поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.10.2017 Ана теле

Ана теле: ”Алынма. Алгансың, үзеңнеке ит!”

Безнең бер язмабызда “публичные слушания” терминын “җәмәгать тыңлавы” дип (сөйләм төренә карап халык тыңлавы, күмәк тыңлау дип) алу тәкъдименә карата интернетчы Наргис Харасованың: “Паблик тыңлаулар, инглиз сүзләре кертеп”, дигән фикере безнең шушы язмабызга керешкәндә уйланырга мисал кебегрәк кабул ителде.

Тел гыйлемендә өйрәнгән “алынма” дигән төшенчә  искә төшә. Нәрсә хәтердә калган: яшәеш барышында берәр яңа төшенчә яисә күренеш барлыкка килеп, бигрәк тә ул башка халыклардан килеп кергән булса, аны атарга  шул халык сүзе алынуы ихтимал. Ул сүз башта неологизм хәлендә аралашуның бер генә даирә, өлкәсендә йөри; аннары инде, озын гомерле төшенчә яисә күренеш булса, шул атамасы белән күнегелеп, телдә төпләнеп кала.  Әйтик, чәй, өстәл, мәктәп, шәһәр, дога ише берәмлекләр әллә кайчан телнең үз тамыр сүзләре рәтенә кереп китеп, алынмалыгы халык аңында онытылса да, фән аларны алынма дип саный.  Тулаем алганда, алынмага карата татарда уңай фикер. Алар телебезне баету чыганагы дип кабул ителгән. Күренекле галимебез Вахит Хаков заманында: “Телнең сүзлек хәзинәсен баетуда алынма сүзләр зур роль уйный”, дип билгеләп, шуны исбатлауга үзенең “Татар әдәби теле тарихы” дигән хезмәтендә тулы бер бүлек багышлаган иде.

 
Шулай да фәннең үзендә дә аның асылына караш бер төрле түгел. Бу Хәләф Курбатов билгеләмәсендә дә чагылыш таба: “Алынма сүз теге яки бу төшенчәне белдерү өчен телнең үзендә башка сүз булмаганлыктан кулланыла. Андый сүзләр башта неологизм булып, тора-бара тел тарафыннан бөтенләй үзләштерелеп китәләр ... Ана телендә сүз була торып башка тел сүзләрен куллану белән гомумән алынма сүзләр кулланылышын бутамаска кирәк... Башка тел сүзләрен урынлы-урынсыз куллану – гади сөйләмнең үзенә бер төре – варваризм булып санала”. 
   
Димәк ки, алынма күренеше ике катламлы икән – инде телгә кереп урнашкан, аның аерылмас өлешенә әверелгән берәмлекләр (алынмалар); алар сөйләм оештыруда телнең үз тамыр берәмлекләре кебек үк катнаша, алынма буларак бернинди кыенлык, аңлашылмаучылык китереп чыгармый. Икенче катлам – әлегә неологизм хәлендә кулланыла торган берәмлекләр, ягъни булачак (ихтималый) алынмалар, ә хәзергә варваризмнар. Боларына карата караш тискәре булырга тиеш. Мисалга газеттан очраклы гына күз төшкән бер микротекст: “Нәфислек, җитезлек, артистлык эталоны, туганда ук артист булып туган Гөлзадә ханым 1998 елда Ялтаның мәдәни үзәгендә Кырымда яшәүче татарлар өчен зур иганә концерты үткәрде. Аның зирәк башында файдалы идеяләр туып кына тора: спонсор кирәк, спонсор! Яшь талантларны эзләргә!”.
 
Биредәге нәфис, зирәк, үзәк, артист, концерт, Гөлзадә кебек берәмлекләрнең алынмалыгы бик сизелмәс хәлдә булып та эталон, идея, спонсор, иганә кебекләре әле тешкә тиеп-тиеп китә. Өстәвенә,  бу ике төркемнән берникадәр аерылып торган сүзләргә дә игътибар итми калмассыз: ханым, мәркәз, мәдәни... Болар, гадәттә, гарәп-фарсы чыганаклы алынмалар. Алар элек ана телебездә тулы хокуклы яшәп тә, сәяси сәбәпләр аркасында “куылып”, соңгы вакыт кайта башлаган берәмлекләр. Аларны фәндә махсус өйрәнү булып алды. Заманында гарәп теле белгече Илдар Әүхәдиев гарәп алынмаларын ике төркемгә бүлде: тулысынча үзләштерелгән гарәп сүзләре һәм өлешчә үзләштерелгәннәр, ягъни “яңа алынмалар”. 
 
