• 22.10 Бизнес-форум (Радислав Гандапас, Маршалл Голдсмит, Аллан Пиз), Казань, «Korston Club Hotel».
  • 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • Угез ите сатыла (алгы бот) 280 сумнан Казанга китереп биру момкинлеге дэ бар 89506660021
  • Ботлата тана ите сатыла. Апас районы. 89083421187
  • Ике билет сатам Лэйсэн Гимаева хэм Булат Байрамов концертына. 600 сум. Казан. (27.10.18) 89083421187
  • Сдается комната 12.4ка.м. с частичной мебелью. холодильником. пластиковые окна. по ул.братья касимовых д22/7. Плата 7 тысяч.р. 89173960491
  • Олы кешегэ инвалид коляскасы, памперслар сатыла, коляска коробкада тотылмаган, кыйммэт тугел. Нурлат. тел 89003251835
  • Продаю новые костюм брюки 46 размера, совсем новые, размер не подошёл, коричневого цвета, недорого. г.Нурлат. тел.89003251835
  • Казан шәһәренең, Авиатөзелеш районында, 5 катлы тулай торакның, 1нче катыннан 18 кв.м бүлмә сатыла. Ремонты яңа, суы бүлмәгә кергән, күршеләр тыныч. Бәясе 850 мең. 89196447691
  • Продаю шифрованные резины "SAVA" 185/65 R15,в очень хорошем состоянии,почти новые. Телефон 89003251835 город Нурлат.
  • Казань. Сниму изолированную комнату в 2-х комнатной квартире на долгий срок, заселюсь 24-25 октября, районы советский, вахитовский, частично московский, в пределах 6-7 тыс все включено. Чистоту и своевременную оплату гарантирую, без вредных привычек. Связаться можно по ватсапу 89033532034.
  • Булмэгэ иптэшкэ бер егет кертэм. Мавлютова урамы. 89274433797

 

 

 
Архив
 

19.10.2017 Милләт

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары итеп Тәбрис Яруллин билгеләнде

“Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге Милли Шурасының беренче Президиум утырышында аның структурасы игълан ителде. Президиум утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.

«Татар-информ» билгеләп үткәнчә, Президиум утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Президиумы әгъзалары катнашты.
 
“Конгресс 25 ел эшли, эшләре күренеп тора – безнең 42 илдә, Россиянең 72 төбәгендә 500дән артык оешмабыз бар. Дөньяда 10 миллионнан артык татар яши. Бөтен эшләребез буенча аңлашулар бар, әкрен генә алга барабыз, – дип башлады чыгышын Васил Шәйхразиев. – Президентыбыз Бөтендөнья татар конгрессы съездында Бөтендөнья татар конгрессы эшләре буенча алга таба омтылыш ясарга кирәклеген әйтте. “Безнең теләгебез – дөнья күләмендә татарларны туплап, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, аларга ярдәм кулы сузып бергә эшләргә”, – диде. Бу эшләрне башкарыр өчен Милли Шура ясарга кирәк һәм аның җитәкчесе итеп Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасарын тәкъдим итергә дигән фикер булды”, – дип августта узган съездны искә төшереп узды ул.
 
“Мин атна саен татарлар яшәгән төрле төбәкләрдә булдым, татар милли-мәдәни автономия башлыклары һәм шушы өлкә җитәкчеләре, шәһәр мэрлары белән очрашып, татар халкының ничек яшәве белән, аларның проблемалары белән таныштым. Төбәкләрдәге татарлар мәктәпләр, балалар бакчалары, мәчетләр, зиратлар мәсьәләләрен күтәрәләр. Без бу сорауларны өлкә җитәкчелегенә җиткерәбез һәм бергә хәл итү юлларын табарга да омтылабыз. Күп нәрсә авторитетлы автономия җитәкчеләреннән тора”, – дип дәвам итте Милли Шура рәисе.
 
