• 24.05 Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Илгиз Мәҗитовны искә алу кичәсе. Казан, Филармония
  • 24.05 Айдар Галимов концерты. Казан. Тукай ис. филармония. 18:30
  • 26.05 Милли "KAZAN" шоу. Казан, "Туган авылым". 18:00
  • 11.06 Международный фестиваль "Шаляпин. Нуриев. Казань". ТГАТОИБ им. М.Джалиля. 18:00
Туган көннәр
  • 22 Май Ринат Шәмсетдинов
  • 22 Май Разил Камалов
  • 22 Май Нәзифә Кәримова
  • 22 Май Фәрит Мөхәммәтшин
  • 23 Май Илгиз Зәйниев
  • 23 Май Фасил Әхмәтов (1935-1998)
  • 23 Май Айзат Шәймәрданов
  • 23 Май Хәбил Бикташев
  • 23 Май Гамил Афзал (1921-2003)
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • Продам 2ух комнатную квартиру в Авиастроительном районе города Казани. Площадь 45кв. Цена 1950000. Риэлторы мимо. 89172603269 Мунир.
  • Продам телефон за 9500. Куплен в январе 2018г. Документы имеются. В хорошем состоянии. 89872610067
  • Салават күперендә бер бүлмәле фатир татар гаиләсенә арзан бәягә (7.500) арендага бирелә. 89033052264
  • Актаныш. Костюм-чалбар, бер тапкыр да киелмәгән, 50 размер, 2000 сум, бераз киелгән, 50 размер, 1300 сум. Сатулашу – мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Биектау узэгендэ вакытлыча яшэп тору очен тэртипле гаилэгэ 2 булмэле яна фатир тапшырыла.Фатир жиhазландырылмаган, яшэргэ кереп торучылар уз жиhaзлары hэм техникалары белэн кученэ ала. Жиhaзландыру момкинлеге дэ бар. Фатир 9 катлы йортнын 5 катында. Белешмэ очен телефон: 89272465094
  • Сдам однокомнатную квартиру в новом доме со всеми условиями Авиастроительный район. 15+ку. 89172525401
  • Бәрәңге сатыла. 15 капчык. Актаныш. 89274768863.
  • Актаныш районында суган орлыгы (сөенчек) сатыла. Бәясе 40 сум/кг. 89196255266
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган балконлы булмщ сатыла 18 кв м. 89274412220
  • Казанда Г.Кайбицкая урамында 1 бүлмәле фатирга кертәбез. Уңайлыклар бар. Т.89196307461.

 

 

 
Архив
 

               

18.10.2017 Мәдәният

Илгизәр Хәсәнов: «Яшьлектә ялгышлар күп, менә шуларны эшләмәскә иде»

60 яшьлек юбилеен яраткан тамашачылары алдында каршы алырга әзерләнүче Илгизәр Хәсәнов: “театр училищесына керергә әзерләнеп йөргәндә, гаиләдә “ярый, кереп карасын инде, кермәсә шуннан соң туктар”, – дип миннән башка гына сөйләшү булган.

20 октябрьдә Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның бенефис-спектакле булачак. Май аенда үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән халык артисты яраткан тамашачысын һәрчак яңа образлар белән шатландырып тора. Театр диюгә Илгизәр Хәсәнов үзе дә: “уйнаудан ләззәт табам, ул минем яраткан эшем”,  – дип балачак хыялының тормышка ашуына куанып яши.
 
Илгизәр абый, талант һәркемгә дә мулдан бирелә торган байлык түгел, табигать аны әз-әзләп кенә, кешесенә карап кына өләшә. Сез шул байлыкка ия шәхесләрнең берсе. Шуның “чишмә башы” кемнән һәм кайдан башлана?
 
Талант төшенчәсе, минемчә, катлаулы нәрсә. К. С. Станиславскийның бер сүзе бар: “артистта 5% талант булса, 95 % – тырышлык, үз өстендә эшләү”. Талантны да бит әле камилләштерергә кирәк. Минем әти-әни – гади эшчеләр. Әти бик матур җырлый иде. Ул безгә:“Галиябану”да (авт. М. Фәйзи) Хәлилне уйнадым”,  – дип сөйли иде, ә менә минем җырга осталыгым юк.
 
Апагыз артистка булырга теләгәч, “гомерең кешеләрне уйнап үтәчәк” , – дип аны хыялыннан биздергәннәр, сезгә дә шулай әйтүчеләр булдымы?
 
Мәктәптә мин драмтүгәрәккә йөри башладым, шул чакта театрга карата кызыксыну уянды. Театр училищесына керергә әзерләнеп йөргәндә, гаиләдә: “ярый, кереп карасын инде, кермәсә шуннан соң туктар, – дип, миннән башка гына сөйләшү булган.
 
Язмышымны театр белән бәйлим дигән карарга кайчан килдегез? Сез бит әле рәсемнәр ясарга да яратасыз.
 
Карандаш белән сызгалап, рәсем ясаганда, мин, үземчә, художник булырмын дип хыялланган идем. Мәктәптә укыганда, беренче мәртәбә Дөбъяз ягында клубта спектакль куйдык. Шунда безгә, укучыларга, халык бик каты озак итеп кул чапты. Шулвакыт мин бер рәхәтлек кичердем. Менә хәзер дә спектакльдән соң халык кул чапкач, аның рәхмәтен сизәсең.
 
Рәсемнәр дигәч, сезне рәссам Илгизәр Хәсәнов белән бутаучылар булгаладымы?
 
