|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2017 Экология
Татарстанда беренче карның кайчан явачагы билгеле булдыТатарстанда алдагы ял көннәрендә – 21 һәм 22 октябрьдә беренче кар көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр. “Һава температурасының җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, җомга алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр җитә. Урыны белән җепшек кар, яңгыр булачак”, – дип җиткерде Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь.
20 октябрьгә каршы төндә һава температурасы республика буенча -1..+4 градуска кадәр төшәчәк. 20 октябрьдә көндез 1-6 градуска кадәр җылы булачак.
Һава температурасының шимбә, якшәмбе көннәрендә төшүе күзәтелә. Төннәрен һава температурасының Татарстан буенча 0..-5 градуска кадәр төшүе фаразлана. 21 октябрьдә көндез һава температурасы 0..+5, 22 октябрьдә -1..+4 градус булачак.
--- |
Иң күп укылган
|