|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2017 Фаҗига
Башкортстанда машина таптаткан балаларның укытучысын эштән алганнар (ФОТО)Башкортстанда 12 укучының өстенә машина килеп менгән. Алар география укытучысы белән бергә экскурсиядән кайта торган булган. Әлеге хәл узган атнаның җомгасында Туймазы районының Япрак авылы тирәсендә килеп чыккан. Туймазының 4 нче мәктәп укучылары экскурсиядән кайтканда район атамасы язылган стела янында фотога төшәргә дип туктаган булганнар. Шул вакыт, көтмәгәндә, җиңел машина килеп чыга һәм укучыларны бәрдерә. Нәтиҗәдә, дүрт яшүсмер төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән Туймазы хастаханәсенә эләгә. Бүгенгә аларның берсенең хәле аеруча авыр.
Туймазының үзәк республика хастаханәсендә безгә егетнең реанимация бүлегендә булуын әйттеләр.
Машина йөртүчесе 26 яшьлек шушы авыл кеше икән. Шунысы мөһим: егетнең машина йөртү таныклыгы булмаган.
Монда, әлбәттә, укытучыга да сораулар күп булачак. Тикшерү комитеты инде берничә закон бозу очрагын да билгеләгән. “Шәһри Казан” хәбәрчесенә килеп ирешелгән мәгълүматлар буенча, укытучыны эштән алганнар.
Шулай ук укыгыз: Башкортстанда машина укучы балаларны изгән (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|