Планканы күтәрү өчен ул Башкарма комитетның структурасын үзгәрешләр кертү кирәклеген ассызыклады. “Иң зур орган – съезд. Икенчесе – Милли Шура. Ул елга бер тапкыр җыела. Милли Шура кабул иткән карарлар съезд вакытында хупланып, тормышка ашырыла, – дип аңлатып китте ул. – Милли Шурада 75 кеше катнаша. Милли Шура үз составыннан Президиум сайлап алды – анда 15 кеше. Шушы Президиум кварталга бер тапкыр җыелып фикер алыша”, – диде Милли Шураның да, аның Президиумының да җитәкчесе булган Васил Шәйхразиев. Ул Премьер-министр урынбасары буларак, Милли Шура рәисе вазыйфасын иҗтимагый эш рәвешендә алып баруын да әйтеп узды. Эшче орган – Башкарма комитетта берәмлекләр дә артмаган.

“Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Ринат Зиннуров. Аның секретариаты, киңәшчесе, оештыру эшләре комитеты, мәгълүмати-аналитик идарә, кадрлар бүлеге, бухгалтерия һәм Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый фонды бар. Ул шуларны координацияли. Аның кул астында өч урынбасары һәм Башкарма комитет эшләрен башкаручы бар”, – дип санап үтте ул.
 
“3 августта Милли Шура сайлау бераз аңлашылмаучанлыклар тудырды, – дип сөйләде утырыштан соң журналистларга Васил Шәйхразиев. – Бераз көтик, мин башта аңларга һәм өлкәләрдә булырга тиеш дидем. Булдым, очраштым. Иң төп сорауларның берсе – чит өлкәләрдәге татарларны саклап калу, аларга ярдәм итү.
 
“Безгә нәтиҗәле эшләү өчен Башкарма комитет структурасын азрак үзгәртергә кирәк иде һәм без аны үзгәрттек. Эш әкренләп дөрес юлдан атлабрак, бәләкәй генә тизрәк, бәләкәй генә төплерәк бара башлады, – дип шәрехләде утырыштан соң бу үзгәрешләрне Васил Шәйхразиев журналистларга. – Мин хәзер, Милли шура рәисе буларак, татарларны туплап, хуплап, аларга ярдәм итү, телебезне, динебезне саклау эшләрен алып барам, элек аны Ринат Зиннурович алып бара иде. Ләкин иҗтимагый оешма булгач, күп кенә җитәкчеләргә кереп җитә алмый иде. Мин премьер-министр урынбасары булгач, күп кенә сорауларга мин барып губернаторлар, хакимият башлыклары белән очрашып күзгә-күз карап сөйләшеп хәл итә алам. Башкарма комитет минем кул астында булгач, бер пакет йөкләмәләр алып кайтам да, алар аның буенча эшли башладылар. Яңа структура буенча, һәр кеше үз эшен күрсәтергә тиеш. Мин аларга шанс бирәм. Эшләгән эшләренә рәхмәт сүзләре генә булса – эшлиләр. Эшләр эшләнеп бетмәсә – алышынырлар”, – диде ул. 
 
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе – Ринат Зиннуров. Аның өч урынбасары бар. Алар – моңарчы да эшләгән Данис Шакиров (беренче урынбасар, ул шул ук вакытта Милли шурага да керә) һәм Марс Тукаев һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин. 
 
Бөтендөнья татар конгрессының структурасында 10 комитет булдырылды.
 
Бу комитетлар түбәндәгеләр: 
 
беренче урынбасар карамагындагы 6 комитет: милли мәгариф, Татарстандагы татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү, чит илләрдәге татар оешмалары белән эшләү, Россия Федерациясендәге татар оешмалары белән эшләү, татар эшмәкәрләре белән эшләү, "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы белән эшләү, этнологик мониторинг комитетлары;
 
татар иҗтимагый оешмалары урынбасары белән эшләүче урынбасар карамагындагы 2 комитет: РФ иҗтимагый татар оешмалары белән эшләү һәм мәдәният комитетлары;
 
өченче урынбасар – татар яшьләре комитеты җитәкчесе карамагындагы 2 комитет: якын һәм ерак чит илләрдәге татар яшьләре белән эшләү һәм РФ төбәкләрендәге татар яшьләре белән эшләү комитетлары.

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.10.2017
Матбугат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments