәм көн дип, ирен, балаларын, табын әзерләп өйдә көтеп торган.
Традицияләрне бозудан ни мәгънә? Хатын-кыз өчен иң мөһиме гаилә ныклыгы булырга тиеш. Чынлап та, безнең татар ханымнары кирәгеннән артык актив. Инде шундый очраклар бар. Әлмәт районының бер авылында, мулла бабай безне мәчеткә кертми, дип хатыннар ир-атлар белән бәхәскә кергән. Болай дәвам итсә, Алла сакласын, без күп, ир-атлар аз, әнә икенче катка, кече залга менсеннәр, дигән дәгъва да килеп чыгарга мөмкин. Мондый хәл традицияләребезнең нигезләрен генә какшатачак. Әйтик, мәрхүмнәрне озатканда хатын-кызларыбыз зиратка бармыйча, капка төбендә озатып кала. Җеназага бармау, катнаштырмау – хокукларын кысу түгел, аларның нечкә күңеллелеген исәпкә алу ул. Алар бит анда елап кына торачак. Әгәр ясалма рәвештә туташ-ханымнарны җәмгыятьнең төрле тармакларына җәлеп итә башласак, башка проблемалар да килеп чыгачак. Түбән Камада шундый хәлне сөйләделәр. Берәү, мәчет каршындагы курсларга барасым бар дип, авыру ирен ялгыз калдырып, һәр кичне диярлек өеннән чыгып китә икән. Әле бит балалардан тыш оныклар да бар. Яраткан әбисе тәрбияләмичә, аларны кем тәрбияләсен?! Шуңа күрә хатын-кызларга җомга намазына йөрүне фарыз итеп куйсак, мөселман гаиләсендәге проблемалар тагын да артачак.
Резедә Сафиуллина, КФУ мөгаллимәсе:
– Мин мәчеттә сирәк булам. Барган саен шаккатам: ир-атларыбыз атна саен, фарыз гамәлләрне үтәү йөзеннән җомга намазына килә. Чөнки анда барсаң, акылыңа, рухыңа азык табу кыен. Авызына карап тотучы вәгазьчеләрне саный башласаң, кулдагы бармаклар санына да тулмас. Буш сүз! Шуңа карамастан, рухи азык тапмасалар да, фарыз, Аллаһы Тәгалә әмере дип, ир-атларыбыз барыбер җомга намазына йөри. Мин аларның фидакарьлегенә шаккатам. Инде хатын-кызларга килгәндә, бәлкем кемдер ахирәтләре белән очрашып сөйләшү, эчен бушату өчен барадыр. Мин, мәсәлән, җомга вәгазьләреннән әллә ни таба алмыйм. Анда барырга теләк зур түгел. Берничә хәзрәт бар инде. “Кабан арты”, “Туган авылым”, “Шамил” мәчетендә һәм тагын берничәсендә генә мәгънәле, рухи азык бирә торган вәгазьләр ишеттем. Оста вәгазьчеләргә кытлык бездә! Мәчетнең эчтәлеге, рухи җәлеп итү көче иң әүвәл андагы имамга, мәхәллә халкына бәйле.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые:
– Хатын-кызның мәчеткә йөрүе ниндидер аңлашылмаучылыкларга сәбәп була, гаиләдәге тынычлыкка зыян китерә икән, аның бармавы хәерле. Дөрес, мәчеткә баруның савабы зур. Шул ук вакытта ханымнарның балалар үстерүе, иргә хезмәт итүе фарыз. Җомга намазын өйдә укыса да, хатын-кызларга савабы зур бит. Хатын-кызларга җомганы фарыз итеп куярга ярамый, ирләргә – фарыз! “Гыйбадәте исламия”дә җомга намазына бару хатын-кызларга мәкрух (хупланмаган эш) дип әйтелгән, алар йөрмәскә тиеш, дип сөйли кайберәүләр. Бу дөрес түгел. Гаиләсенә авырлык китерсә, аңлашылмаучылыкларга сәбәп бирсә, билгеле, мәкрух була.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|