Тулаем алганда, сан ягыннан алынмалар татар теленең төп лексик составын тәшкил итә.  Әлбәттә, телебезнең нигезе – төрки-татар лексикасы, аннары кытай-монгол-алтай-болгар катламнары, аннары гарәп-фарсы, урыс алынмалары. Алынмалык – татар теленең, агглютинативлык, ягъни ялганмалык, басым, сингармонизм кануннары кебек үк, асыл үзенчәлегедер.
 
Бу лексик катламны анализлаганда  “урыс теле алынмалары һәм аның аша кергән халыкара алынмалар” дигән бүленеш береккән. Бик үк дөрес түгелдер. Бездә урыс теленнән бәйсез рәвештә кергән Һинд-Ауропа алынмалары да бихисап; аеруча милләт, ил, шәһәр атамалары (инглиз, фарсы, Төркия, башкорт, Мәскәү, Чиләбе, Каһирә  һ.б.).
 
Бу күзәтүдә алынмаларны өйрәнүдә тел фәне ирешкән барлык казанышларны да барлау бурычы куелмады; алда  без, бу юлы да, гадәтебезчә, сөйләм тармагына караган  фикерләргә җентеклерәк тукталырбыз. Махсус язма әзерлибез. Шулай да тел фәнендә әлегә төпле каралырга өлгермәгән берничә тезисны атап китәрбез. Башта гамәли сөйләмебездә туып тора торган, әмма фән игьтибар биреп җиткермәгән кайбер “төерләргә” мисал китерик. 
 
– Кеше аңында предмет төшенчәсе үзаллы гына яшәми, шушы предметны белдергән исемнәрдән фигыль, сыйфат, рәвеш төркемнәре дә ясарга туры килә. Нигездә алар да шушы атамага ярашырга мәҗбүр була, чөнки төгәллек, фикер агышы шуны таләп итә. Менә ишәя алынмаларның саны!  Аренда – аренда кертү, аренда белән эшләү; Автомат – автоматлашу – автоматлаштыру – автоматлаштырылу; Ярый ла неологизм татар теле кушымчаларының барысын да кабул итеп, татарның үз грамматик калыбына салынса. “Буйсынырга” теләмәгәннәре дә хәтсез бит. Бу очракта мондый тамырлар,–бик тә кызганыч һәм куркыныч,– татар теленә дә грамматик формаларын көчләп кертә: мобилизация – мобилизовать итү, танец – танцевать итү, оформление – оформить итү, команда – командовать итү һ.б.
 
Әлбәттә, чит грамматиканың болай күрәләтә бәреп керүенә каршы тору омтылышы юк түгел. Мәсәлән, форманы калька алымы белән булса да “татарчалаштыру”: агитация ясау яисә агитлау; танцы итәргә өйрәтү (“Кызыл таң” газетыннан). Әмма мондый сизгерлек вакытында күрсәтелергә тиеш, югыйсә соң булуы бар. Бернинди сәбәпсез расход варваризмы яшәп ята. Хәтта расходлы, расходлану берәмлекләре сүзлекләргә дә теркәлгән. Аны чыгым термины бик урынлы рәвештә кысрыклауга карамастан, аның нигезендә ясалган чыгымлы, чыгымлау, чыгымлану берәмлекләре, хәлбүки “законлы” булсалар да, әлегә ят, сәер тоела бит;  Мөмкин булганда нигез сүзне кабатлаудан качарга кирәк, инде мөмкин булмаса, татар грамматик формасына салырга кирәк: индустрия – индустрияле (индустриаль түгел), эффект – нәтиҗәле яисә эффектлы (эффектив түгел), автономия – автоном республика (автономияле түгел), телевидение – телевидение тапшыруы, төрекләр телевизи тапшыру, ди (телевизион түгел); Урысларда исем тамыр шул рәвешендә сыйфат та булып йөри: коллектив – коллективный, без шуның сыйфатын да сукырларча күчерәбез: коллектив казаныш (күмәк урынына); абстрактлыкны белдерә торган терминнар бездә артык күп үрчеде, аннан да битәр шулардан ясалган сыйфатлар, рәвешләр чын мәгънәсендә “кермешәк” саналырга тиеш, аларны һәр очракта татар чаралары белән белдереп була: пленар утырыш, популяр җырчы, территориаль бүленеш, объектив сәбәп, стабиль уңыш, генераль репетиция, этник төркем һ.б.
 
– Акланмаган чит берәмлекләр синонимнарга талымсызлык аркасында да үтеп керә. Производство, мәсәлән, урысчада берничә мәгънәне белдерә: продукция җитештерү урыны (завод-фабрикалар) – бездә дә производство; шуларда эшне оештыру, продукция эшләп чыгару – бездә җитештерү; реализация – бездә сату һәм урнаштыру; специальность, специализация терминнарын да белгечлек, махсуслашу тамырлары нигезендә төрләндерергә мөмкин; адрес почта термины буларак бездә дә адрес, әмма икенче мәгънәсендә ул котлау, тәбрик, ә битараф сүз буларак янә бүтәнчә: аның исеменә (аңарга) җылы сүзләр әйтелде (аның адресына түгел); операция дә өч-дүрт мәгънәле берәмлек, һәркайсына татарның үз сүзе бар һ.б. 
 
Хәзер килеп фәндә урын алырга тиешле  тезисларга тукталыйк:  
   – алынмалар мәсьәләсе моңарчы, башлыча, тел фәнендә дә тарихи-диахроник яссылыкта каралды; өйрәнү үзәгенә бу төр лексик категориянең кулланыш мәсьәләләре, функциональ-стилистик үзенчәлекләрен ачыклау, сөйләм оештырудагы урыны тиешенчә куелмады. Татар телен дәүләт теле буларак тагын да активлаштыру, куллану даирәсен моңарчы күрелмәгәнчә киңәйтү бурычларын хәл иткәндә моңа һичшиксез игътибар кирәк;
   – моңарчы алынмалар, нигездә, язма әдәбияттән, анда да матур әдәбият әсәрләреннән генә барланды. Әйтмә чыганаклар өйрәнелмәде диярлек, әйтмә алынма дип бәяләнгәндә дә мисаллар сәхнә әсәрләреннән (ягъни шул ук матур әдәбият әсәрләреннән) китерелде. Алынмалар турындагы фәнни нәтиҗәләр, нигезләмәләр һичшиксез телнең барлык даирәләрендә кулланыла торган мисаллар белән дәлилләнергә тиеш;
   – бүтән тел чыганакларына килгәндә, башлыча, гарәп-фарсы, урыс һәм халыкара берәмлекләргә генә таянылды. Башка телләрдән кергән алынмаларга игътибар җитмәде. Ә алар аз түгел. Бу хакта С.Хәкимнең мари теленә, М.Мәһдиевнең удмурт теленә мөнәсәбәтле язмалары, Р.Әхмәтьяновның Идел буе халыклары телләренә караган хезмәтләре кызыклы мәгълүмат бирә;
   – алынмаларның туган телгә “ябышу-ябышмау”, ягъни үзләшү мәсьәләсен дә әле тиешенчә канунлаштырасы бар. Чит сүзне алу теләк-ихтыяҗы бер нәрсә, ә аның телебез кануннарына (сингармонизм, басым, і,ѓ таләпләре һ.б.) ярашып, үзләшү мөмкинлеге – икенче нәрсә. Эчтәлеге-семантикасы белән бик кирәкле, бик муафыйк булып та телнең табигый һәм ясалма кагыйдәләренә яраша алмыйча, “кермешәклек” төсмереннән һаман котыла алмыйча яшәп яткан гарәп-фарсы; халыкара һәм урыс берәмлекләре йөзләрчә бит. Чиркәү, марҗа, чучкаларның тәмам берегеп бетеп тә, фидәкарь, мәгълүмат, станция, училище, редакция, газеталарның “кермешәк” булып тоелуын ничек аңларга? Хикмәт нәрсәдә? Фән моны ничек төшендерә? Алга таба ниндиерәк кыйбла тотарга? Интернетчыбыз тәкъдим иткән паблик тыңлау мисалын да шушы яссылыкта үзегез анализлап карагыз  әле; сез моны хуплыйсызмы, әллә юкмы?
 
– һәр милләт үзенең телен күз карасы кебек саклый. 1976 елда Франция парламенты “Француз теленең сафлыгын саклау турында” закон кабул итә. Анда игъланнарда, контрактларда һәм башка рәсми документларда чит тел сүзләре кулланган өчен зур суммада штраф каралган. Соңгы вакытларда урыс җәмәгатьчелегендә дә гомер-бакый алынмалар исәбенә “үсеп” торган урыс телен “чистарту” өчен тартыш-көрәш көчәйгәннән-көчәя бара. Бу – каршылыклы күренеш. Милли тел, бер яктан, табигать яралткан күренеш буларак, үзенчәлеген, ягъни сафлыгын сакларга, үзен-үзе кайгыртырга, читләргә бирешмәскә омтыла, тартыша; туган телне башка сүзләр исәбенә үзгәртә бару, аеруча аның грамматик төзелешенә зарар китерү бездә дә элек-электән яраксыз, зарарлы гамәл саналган; икенче яктан, иҗтимагый күренеш буларак, тел берничек тә үз кабыгында гына, үзгәрмичә генә хәрәкәт итә алмый, үсә алмый, ул аралашырга, “кан алыштырырга” тиеш. Шулай да беренче фикер өстенрәк булсын – алынма ул туган телне баетып, аның эчке мөмкинлекләренә күрсәткән, дәлилләгән үзенә бер ачыш булып, яңа бер энҗе бөртеге кебек башка бөртекләр арасына чит-ят булып түгел, ә бәлки үз булып, табигый һәм самими булып берегеп калырга тиеш. Без пуризмнан (үз телеңне барысыныкыннан да өстен күреп, аның сафлыгы өчен ябышып ятудан) чирләмәдек һәм чирләмәбез дә; без сөйләмгә неологизмнарның даими кереп торуын котылгысыз дип, аны сөйләм оештыруда законлы факт дип саныйбыз.
 
Бу мәсьәләләрнең вакытында хәл ителмәве алынманы тарихи планда карап та аның бүгенге хәленә фәнни нигездә игътибар җитмәүдәндер. Ә бит бу ике як бер-берсеннән аерылгысыз каралырга тиеш. Алынма киләчәктә дә тел күренеше булсын, ягъни телне баету чыганагы булуын дәвам иттерсен өчен аның халыкның, милләтнең көндәлек куллануында, сөйләмендә булуы зарур. Куллану дигәндә без бу төр берәмлекләрнең аңлашу-аралашуның, ягъни сөйләм оештыруның барлык өлкәләрендә: әйтүдә һәм язуда, әдәби, фәнни, иҗтимагый-публицистик, рәсми, эпистоляр һәм башка фикерләү рәвешләрендә җәлеп ителүен күз алдында тотабыз.
 
Аерым затның сөйләмдә алынманы ничек  куллануын бәяләгәндә аңарда  тел тоемлау сәләтенең ни хәлдә икәнен ачыклау зарур. Бу сәләт  тумыштан бирелсә дә, аны гомер буе тәрбияләргә кирәк. Алынманы сиземләү сәләтен дә. Бер көнне халык шагыйре Разил Вәлиев болаерак сөйләде: “Радиодан “кар чистарта” дип әйттеләр; без яшь чакта авылда карны көриләр иде; Икенче көнне телевидениедә “бәрәңге чистартабыз” диделәр; без яшь чакта бәрәңгене әрчиләр иде”.    
 
Әлбәттә, алынманы сиземләү,  аны сөйләмендә куллану төрле кешедә төрлечә чагыла. Әле генә без, бу төшенчә халыкта гомумән уңай бәяләнеп киленде һәм бүген дә шулай булырга тиеш, дидек. Шул ук вакытта бу күренешкә карата, әйткәнебезчә, тискәре карашка да юлыгып-юлыгып торабыз. Әйтик, мондый караш урысларның варваризм терминының үзендә үк чагыла; анда “килмешәк” мәгънәсе сизелеп тора. Безнең дә заманында “кермешәк” неологизмын тәкъдим итүебез очраклы хәл түгелдер. Бу тезис һәркайсыбызның сөйләме белән тыгыз бәйле.
   
Әйткәнебезчә, һәм инде бәян иткәнебездән күренгәнчә, алынманы өйрәнү тел фәне закончалыклары белән генә чикләнмичә, сөйләм фәне (сөйләмият) таләп-кагыйдәләре яссылыгында да барса, бу күренешнең уңай да, тискәре дә яклары ачыграк күзалланачак. Тел фәне безне гомер-бакый язылганча әйтергә өйрәтте, шуның кәсәфәте буларак без хәзер бидон дип (битон урынына), Омск дип (Омски урынына), Джип дип (Җип урынына) һ.б. сөйләшәбез; язылганны боза башласак, мәктәп укытучысының ачулы карашын искә төшереп, “хатаны” төзәтергә маташабыз. Сөйләм закончалыклары исә безгә телебез табигате кушканча әйтергә рөхсәт бирә. Элекке елларда ск дип азапланган, халыкны да азаплаган кайбер радиоларыбыз хәзер саф татарча Хабаровски, Комсомольски ди. Коттедж, колледж, ассоциация алынмаларын язганча әйтергә маташсак, без гомумән дә телсез калачакбыз.
 
Сизәсездер, алынманы тел категориясе буларак күзәтүдән аны сөйләм чарасы буларак анализлауга керешеп барабыз. Килешәсездер: үзенә махсус язма сорала. (Аллаһы боерса, дәвамы булыр).   
                          
                                            Илдар Низамов,
                                филология фәннәре докторы.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»