|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2017 Шоу-бизнес
Популяр Serebro төркемендә Казан кызы җырларга мөмкинКазанда туган Юлия Маргулис Serebro төркеме кастингының финалына узган. Финалга узучылар исемлеген төркемнең продюсеры Максим Фадеев «Инстаграм» битендә урнаштырган. «Татар-информ» хәбә итүенчә, җиңүчеләр өчен тавыш бирү бүген башлана. Макс Фадеев белдерүенчә, һәр ике көн саен финалга чыгучыларның бишәр видеосы куелачак,тавыш өчен «+» тамгасындагы шәрехләр исәпкә алыначак.
Юлия Маргулис – «Народный артист» бәйгесе, «Нанолюбовь», «Универ» һәм «Молодежка» сериаллары аша танылган Россия актрисасы. Юля Казанда1987 елның 23 июнендә туган, 9 класстан соң Казан театр училищесына укырга кергән. 2006 елда Россия театр сәнгате институтына Валерий Гаркалин остаханәсендә белем алган.
2012 елда Маргулис «Молодежка» сериалы кастингын узган һәм аңа төп рольләрнең берсе бирелгән, 2013 елның беренче сезоныннан соң ук ул танылу алган.
--- |
Иң күп укылган
|