|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.01.2010 Милләт
"ЛЕХАИМ, ТАТАРЫ"«Шәрык» клубы "Лехаим, татары" китабын тәкъдим итәргә чакыра. Дуслык чарасында сәнгать әһелләре, галимнәр, башка зыялылар да катнашыр дип көтелә.
Ул китапта "Риа-новости" журналисты, Ырынбур татары Радик Әмировның яһүди-татар дуслыгы турында язмалары урын алган. Актер Константин Райкин, спортчы Яна Батыршина, скрипкачы Булат Насыров, жырчы Иосиф Кобзон, журналист Танкред Голенпольский, мөфти Абу Бәкер Шөбанович кебек татар, яһүди яки «ярымкан» кешеләр турында унлап язма-мәкалә бирелгән.
Бу очрашу Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының утырышлар залында 23 гыйнварда (шимбә көнне) узачак. Анда «Шәрык» клубы агитбригадасы артистлары да чыгыш ясар дип көтелә.
Башлана 14 сәгатьтә.
|
Иң күп укылган
|