• 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 21 Май Галия Кайбицкая (1905-1993)
  • 21 Май Айгөл Шәвәлиева
  • 21 Май Ринат Суфиев (1939-2007)
  • 21 Май Фәрит Бикчәнтәев
  • 21 Май Чулпан Гарипова
  • 21 Май Альбина Апанаева
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • Биектау узэгендэ вакытлыча яшэп тору очен тэртипле гаилэгэ 2 булмэле яна фатир тапшырыла.Фатир жиhазландырылмаган, яшэргэ кереп торучылар уз жиhaзлары hэм техникалары белэн кученэ ала. Жиhaзландыру момкинлеге дэ бар. Фатир 9 катлы йортнын 5 катында. Белешмэ очен телефон: 89272465094
  • Сдам однокомнатную квартиру в новом доме со всеми условиями Авиастроительный район. 15+ку. 89172525401
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.
  • Җырлы-уенлы бәйрәмнәр алып барам Розалия 8965 61 92 777
  • Эре һәм симәнә бәрәңге сатыла.т. 89503175183.
  • Грампластинкалар сатам. 78 оборотлы. Патефон өчен. Татар һәм башкорт җырчыларыныкы: Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Флёра Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Усман Әлмиев, Мәгәфүр Хисмәтуллин һ.б. һ.б. Кыйммәт сорамыйм. Тел.: 8 9872961125
  • Раус Гареев урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирга кеше кертәбез. Гаилә булса – әйбәтрәк. тел. 89172743769

 

 

 
Архив
 

               

19.10.2017 Җәмгыять

“Запас акчагыз булмаса, берүк, үлми торыгыз!”

Бар иде рәхәт заманалар. Бүген ни булган, иртәгә нәрсә булыр тагын дип шөбһәләнү юк. Эшләп кайтасың да, почтальон яңа гына салып киткән газета-журналларны тартмадан алып кереп, сузылып ятып рәхәтләнеп укыйсың. Казан радиосы яхшы хәбәрләр, матур концертлар тапшырып тора. Теләсәң, телевизорыңны кабызып, ил-көн яңалыкларын, хәбәрләрен карыйсың, тыңлыйсың.

Бернинди үтереш, көчләү, наркоманнар турында сөйләү юк, эчпошыргыч рекламалар белән бертуктаусыз бүлүләр юк, карыйсы нәрсәне тыныч күңел белән рәхәтләнеп карыйсың. Яңалыкларда, хәбәрләрдә күңел күтәрерлек нәрсәләр: кайда күпме сөт савылу, күпме ит, йомырка, йон җитештерү, мамык, виноград, яшелчә, иген җыю планнарының үтәлеше, нефть, газ, ташкүмер чыгару, кайда нинди төзелеш эшләренең гөрләве турында сөйлиләр, таныштыралар. Куелган планнарны вакытында үти алмаганнарны әйбәт кенә тәнкыйтьләп тә алалар. Капиталистик илләрдәге тәртипсезлек, эшсезлек, байларның гади халыкны ничек итеп кимсетүләре турында да күрсәтергә онытмыйлар. Шул илләрдән алып барылучы Азатлык, Би-Би-Си радиолары гына Совет системасына, идеологиясенә аяк чалып безнең илебез турында әллә нинди уйдырмалар сөйләп, “кырмыска оясы”на таяк тыгып тора. Билгеле инде, күп милләтле, зур, көчле илдә халыкларның үзара тыныч, бәхетле яшәвеннән көнләшәләр. Чынлап та, Бөек Ватан сугышыннан соң тыныч, бәхетле яшәдек бит. Белемгә сусаган теләсә-нинди милләт кешесенә белем йортлары бушлай, дәвалану, ял йортлары бушлай, фатир бушлай иде. Тагын ни кирәк кешегә?! Шундый мөмкинчелекләр биргән илеңә рәхмәт әйтеп яшә дә, эшлә генә. Илебез, дәүләтебез ныгыган саен хезмәт хаклары, тормыш шартлары да яхшыра бара бит. Горбачевның ил икътисадын ясалма юллар белән хәлсезләндерүе, төрле реформалар белән тупикка китереп терәве, ахыр чиктә шулхәтле зур державаны туздырып ташлавы һәм шул хезмәтләре өчен Нобель премиясе алуы, капиталистик илләр тарафыннан яклау табуы аның бу постка ни өчен килүен ачык дәлилләде. Ельцинның да илнең, казнаның калган байлыгын жулик реформаторлардан талатып барлык мөлкәтне шәхси кулларга тапшыруы гади хезмәт ияләрен ыштансыз калдыру булды.
 