Булгалады (көлә), әле үпкәләүчеләр дә булды: “синең күргәзмәң бар икән ник әйтмисең?”, – дип сорыйлар. Мин: “Кайда ул?”, –  дип җавап кайтарам. Илгизәр Хәсәновны ишетеп беләм, картиналарын күргәнем бар, төрле жанрда эшли. Күреп, сөйләшәсе килә: син – Хәсәнов, мин – Хәсәнов, син  – Илгизәр, мин  – Илгизәр. Хәзер ияләштем инде. “Күргәзмәң бар икән” , – диючеләргә, “әйе, бар, ләкин минеке түгел ул”, – дип җавап бирәм.
 
Театрда эшли башлавыгызга да 37 ел. Шул вакыт эчендә дистәдән артык рольләр уйналган. Шулар арасында кайсы геройның хис-кичерешләрен сәхнәдә күрсәтү авыр булды.
 
Яшьрәк вакытта, тәҗрибә булмаганда авыррак. Бу чакта характерлар “эзләү”не күбрәк режиссердан көтәсең. Иң яратып уйнаган роль, эшкә килеп, ике ел үткәннән соң булды. “Любовь под вязами” (Америка драматургы Ю.О’Нил). Ул вакытта мин образны режиссерның әйткәннәрен тыңлап эшләдем. Төп герой Эбинны уйнавы авыр да, рәхәт тә булды. Тормышта төрле вакыйгалар була, күп нәрсәләрне үзеңнең башыңнан кичерәсең. Рольнең дә үзеңнең тормышыңа охшаган яклары була. Менә шунда тәҗрибә ярдәмгә килә дә инде. Узган вакыйгаларны искә төшерә башлыйсың.

Төрле комик характерлы геройлар белән беррәттән сукбай, йолкыш исерекләрне уйнаган артистның җиңел генә “Соңгы әсәр” дәге (К. Тинчурин) мөгаллим образына күчүе талантыгызның тагын бер билгесе, дияр идем. Әлеге герой сезнең өчен берәр яңалык алып килдеме? Һәм, гомумән, сәхнәдә уйнаган рольләр сәхнәдә генә каламы, әллә инде характерыгызга, тормышыгызга да үтеп керәме?
 
Казанда нинди вакыйгалар булганын, тарихны белү кирәк, ләкин әллә кая еракка китәргә дә кирәкми: Украинада хәзер гражданнар сугышы бара. Ул вакытта да, 1918 елда, шулай ук гражданнар сугышы булган. Аерма бары тик еллар аралыгында гына бит. Мөгаллим образына килгәндә ул миңа ят булмады. Мин үзем дә балаларга сәхнә телен өйрәтәм. Репетиция вакытында укучыларым күз алдына килде. Хәзер рольләр бик күп булгач, кайсы гына сакланып кала икән! (көлә).
 
Илгизәр абый, сез күп еллар “Заречье” балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә драмтүгәрәк алып барасыз. Хәзерге артистларга нинди сыйфат җитеп бетми?
 
Безне Марсель Сәлимҗанов укытты, ул безгә гел әйтәдер иде: “Режиссер да, артист та 3-4 ел алга карап эшләргә тиеш”. Еллар, гасырлар үтсә дә, проблемалар үзгәрми. Театр училищесына кергәндә, мастер шигырь укыта, җырлата, биетә, моңарда сәләт бар икән ди. Бу сәләтне чыгаруны таш чоку белән чагыштырып булыр иде.  Зур ташка карап торасың, моңардан әйбәт сын чыгачак, дип уйлыйсың. Шуны чокып, ватып, битен, гәүдәсен ясыйсын. Менә дигән, бюст, сын килеп чыга. Театр училищесында укыган студентны да чокып-чокып, юнып, дүртенче курста, әйбәт кенә театрда эшләрлек артист “ясыйлар”. Әлбәттә, ул монда сын гына түгел, чөнки аның җаны юк. Булачак артист исә тагы үз өстендә эшләргә тиеш. Анда бит, әйтик, мастерство дәресендә парта артында гына утырмыйсың, ә 1 нче курсның беренче көнендә үк сәхнәгә менәсең, өйрәнә башлыйсың.
 
“Алтын көз” спектаклендә сез уйнаган Карт: “сызылып киткән кара мыек, кара бөдрә чәч иде… кайчандыр”, – дип, яшьлеген сагынып көрсенеп куя. Сезнең дә шундый чакларыгыз буламы? Яшьлектә эшләнмәгән эшләрегез калдымы?
 
Яшьлектә ялгышлар күп, менә шуларны эшләмәскә иде, ләкин язмыштан узмыш юк. Әгәр дә хәзер шул вакытка кайтарсалар, тагын шул ялгышны эшлисең. Кеше үзенең яшь чагын, арыслан үзенең көчле чагын искә ала диләрме әле (көлә). Менә хәзер дә Нуретдин абыең, Әнәс абыең, Зөфәр абыең белән сөйләшеп китәбез дә, “хәтерлисеңме, теге вакытта…”, – дип гастрольдәге вакыйгаларны искә төшерәбез. “Анда әле менә болай да булган иде”, – дип китә сөйләшү, яшьлекне искә төшерү. Кайгырып та куясың, көрсенеп тә, болай эшләмәгән булыр идем диясең, ләкин кешегә гомер бер генә бирелә. Һәрбер чакның үз тәмен белергә кирәк.

Алия ӘБРАРОВА
Идел
№ --- | 17.10.2017
Идел печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments