поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.10.2017 Язмыш

“Әтием төпчек җыеп йөрсә, бер көн дә яшәмим!”

Бүгенге көндә күпләр, эш юклыкны сылтау итеп, өйдә акчасыз утырса утыра, әмма урам себерергә яки башка авыр эшкә тотынуны күз алдына да китерми. Җырның җыртыгы юк дигәндәй, акча эшлим дигән кешегә теләсә нинди эшнең дә ояты юк, минемчә. Әнә бит, читтән килүчеләр төрле эшкә бер карусыз ябышып, тормыш көтеп яталар.

Беркөнне шкафтан барлык аяк киемнәрен тартып чыгардым да, яраклы-яраксызга аерып утырдым. Ташларга кызганыч дигәннәрен калдырып торып, кияргә яраксызларын капчыкка тутырып чыгарып аттым. Аннан бераз ремонтлап җибәрәсе дигәннәрен кыстырып, үзебездән ерак түгел урнашкан аяк киемнәре төзәтә торган будкага киттем. Анда инде берничә ел рәттән Мәхмүт исемле кеше эшли иде. Бу юлы баргач күрәм, аның урынында яшь кенә матур егет музыка тыңлап, үзе дә шуңа кушылып җырлый-җырлый, аяк киеме төзәтеп утыра. Туфли-сапогиларымны “җырчы” егеткә биреп калдырдым да, кайтышлый кереп алырмын дип, үз эшләрем белән китеп бардым. Мин кире әйләнеп килгәндә аяк киемнәрен рәтләп бетермәгән иде әле. Зыянлы түгел, көтеп торырмын дип, читкәрәк китеп бастым. Шуннан ул: “Тышта салкын бит, әйдәгез, будка эченә кереп утырып торыгыз, мин хәзер рәтләп бетерәм, күп калмады”, – дигәч (чыннан да, туңган идем), будка эченә кереп утырдым. Ә анда җылы, кечкенә мич эшләп тора, телефоныннан тын гына, үз телләрендә матур көй ишетелеп тора. Егет эшенә бөтен күңелен биреп, җиренә җиткереп эшләп утыра. Нозимҗан исемле бу егет, тырышлыгы, җыр-моң яратуы өстенә, беркатлы да булып чыкты. Үзем дә тиз аралашып китүчән кеше булганлыктан, уртак телне тиз таптык. Аяк киемемне төзәтеп утырган арада әлеге сөйкемле егет, ачылып китеп, үзенең тормышы, Казанга ничек килеп чыгуы турында сөйләп алды.

– Мин – Үзбәкстаннан, – диде ул. – Унтугыз яшемдә мине һәм минем кебек берничә малайны үзебезнең шәһәрдә яшәүче бер абзый, акча эшләргә дип ышандырып, Владивостокка алып китте. Документларыбызны җыеп алды. Барып җиткәч, безнең бер утрауда ниндидер байга казино төзергә тиешлегебез билгеле булды. Ул көннәрне күз алдына китерсәм, хәзер дә күңел тулып, күзгә яшь килә. Ач килеш көне-төне эшләттеләр, эт типкесендә тоттылар. Ике ай түзеп яшәгәннән соң, төзелеш хуҗасыннан үземнең документларымны сорагач: “Нинди документ? Онытыгыз алар турында. Хәзер сез – минем колларым. Алып килгән якташ абыегыз сезне миңа сатып калдырды. Шуңа күрә мин нәрсә кушам, ничек кушам – шулай яшәп, эшләп торачаксыз”, – диде. Аңымны җуя яздым. Ничек инде акча эшләргә дип ышандырып килгән танышыбыз безне шушылай язмыш кочагына ташлап, кемгәдер сатып калдыра алды күз күрмәгән җирләрдә...

Үткәндәге күңел яралары кире актарылып чыкты ахрысы, Нозимҗан шушы урында бераз уйга калып, форточкага күзен төбәде.
– Әнә, карагыз әле урамга, – диде бераздан, сүзен дәвам итеп. – Этен җитәкләгән ирне күрәсезме? Ул көн саен шулай эте белән чыга да, җирдәге тәмәке төпчекләрен җыеп йөри. Әллә кемнәр төкереп калдырган әшәкене оялмыйча ничек итеп җыеп йөрергә була?.. Шаккатам. Әтием шулай йөрсәме?.. Мин бер көн дә яшәмим бу дөньяда! Хурлык, валлаһи! Әзмәвердәй тап-таза ир кеше ничек инде тәмәкелек тә акча эшли алмый? Аллам сакласын, болай йөрүне күз алдыма да китерә алмыйм. Алай дисәң, бер тапкыр, әлеге дә баягы шул Владивостокта, коллыкта эшләгәндә ашарга юклыктан (анда безне атналар буе ашатмадылар) диңгез ярында ярты буханка ипи табып алып, сөенечемнән шуны елый-елый ашаган идем. Ә беркөнне ни булса шул булыр дип, безнең эшне күзәтергә килгән хуҗаны эләктереп алдым да, кулымдагы канцелярия пычагын бугазына терәп: “Йә сез миңа документларымны бирәсез, яки мин сезне үз кулларым белән “тегендә” озатам. Миңа хәзер барыбер”, – дидем ярсып. Чөнки башка чара да, түземлек тә калмаган иде. Мин хәл иткән идем инде: эт типкесендә яшәгәнче, яки шушы юл белән качып китәм, яки аны үтерәм, ә аннан соң үзем үлсәм дә үкенечле түгел иде.
 
Безне тиз арада хуҗаның сакчылары чорнап алдылар да, миңа төрле шакшы сүзләр әйтеп, үтерәбез дип куркыта башладылар. “Мин башта шушы кешене үтерәм, аннары мине теләсә нишләтегез”, – дип акырдым. Сүземдә нык торуымны күреп, хуҗа тегеләргә документларымны китереп бирергә кушты. Аннан миңа тиз арада күздән югалырга боердылар. Тизрәк таю ягын карадым, билгеле. Аннан йөк паромына утырып, документларымның кулыма керүенә һәм үземнең исән калуыма, иреккә чыгуыма сөенеп, утраудан башымны алып качтым. Аннан соң Краснодарга китеп, төзелештә эшләдем. Казахстанда, Украинада, Мәскәүдә дә бераз эшләргә туры килде. Аннан Башкортстанга кайтып, бераз эшләгәч, Казанга килдем. Биредә акча түләп кеше фатирында яшим. Инде ике ел шушы эштә эшлим. Хезмәтем өчен кыйммәт сорамыйм, кешенең хәленә кереп, кайвакыт бик арзанга гына да төзәтеп бирәм. Ә болай нинди аяк киеме һәм аны төзәтүнең катлаулыгына карап 100 сумнан 700ләргә кадәр алам. Кайларда гына йөрсәм дә, күңелгә иң ошаганы сезнең шәһәр. Биредә киң күңелле, яхшы кешеләр яши. Монда мәчетләр бик күп бит, әллә шуңамы икән? Ә бүтән җирләрдә халык ничектер үзгәрәк, төксерәк. Казанда кешеләр ярдәмчел дә, динне хөрмәт итәләр. Тик менә шушы эт иярткән абзый кебек төпчек җыеп, кай чакта акча сорап йөрүчеләр генә күңелне әрнетә, алар бит Казанның дәрәҗәсен төшерә.
 
Нозимҗан шулай милли җырларын тыңлый-тыңлый, күңелле дә, куркыныч та хатирәләрен яңартып, аяк киемнәрен төзәткән арада, миңа да аның белән бөтен илне “гизеп” чыгарга туры килде.
 
Шушы көннәрдә әлеге сөйкемле үзбәк егетенә 26 яшь тула икән. Япь-яшь башыннан күпне күргән тырыш, алтын куллы егетне якты, матур киләчәк көтсен иде инде.

Раилә АБДУЛЛИНА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 20.10.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»