• 02.03 "Ваһапов фестивале йолдызлары" концерты. Казан. Тукай исемендәге филармония. 18:30
  • 06.03-11.03 Фирдүс Тямаев концерты. Казан. Уникс. 18:30
  • 18.04 "Дуслык күпере" фестивале. Казан. Пирамида. 19:00
Туган көннәр
  • 24 Февраль Алсу Гайнуллина
  • 24 Февраль Рәшит Сафиуллин
  • 24 Февраль Сәгыйть Рәмиев (1880-1926)
  • 25 Февраль Әнәс Тумашев
  • 25 Февраль Люция Галләмова
  • 25 Февраль Райнур Әгъләметдинов
  • 25 Февраль Дилә Мөхәррәмова
  • 26 Февраль Ганс Сәйфуллин
  • 26 Февраль Гөлзада Бәйрәмова
  • 27 Февраль Шәриф Камал (1884-1942)
  • Актаныш, косметика сатыла (тональная основа, духи, помада орифлеймныкы жордани голд) 89625646471
  • Актаныш. Булмә сдавать итәбез. 89625704993
  • Биектау районында яңа ике булмәле фатир арендага бирелә. Тел. 89179083892
  • 1 булмәле фатир арендага бирелэ, (1 булмәдән ике булмә ясалган) Казан, Ноксинский спуск. телефон 8 93 97 32 14 54
  • Казанда, Ноксинский ур, д.1 (Ломжинский остановкасында) 1 булмәле фатир, сдаю. 89397321454
  • Сибирское здоровье продукциясенә заказлар кабул итәм: 89274069175 ватсапка языгыз!
  • Казанда, Адоратский урамында, 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. телефон: 89063204796
  • Казлар сатыла. Кг. 400 сум. Казанга китереп бирү мөмкинлеге дә бар. (Балтач) Тел.: 89874232810
  • Казанда көн саен туләнелә торган эш эзлим 89274412220 Илнар
  • Агачтан йортлар төзим. 89375940188

 

 

 

 
Архив
 

               

18.10.2017 Фаҗига

Казанда, янгын чыгып, 24 кешенең гомере өзелгән

Казанда быелның тугыз аенда 463 янгын чыккан, шул сәбәпле 40 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

– Яна башлаган өйләрдән һәм фатирлардан 43 кешене коткарып калдык. Кызганыч, 24 кешенең гомере өзелде, – диде шәһәр башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Исерек килеш өйдә тәмәке тарту күп вакыт күңелсез тәмамлана. Янгында үлгән 15 кеше исерек булган.
 
Башкалада 46 985 шәхси йорт исәпләнә.
 
– Иске-москы электр чыбыкларыннан ут сузарга, тузган электр җиһазларыннан файдаланырга, каралты-курага якын урында чүп-чар яндырырга ярамый. Мичләр төзек, ә төтен юллары тыгылмаган булырга тиеш. Быел 9,9 мең йортта төтен торбалары чистартылды, – диде Фердинант Тимурханов.
 
Быелгы янгыннарда үлүчеләрнең 55,6 проценты – 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Газ яки электр плитәсенә куйган әйберләрен онытып җибәрүләре дә кайчак янгын белән тәмамлана. Шәхси йортларны да янгын турында хәбәр бирә торган приборлар, электр утын автомат рәвештә өзә торган механизмнар белән җиһазландыру хәерле.
 
– Инспекторлар ялгызы гына яшәүче 3597 кешегә, күп балалы 5825 гаиләгә барып, янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәләр үткәрде. Эшләп торган газ плитәсе, мич янына сабыйлар якын җибәрелмәсен, шырпылар һәм чакматашлар балалар ала алмаслык урыннарга куелсын иде, – диде Фердинант Тимурханов.
 
Шәһәр мэры Илсур Метшин да шәхси секторның янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсендә аеруча җаваплылык таләп итүен искәртте.
– Янгын чыккан очракларда, ничек эвакуация башкарырга кирәклеген мәктәп укучылары ата-аналарга караганда яхшырак белә. Чөнки алар күнекмәләр узалар. Өлкәннәр белән дә әледән-әле «эвакуация» өйрәнүләре оештырырга кирәк, – диде Илсур Метшин.
 
Казанда янгын куркынычсызлыгы чараларына быел гына да 12 миллион 72 мең сум акча тотылган. Тугыз айда янгыннар узган елның шул чорындагыдан 9,4 процентка азрак булган. Ут чыганаклары белән һәркемнең һәрвакыт бик сак эш йөртүе сорала.

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 17.10.2017
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments