поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.10.2017 Милләт

Афәрин, егетләр һәм кызлар!

“Татары Самарского края” (“Самара төбәге татарлары”) дигән яңа китапны тәкъдим итү кичәсенә чакырылган булсам да, кызганыч ки, катнаша алмадым. “Бердәмлек”тә бу турыда Татарстанның беренче президенты, хәзер дәүләт киңәшчесе булып эшләүче Минтимер Шәймиевның “Самара егетләре тик тормый инде” дип аталган язмасын укыгач, чынлап та аларның татарларыбыз тормышында кайнап яшәүләренә тагын бер кат инандым.

Менә бит тарихчыбыз Шамил Галимов бу китапны дөньяга чыгарып, Самара татарлары тарихына үзенең зур өлешен керткән, һәм ул, һичшиксез, үзе дә тарих битләренә кереп калыр, дип уйлыйм.

Белгәнебезчә, Шамил әфән¬де “Азан” газетасының баш мөхәррире булып эшләгән чорда шул басмада басылган тарихыбызга кагылышлы язмаларны бергә туплап, аерым китап итеп тә чыгарган иде. Аның Самара Тарихи мәчетенең 120 еллыгына багышланган китабы да истә калырлык булды. Елховка районының Мулла авылы турындагы җыентыкны да тарихыбыз белән кызыксынучылар хуплап каршыладылар.

Ә инде башка егетләребезгә килгәндә, чынлап та аларның берсе дә тик тормый. Идеал Галәүтдиновның Похвистнево районындагы Мәчәләй авы¬лының сугыш ветераннары турында язган китабы шулай ук игътибарга лаек. Журналистларыбыз Рәфгать Әһлиуллин, Данияр Сәйфиев та зур эш башкардылар. Аларның беренчесе каһарман якташыбыз, кү¬ренекле татар шагыйре Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлы һәм иҗаты турында ки¬тап язып чыгарды. Икенчесе кү¬ренекле мәгърифәтче галимебез Закир Кадыйрины хәзерге дөньяга танытты. Самара Җә¬мигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафинның да танылган дин әһеле – ишан хәзрәтләре Хөс¬нияров турындагы китабы шулай ук истә калырлык итеп язылган.
 
Соңгы елларда иҗат белән нык¬лап шөгыльләнә башлап, кыска гына вакыт эчендә берничәшәр китап әзер-ләп бастырырга өлгергән хатын-кыз шагыйрәләребез - Похвистнево районының Гали авылыннан Саи¬мә ханым Морзаханова, Камышлыдан Фәния ханым Кәримова, Самарадан Наи¬лә ханым Хөсәенова турында да бер¬ничә җылы сүз әйтеп үтәсем килә. Аларның шигырьләре туган якка, әти-әниләребезгә, милләттәшләребезгә, туган телебезне, татарлыгыбызны сак¬лап калу, динебезне яңадан кайтару мәсьәләләренә багышланып, чын күңелдән язылганнар. Бу яшьләребез өчен яхшы үрнәк булып тора, әлбәттә.
 
Төбәгебез тарихы, мәдә¬нияте, сән¬гате, олуг шәхес¬лә¬ребез турындагы яңа китаплар турында сөйләгәндә, күптән түгел генә үзенең 45 еллыгын билгеләп үткән атаклы “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият халык ан¬самблебезгә багышланып, аның алыштыргысыз җи¬тәкчесе Ил¬гиз Колючев тырышлыгы бе¬лән дөнья күргән күләмле җыентыкны искә алмасак, хилафлык булыр иде. Мондый китапларның әһәмияте бәяләп бетергесез, минемчә.
 
Танылган эшкуарыбыз, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте җи¬тәкчесе Ильяс Шәкүров тарафыннан берничә ел инде чы¬гарылып килүче “Самара татарлары” журналы турында әйтмичә, һич тә мөмкин түгел. Ул төбәгебез татарлары тор¬мышында зур урын алып тора дияр идем.
Журналда Самара татар¬ларының, гомумән, бөтен хал¬кы¬бызның милли тормышы, көнкүреше яктыртыла. Би-ре¬дә шулай ук күренекле шә¬хесләребез турындагы язмаларга киң урын бирелә. Уку¬чылар анда үзләренә ки¬рәкле киңәшләр дә алалар, җирле һәм инде танылган ша¬гыйрь¬ләребезнең шигырь¬ләре, хи¬кәя¬ләре белән дә танышалар, дини темаларга да урын би¬ре¬лә, вәгазьләр дә урнаштырыла.
“Самара татарлары” жур¬налының һәр саны “Бер¬дәмлек” газетабыз кебек үк кулдан кулга күчеп, мил-ләттәшләребез тарафыннан укылып бара.
“Бердәмлек” газетасының ре¬дакция хезмәткәрләре, биг¬рәк тә Эльмира ханым Шә¬вәлиева, Гөлнур Рыбакова китап авторларының, журнал нә¬шер итүчеләрнең төп булышчылары булып торалар. Рәхмәт барыгызга да!
 
Алга таба да бу изге га¬мәлләребезне дәвам итсәк иде. Әлбәттә, безгә күб¬рәк үз төбәгебез тарихы, үзебезнең күренекле шәхесләребез ту¬рын¬да язарга һәм укырга кирәктер.
 
Афәрин, егетләр һәм кызлар! Озакка сузмыйча, әгәр үзебезнең каһарман шагыйребез Гакыйль Сәгыйровның Кошки районының Иске Фәйзулла авылын¬¬да озак еллар яшәгән өен яңадан торгызып, анда музей ача алсак, Аллаһының тагын бер зур рәхмәтенә ирешер идек. Халкыбыздан да гел мактау сүзләре генә ишетергә насыйп булыр иде. Мин моңа нык ышанам, өметләнәм. “Өметсез шайтан гына” дип бер юкка гына әйтмиләрдер.
 
Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

---
Бердәмлек
№ --- | 23.10.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»