поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.10.2017 Җәмгыять

"Теща"ларыгызны котларга онытмагыз!

Рәхмәтләр әйтеп, көн буена кулларны юып, бер атна “бәйрәм иттек” бит, ә! Анысы да төгәлләнде дип күңелсезләнергә кирәкми, чөнки алда безне тагын да “тәмлерәк”, кызыклырак, хәтта сәеррәк көннәр көтеп тора. Бу атнада, ягъни 16 октябрьдән 22сенә кадәр кайсы даталарда күңел ача алырбыз икән?

Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үткәрәсең дигән гыйбарәне ай, атна, хәтта аерым бер көнгә генә карата да кулланырга яратам мин. Ә бу атнаны җиңел генә үткәреп җибәрергә мөмкинлек тә бар. Дөрес, 16 октябрь — Халыкара җитәкчеләр көне булуын онытмаган һәм иртән иртүк үзегезнең боссны бәйрәме белән ихлас котлап өлгергән очракта гына бу мөмкин. Дүшәмбе иртәсен “яраткан” яки чыннан да яраткан шефларыгызга кечкенә генә бүләк биреп яки матур сүзләр әйтеп тәбрикләсәгез, үзегезнең үк бәйрәмдәй көннәрегез киләсе бер-ике атнага сузылыр! Шаяртуларсыз әйткәндә, җитәкче — ул, беренче чиратта, ялсыз хезмәт кую, һәр сүз, һәр адым, үзең белән эшләүчеләрнең иминлеге өчен җаваплылык. Бу кыю һөнәр ияләре үз бәйрәмнәре булуына, чын мәгънәсендә, лаек!
 
Бу бәйрәм акча кенәгәсен әзрәк “юкартыр” дип борчылучыларга алдагы дата турында укып та тормаска киңәш итәрмен, мөгаен. Ярый, бу турыда бик кыска гына хәбәр итеп китим, булмаса. 19 октябрь — Халыкара кредит берләшмәләре көне. Мондый җирдә эшләүчеләрдән бүләк биреп, аеруча матур сүзләр әйтеп кенә “котылып” булмас шул. Алай-болай кредит тарихыгыз яхшы булмыйча, шул хакта аралашыр өчен шалтыратсалар, бәйрәмнәре белән котлау гына җитмәс. Иң әйбәте — бу көнне булган бурычларыгызны кайтару. Килешәм, сәер һәм бик үк күңелле саналмаган бәйрәм. Хех, “бәйрәм”…
 
Аның каравы, 20 октябрь көнне тәмле ашарга әзерләнәбез! Бу атнаның җомгасында бөтен дөнья буенча пешекчеләр һәм кулинарлар үз бәйрәмнәрен зурлап уздыралар. Алар үзара осталыкларын тикшерү бәйгеләре оештыралар, дегустацияләр һәм оригиналь ризыклар пешерү кебек экспериментлар ясыйлар. Пешекче булмасаң да, бу көн вакыйгаларын читтән күзәтеп кенә йөрергә түгел. Һәрберебез дә кечкенә чакта, әни өйдә булмаганда, пешергән булып кыланып, күп продуктларны юкка чыгарганы бар бит. 20се көне дә — дустың яки сөйгән кешең белән очрашып, гадәти булмаган табын әзерләп, җылы атмосферада ял итү өчен менә дигән сәбәп.
 
Әгәр өстәлегездә баллы “тәмнүшкәләр” урын алган булган икән, 21 октябрьдә аларны җыеп куярга ашыкмагыз. Ни өчен дигәндә, бу атнаның шимбәсе — тәм-томнар көне. Бу көн әлегә АКШ территориясендә генә уздырылса да, тора-бара безнең якларга да килеп җитәр дип өметләник. Күз алдына гына китерегез: курыкмыйча, теләсә нинди күләмдә баллы ризыклар ашар өчен “җитди” сәбәп булыр иде бит!
 
Атнаны җитәкчеләр көне белән башладык — шулай тәмамлыйбыз да. Өлешчә җитәкчеләр көне белән… 22 октябрь — Халыкара “тёщалар” — А.В.Иванов әйтмешли, гаиләнең тышкы җитәкчеләре көне бит әле. Эх, кияүләргә бу якшәмбедә аларның кәефләрен бозмас өчен тырышырга туры киләчәәәк! Көлеп кенә әйтәм, билгеле. Инде бик күптәннән “тёща”-кияү мөнәсәбәтләре меңәрләгән мәзәкләр тууга сәбәпче булуы һичкемгә сер түгел. Шулай да әле татар ир-егетләре аларга үз итеп “әби” дип дәшәләр. Ә календарьда мондый бәйрәмгә дә урын бирелү — гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, аларны бер-берсенә якынайту өчен бик күркәм сәбәп. Хөрмәтле өйләнгән ир-атлар, атнаның теләсә кайсы бәйрәме турында искә алмаска мөмкин, тик, зинһар, якшәмбе көнегезне “әби” янына, котлау сүзләре запасын “кыстырып”, кунакка керергә онытмагыз!
 
Күрүебезчә, бу атнаны да бик күңелле үткәрергә була. Дөрестән дә, вакытны ничек уздырырга дип баш ватсагыз, фантазиягез һич кенә дә ярдәмгә ашыкмаса, бары календарьга гына күз төшерү җитә. Бөтен тормышыбыз аерым көннәрдән төзелә. Үзеңне һәрвакыт бәхетле хис итәр өчен, һәр көнеңне кабатланмас итеп уздыра белү мөһим. Күңелсезләнергә сәбәп чыгар ул, күңелле яши белергә кирәк!
 
 

Рәзилә ӘХТӘМОВА
Идел
№ --- | 17.10.2017
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»