Шул заманда ил байлыгын бүлешкәндә уртак малдан өлеш алып, җылы урынын да саклап калучы, хәзер инде барлык нәсел-нәсәбәләре белән байлыкка күмелүчеләр 180 градуска борылып, Совет заманын сүгеп яталар. Имеш, ул торгынлык еллары булган, кешегә сүз иреге дә бирелмәгән, ялгыш идеология белән яшәгәнбез. Әйе, кесәң тулы акча, хан йортыдай йортың, менә дигән машиналарың, санап бетергесез байлыгың булгач, ниндидер кимчелегең өчен парткабинетларда келәмгә бастырып сүкмәгәч, зур җинаятең өчен төрмәгә тыкмагач, мактарсың шул бүгенге яшәешне. Каршылыклы, контрастлы тормыш: берәүләр котырып баеганда икенче берәүләр фәкыйрьлекнең иң түбән өлешенә төшәләр. Җәмгыятьтә байлар белән ярлылар аермасы җир белән күк арасына тиң. Бүгенге медицина телдә генә түләүсез. Буш кесә белән барып кара дәвалану йортына, табиб каршысына, күрерсең ничегрәк дәвалаганнарын. Хәзер һәркайда иң элек акчаң йөрсә генә сине кеше дип таныйлар. Уку йортлары, хезмәт урыннары, дан, шәһрәт – барысы да акчага бәйләнгән. Гап-гади теш алдыруны гына карагыз. Хосусый клиникаларда селкенеп торган бер тешеңне йолкып аткан өчен икешәр мең сорыйлар. Яки ил җитәкчеләре илгә балалар кирәк, нәниләр кадерле дип лаф оралар. Ә шул бала булдырасы яшьләргә тормыш итәрлек шартлар, уңайлыклар бармы соң? Ай саен әллә ничәшәр йөз мең сум акча алып закон чыгарып утыручы депутатлар яшьләргә ташламалы шартларда ипотекага фатир алу мөмкинлеге бар диярләр. Яхшы гына эшкә урнаш та, кредит алып фатирлы бул, дип тә өстәрләр. Әйе, яшьләр өчен шуннан артык мөмкинчелек офыкта күренми дә. Әйбәт эшкә урнашу өчен белем алырга кирәк, ә белем алу өчен акча кирәк. Белемле килеш тә яхшы эшкә урнашу авыр безнең илдә. Урнашкан эшеңә ышанып, кредит алу да ышанычлы түгел, чөнки эшең бүген бар, ә иртәгә эшсез калуың да бик ихтимал. Ипотека кредиты алган яшь гаилә гомере буена тоткынлыкта, үзләренең, балаларының авызыннан өзеп, гомер буе бурыч түли бит ул. Ярый ла ул кредит кайбер илләрдәге кебек аз процентлы булса. Бездәге бурычның арттырып түлисе өлеше коточкыч зур шул, аны күргәч, күзләрең атылып чыгардай була бит. Ярый, яшь хатын дәүләт ярдәменә ышанып, балага узды ди (үземнең киленнәр мәсләгеннән чыгып, чынбарлыкны яза алам). Аңа хатын-кызлар консультациясенә һәм бүтән табибларга даими күренеп торырга кирәк. Монда да эшне әле нәни яралгы гына йөртүче яшь анадан төрле анализларга, даруларга (алар әллә кирәк, әллә юк) акча савудан башлыйлар. УЗИ дигәненә генә дә әллә ничә кабат күренергә кирәк икән. Кыскартуларга юлыгып, корсаклы килеш эшсез калган киленебез еламый гына: “Тикшеренүләргә акча каян табыйм?” – ди. Малайның үз хәсрәте хәсрәт: беренче хатынының баласына алимент, машинасына дип алган кредитын түли. Билгеле, болар – аларның үз проблемалары. Хөкүмәт тә шулай ди. Димәк, яши белеп яшәсәң генә син бу җирдә кеше исемен күтәреп йөрергә лаеклы. Булдыра алмыйсың икән, өйләнмә, кияүгә китмә, бала тапма. Ягъни, Локман Хәким кебек куыш кор да, аякларың тышта, гәүдәң эчтә килеш тик ят шунда Ходай биргәнне көтеп. Илгә, көнгә бала таләп иткән хөкүмәт сәясәте әнә шуңа килеп терәлә. Туасыга кадер сүздә бар, гамәлдә юк дигән сүз бу. Ә авыруларга, картларга, үлеп баручыларга юк та юк инде. Соңгы араларда гына илдәге күпме Картлар йортында ут чыкты, күпме карт-коры, инвалид Җир йөзендә яшәгәндә үк “тәмуг утында” янды. Әле беркөнне танышыбыз сөйләп торды:
– Картым кинәт үлеп китте, гәүдәсе моргта яткан өчен фәлән сум түләдек, – диде. – Балалар белән мәетен алып кайтыргамы, зиратка шуннан гына озатыргамы дип сөйләшеп тора идек, сүзебезне тыңлап торган диярсең, берәү килеп: “Барлык күмү эшләрен йоласына туры китереп башкарабыз, кулыгызга берни тидермәбез, хезмәтебез фәлән мең сум”, – диде. Балалар, туганнар белән тагын бер кат киңәшеп алдык та, шул дистә меңнәрне түләргә ризалашып, картымны соңгы юлга озаттык.
 
