• 01.08-19.08 Салават. 30 сезон. Юбилей концерты. Г.Камал театры. 19:00
  • 19.08 Всемирный Гран-При Казани по пляжному теннису. "Казанская академия тенниса". 10:00
  • 30.08 "Болгар радиосы" бәйрәм концерты. Пирамида. 18:00
  • 29.09 Лилия Муллагалиеваның "Мин" концерты. Пирамида. 17:00
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
Туган көннәр
  • 18 Август Рөстәм Хәмитов
  • 18 Август Маннур Саттар
  • 18 Август Шамил Фәхретдинов
  • 18 Август Газинур Морат
  • 19 Август Рубин Абдуллин
  • 19 Август Сәгыйть Гыйбашев
  • 19 Август Солтан Рахманколый (1889-1916)
  • 19 Август Харис Мусин
  • 20 Август Рәшит Абдуллин (1951-2004)
  • 20 Август Альберт Исмаил
  • Русча рәсми текстларны татар теленә тәрҗемә итәм. Тел. 89033446774, Гүзәл.
  • 2ая Азинская урамында 2 булмэле фатир арендага бирелэ. Академия правосудияга якын. ( т. 89172873213)
  • Казан хэм Татарстан буенча грузоперевозка. тел.89377752225
  • Совет районында барлык уңайлыклары булган 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Собственник 8-98-72-976-453
  • Мавлютовада тулай торакка уз яныма бер егет эзлим. Булмэдэ ботен кирэк ярак бар. 89274433797.
  • Чаллы шэхэре 45 комплекста булмэ арендага бирелэ. 89196966175
  • Ямашев 25 адресы буенча моселман гаилэсенэ 2 булмэле фатир озак вакытка тубэн бэягэ арендага бирелэ. собственник. 89869175115
  • Казаннын Ямашев проспектанда кирпеч йортта бер булмэле фатир сатыла 4 кат, якында Парк Хаус, Корзинка, Стройка кибетлэре. тел.89172848880
  • Арчадан 3 км Урта Бирәзә авылында 11 сотка жир сатам: профнастилдан койма, капка, яна мунчасы, тимер гаражы, туалеты, жэйге душы белэн зур су багы, утын сарае бар. Газ, ут кертелгэн. Участокка кадэр асфальт юл. Бик матур, тыныч авыл. Казаннан 50 км. 89274022934
  • Салават концертына билет сатыла. 16 август, 19.00 сэг. 89274260515

 

 

 
Архив
 

17.10.2017 Шоу-бизнес

Гүзәлем белән Салават Миңнеханов гаиләдәге иң зур хата турында әйттеләр

Инстаграм көннән-көн популярлык яулый. Татар эстрадасы җырчыларының бар яңалыкларын да анда күзәтеп барырга була. Шушы көннәрдә җырчы Гүзәлем ире Салават Миңнеханов белән төшкән фото астына кызыклы сүзләр язган. Һәм “Сез килешәсезме?” - дип сораган.

“Гаиләдәге иң зур хата – хатын-кызның тормыш приоритетларын дөрес куймау. Беренче урынга ире буласы урынга, алар балаларны, карьераны, өйне куя. Моңа мисаллар күп: хатын-кыз өйдән чыкканда, матурланам дип, озак әзерләнә: прическа, макияж ясый, кием һәм бизәнгечләрне озак сайлый... Ә өйгә кайткач, туфлиен гади тапочкига, күлмәген халатка алыштыра һәм макияжын шундук юа. Ә бит ирләр, аның өчен түгел, ә башкалар өчен тырышканыңны күрә. Шуннан соң, ул сезнең өчен тырышырмы соң?” – дип язып куйган.
 
Әлбәттә, бу сүзләр язылучылар арасында ике төрле фикер тудырган. Кемдер “беренче урында – ир”, ди, ә кемдер балалар дигән.
 
Җырчы Иркә дә үз фикерен язып калдырган: “Ни генә булмасын, балалар иң якыныдыр инде. Әмма бу минем фикер. Иреңне артык нык ярату да шулай ук төрле авырлыклар китерергә мөмкин”, - дигән. Ә Рәфинә Ганиуллина: “Лаеклы ир булса, әлбәттә, ул беренче урында!” – дигән.
 
 
Тагы бер язылучы кызыклы комментарий калдырган: “Хатын-кыз ир-атны өстенрәк куйган саен, ир-ат моңа ияләшә һәм гаиләдә балалар тугач, хатын-кыз нигәдер начар булып кала, ә ир-ат – хан! Мин иремне бик яратам, әмма аның пешкән аш ашарга өстәл янына утырып кашык биргәнен көтеп утыруы җенемне чыгара”, – дигән.
 
Ә Сез ничек уйлыйсыз? Гаиләдә беренче урында кем булырга тиеш?

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 16.10.2017
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments