поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.10.2017 Ир белән хатын

Балага күпме акча кирәген белгәч, әти кешенең күзләре шар була

Бала чагымдагы кебек, узып киткән туй машиналарын карарга яратам мин, туктап карап торам кайвакыт, машина санап. Шатлыклы, көләч йөзләр, барысы да яхшы булыр дип канатланган ике яшь йөрәк, моңсу катыш куаныч белән сабыр гына елмаешкан әти-әниләр. Бәхетле мизгелләр...

Нәрсә сөйләп торам соң инде, күбегезнең өйләнешкәне бар бит, таныш кичерешләр болар. Каршыңа туй очраса – юлың уңа, диләр, тик менә өйләнешүчеләрнең генә һәрчак юлы уңмый. Аерылышулар, гаиләләр җимерелүе бүген гадәти күренешкә әйләнеп бара.
 
Моның сәбәпләре төрле, психолог булмагач, акыл сатып утыру килешмәс, күзәтүләрдән чыгып, күпчелекнең гаилә коруыннан башлап, аерылышканга хәтле булган чорны сурәтләп карыйк. Кайсыдыр бер яшь йөрәк 20 яше тулыр-тулмас кияүгә чыга (өйләнә). Уку турында уйлау юк, өстәмә белем алуга, үсешкә киртә куела. Бөтен тырышлык, кызыксынучанлык юкка чыга. Карьера ясау турында уй башка кереп тә карамый. Бар да гадәттәгечә: таныштылар, берничә ай «мәхәббәт» уйнадылар, аннары әти-әниләр янына бардылар – мөмкин булган хәтле күбрәк акча каерырга һәм башкалар төсле туй үткәрергә. Әти-әниләр берничә йөз мең кредитка чума яки еллар буена җыеп килгәнен чыгарып сала. Башкалар төсле үк иң кәттә туй ясый: лимузин, кәләшкә башлар әйләнерлек бәягә туй күлмәге (гомердә бер генә һәм бары тик биш-алты сәгатькә генә киелә), күпсанлы кунаклар, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр (читләр алдында сынатып булмый!), тамада, күгәрченнәр, розалар... Аннан соң лимузинда ЗАГСка бару, ресторан, арт шәрифләр чиләк булганчы эчү, барысы да «бәхетле», музыка уйный, кесәсеннән соңгы тиеннәр чыгып очкан ата кеше рюм­ка күтәрә: «Их, мать якасын, бер генә яшибез лә, нинди бай туй уздырабыз, әйдә күтәреп куйыйк!» Болар бөтенесе дә бу тормышта берни күрмәгән, берни белмәгән, өч тиен дә акча эшләп карамаган ике кемсә аерылышуга хәтле рәсми теркәлгән килеш яшәсен өчен эшләнә.
 
Паспортта штамплар куелды. Штамплы паспортларын тотып, яшьләр үз оясына кереп утырамы? Юк шул менә. Ипотекага фатир алып, шуны каплыйсы акчаларга шау-гөр китереп туйлар узды, бокаллар чәкеште, туйда гына күренеп киткән туганнар җыелды, «кешедән ким-хур булынмады». Хәзер яңа өйләнешкән пар әти-әни җилкәсендә яши – бер-ике бүлмәле хрущевкада җыйнаулап «рәхәт» күрәләр. Ә бит күбесе шулай бик озак яши һәм моңардан чыгу юлын таба алмый. Бәяләр үсә бара, туй агентлыклары гөрләтеп туй уздырырга теләүчеләрнең һәрчак булып торачагын белә, шуңа күрә бәяләрне «тоз­лап» кына тора. Ә әти-әниләр алдана, оныклар һәм якты киләчәк турында хыялланып, аны-моны уйлап тормый, бурычка бата. Мондый гаиләләр адым саен.
 
Тиздән кәләш авырга уза. Шуннан соң кызык чор башлана. Әти кеше – заводта бер кол, йә булмаса офиста юк акчага ыштан туздыручы, яки кибеттә консультант. Ул моңарчы да бурычка баткан иде, хәзер исә тагын да күбрәк кирәк, хатын һәм туачак баланы кайгыртасы бар. Бик тиздән гаиләдә тавыш-гау­га башлана – моңа тагын шул акча юклык сәбәпче. Хатын дигәне, бот күтәреп, өйдә ята – ул берни дә эшли белми. Ир исә, акча табасына өметләнеп, бөкресен чыгара. Бернәрсәгә дә вакыт җитми, ял юк.
 
Бала туа. Бөтенесе «шат». Балага күпме акча кирәген белгәч, әти кешенең күзләре шар була. Әни кеше бала чүпрәк-чапракларын юып тормый – аңа гигиеник салфеткаларны тонналап кайтарып торырга кирәк. Аның баланы имезергә сөте дә юк – элек эчелгән сыра белән тартылган тәмәке үз эшен эшли. Балага төрле кушылмалар кирәк, ә алар кыйммәт кенә түгел, җитмәсә баланың акылына да тәэсир итә. Әти кеше тагын да зуррак колга әверелә. Үз оясын булдыру хыялы машина тәрәзәсенә килеп сыланган чебен төсле юкка чыга – акча фатир белән машинага түгел, ашау-эчү, вак-төяккә дә чак кына җитә. Хатын эшләми, ирнең хезмәт хакы түбән, шунлыктан кредит алыр­га мөмкинлек юк. Торган саен балага әйбер күбрәк кирәк, бу исә тавыш-гау­галарның яңаларын чыгарып тора. Нәтиҗәдә өйдәгеләр арасында киеренке мөнәсәбәт урнаша.
 
Тавыш-гауга тынмый, акча юк, хатын гел бала карап «арый», ир берничә эштә эшли. Хатын әти-әнисенә зарлана, тегеләре бала карый, кызлары диванда журнал актарып утыра, бала тапканнан соң аның үзен рәткә китерәсе бар. Берничә айдан соң аерылышу башлана. Гаилә әгъзалары рухи яктан сынган. Әти-әниләр кара кайгыда, хатын ялгызлыктан иза чигә, аптырап калган ир яшелчә кыяфәтенә керә, йә киресенчә – барысын да ташлап китеп, тормышның матур якларын күрә башлый. Хәзер бала гаиләдә ярату, аңлашу дигән нәрсәләрне күрмичә үсә...
 
Менә шулардан чыгып, сорау туа – нәрсәгә болар бөтенесе? Мондый гаиләләр адым саен. Минем таныш-белешләрем арасында шундый хәлдә калганнары бик күп, югыйсә алар төрлесе төрле бас­кычта иделәр, әти-әниләре өчен туй уздыру да зур мәшәкать булмады, кайберсенең үз фатиры, яхшы эше дә бар иде, әмма аларның барысына да алда язылганнарның күбесе аша узарга туры килде. Алар хәзер яшьтәшләреннән 10-15 яшькә олырак күренә, дәртләре сүнгән, күзләрендә нур юк, кешегә ышаныч югалган, аларның кабат гаиләле буласы килми. Ә бит болар барысы да нечкә билле бер кызчык­ка үлеп гашыйк булудан башлана. Гаилә корыр алдыннан һәрбер яшь йөрәк үз-үзенә сорау бирсен иде: ашык­мыйсыңмы соң син, бала? Яшәр урының, бала тугач, аны тие­шенчә тәрбияли алырлык мөмкинлегең бармы? Шул сорауларга кис­тереп «әйе» дип әйтә алмаганда, бераз бетләрең коелганчы, өйләнми торуың хәерлерәктер бәлки? Нәрсә, теге нечкә билле кыз ычкыначакмы? Ычкынсын, димәк, ул сиңа кирәкле кеше түгел, хәзер үк ычкынуы күпкә хәерле, өйләнеш­кәннән соң ычкынса, үкенечлерәк булачак...

Фәнис МОТЫЙГУЛЛИН
Шәһри Казан
№ --- | 13.10.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»