Һәр нәрсәгә бәя арткан кебек, күмү эшләре дә кыйммәтләнеп тора икән. “Запас акчагыз булмаса, берүк, үлми торыгыз!” – дип кисәтте танышыбыз. Менә шулай, туасыны да, үләсене дә талый торган мәрхәмәтсез заман.
 
Ярый, кызып китеп бәбиләр тормышын да, әбиләрнекен дә “чеметкәләп” чыкканмын икән. Сүземне газета-журналлардан башлаган идем бит. Матбугат, шөкер, әле дә җитәрлек. Язылыйм дисәң, каталогка кертелгәннәренең исемлеге сөлге буе. Акчаң җитсә, теләгәнеңә языл. Хәзер кем булдыра ала, кем иренми, шул газета-журнал чыгара, хосусый басмаларның нинди генә исемдәгеләре юк! Бер-бер хуҗа дүртәр, бишәр төрле басма чыгара. Сайлап алып, төрлесенә языласы иде, акча юк. Пенсия акчасын кая гына сузасы: әллә коммуналь хезмәтләргә түлә, әллә малайның кредитына өлеш чыгар, әллә ашауга тот. Әйбәт яшәү өчен бер кешегә аена йөз мең сумлап кирәк дип тәкрарлап торганда, минем 14 мең сум пенсиям кәккүк төкереге генә шул инде. Шуның өчен “Татарстан яшьләре”нә генә язылам да, кадерен белеп атнадан атнага укып ятам.
 
Тик аны да вакытында китермиләр. Бик иртә дигәндә җомга көнне китерә почтальон яки шимбәгә кала. Кайвакыт, эше бик күп булганда, дүшәмбе дә китергәли. Шулай да рәхмәт почтальон кызга, газетаны элекке кебек почта тартмасыннан югалтмауның әмәлен тапты. Сөйләшү буенча, иң элек домофоннан миңа сигнал бирә: “Газетаңны төшеп ал”, – ди. Йөгерә-йөгерә төшеп, рәхмәт әйтеп алып менәм. Подъездыбыздагы 45 фатир хуҗасыннан бары мин генә газета алам икән. Күршеләрем ни русча, ни татарча газета-журнал алмый, күрәмсең. Шәһәрдә яшәп, вакытлы матбугатның соң килүенә, хатларның почтада югалуына аптырыйм (өч айда өч хатым эзсез югалды). Совет заманында шәһәрдән, районнан еракта яшәп тә мондый хәл булмый иде. Аксубай районыннан Казанга өсте ябулы, иске генә “ГАЗ”ик йөреп, райпочтага вакытлы матбугатны, хатларны, посылка тартмаларын көннекен-көнгә кайтарып тора, авылларга юллар начар булуга карамастан, почтаны вакытында китереп тараталар иде. Хәзер кайчан барма, шәһәр почталары халык белән шыгрым тулы. Оператор кызга чиратка басу өчен талон алу системасы кертелгәч, чират тору вакыты тагын да артты. Юк кына нәрсә өчен дә махсус таблода үз чират номерың күренгәнне, нәүбәтеңне көтеп арып бетәсең, ярый ла утырып торырга урын булса. Күп җирдә анысы да юк. Барысы да почта хезмәтеннән зарлана, сукрана. Кемдер җибәргән документларының айлар буена килеп җитмәвеннән, кемдер килеп тә айлар буе почтада ятуыннан зарлана. Вакытлы матбугатка халыкның язылырга теләмәвенең сәбәпләренең берсе нәкъ менә почтаның вакытында килмәвендә, килеп тә тартмадан югалуында дип беләм. Газета-журнал сату киосклары да шәһәрдә бик азайды. Сирәк кенә калганнарын күзәтеп йөрим, халык укымый түгел, укый икән матбугатны. Русчасын да, татарчасын да кырылып алалар. Бигрәк тә “Татарстан яшьләре” киштәдә иң элек бетә. “Үзе арзан, үзе кызыклы, атналык ТВ-программасы да бар”, – диләр татарлар.
 
Менә шулай, югына көенеп, барына сөенеп тормыш итеп маташабыз. Ходай камил акыллы, изге ниятле һәркемгә саулык, сәламәтлек бирсен иде!

Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 18.10.2017
Татарстан яшьләре печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments