поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
16.10.2017 Әдәбият

Чаллыда Айдар Хәлим кичәсе узды (ФОТО)

«Мине яратмаска мөмкин – талант өчен,
Мине яратырга мөмкин – талант өчен».

Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда язучы Айдар Хәлимгә 75 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булып узды.  
«Туган яктан башланган юл» дип исемләнгән әдәби композиция белән башланып киткән бәйрәм-тантананы  Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, язучы, шагыйрь Факил Сафин  һәм  шагыйрә Зөләйха Минһаҗева алып барды.
 
Беренчеләрдән булып сүз алган Казан кунагы, күренекле әдәбият галиме, шагыйрь Равил Рахмани үз чыгышын: «Шөкер, Ходай безне  Айдар Хәлимле иткән, әлеге  феноменаль шәхеснең  юбилее да – гадәти юбилей түгел, җитди, җаваплы сызыкка – милләт каршындагы   сынау сызыгына җиткән олпат шәхеснең юбилее», – дип башлап китте. Һәм саллы гына докладында күпкырлы  каләм иясе Айдар Хәлимгә шагыйрь буларак бәя бирде. Яшәү рәвеше, бөтен барлыгы белән шагыйрь диде аны галим. «Үзем турында үзем» хезмәтендә: «Мин әдәбиятка шагыйрь буларак килеп кердем, һәм гомер буе төп хезмәтем шагыйрьлек булды. Мин шигърияттә бихисап көч түктем», – дип яза Айдар Хәлим үзе дә. Шагыйрьлекнең серен   Башкортостанның Миякә районы  Кәркәле авылының гүзәл табигатеннән,    тумыштан килгән нечкә тоемлаулы  тынгысыз  йөрәгеннән, халкының  авыр язмышына битараф булмаган калебеннән,  туры сүзлелегеннән күрә Равил Рахмани.
 
 
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов исә юбилярга  Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  һәм  Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев исеменнән котлау хатлары җиткерде. Үзенең    саллы иҗаты белән киләчәк буыннарны тәрбияләүдә, бердәмлекне ныгытуда зур өлеш керткән әдип буларак та, танылган җәмәгать  эшлеклесе буларак та рәхмәт сүзләре ишетте  олпат аксакал.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та Айдар Хәлим иҗатының укучы күңеленә  барып җитүе сәбәпләрен үз иманына,  тоткан кыйбласына тугрылыкта, дип  билгеләде. Берлек рәисенең  «янып, гөрләп, үзеңә  һәйкәл куеп яшә!» дигән сүзләре көчле алкышларга күмелде. 
 
Билгеле булганча, 1968 нче  елда Казан университетының журналистика бүлеген тәмамлагач, Айдар Хәлим Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә нефть химиясе комбинаты төзелешенең техник хәбәрдарлык бюросында инженер һәм  шәһәр радиотапшырулар редакциясе җитәкчесе булып эшли. Түбән Камада яшьләрнең  беренче  иҗади-сәяси оешмасын – «Кама таңнары» исемле берләшмәне җанландырып җибәрә. Әдипне олылап, бүгенге кичәгә Түбән Камадан килгән иҗат әһелләре Айдар агага шәһәр хакиме  Айдар Метшинның Рәхмәт хатын һәм үзләренең ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.
 
 
Айдар Хәлимне зурлап, Мәскәүдә яшәүче  аркадашы –  шагыйрь, журналист, милли сәясәтче Әхмәт Саттар да килгән иде. «Тере классик» дип бәяләде ул юбилярны.  Айдар Хәлимнең 90нчы елларда   милли хәрәкәтне  башлап йөрүен, иҗатындагы җитди үткенлеген, әсәрләрендәге фәлсәфи фикерләрнең тирәнлеген ассызыклап үтте.  Айдар аганың «кешелек исламга кайтачак» дигән фикеренә игътибар юнәлтте.
Айдар Хәлим хаҗи да.  Аның белән бергә хаҗ сәфәре кылган  шәригать  белгече Мәлик хәзрәт  Ибраһим  Айдар аганы дин кардәше буларак  олылады. «Милләт үсеше өчен  һәркемнең кулыннан килгәнчә тырышуы, йокымсыраган  халыкны уятуы кирәк», – диде ул. – Тормышны, дөньяны үзгәртеп булмаган очракта да, үзгәртергә тырышу кирәк. Айдар ага бу хакыйкатьне аңлап яши».
 
Кичәнең кунаклары булып Уфадан килгән   профессор Марат Рамазанов, башка якташлары, туганнары, фикердәш  дусты Василий Евтушенко, Чаллы язучылары исеменнән чыгыш ясаган шагыйрь  Айрат Суфианов та Айдар аганың мәртәбәле  иҗатын бәяләүдә бер  уйда, бер сүздә  булдылар. Олуг әдип, көчле рухлы шәхес!
 
 
Кичәнең иң көтеп алынган мизгелләре – аксакал язучының үз чыгышы булгандыр. Шигырьләр укыды Айдар ага. Җитдиләрен дә, шаяннарын да. 
«Мине яратмаска мөмкин – талант өчен,
Мине яратырга  мөмкин – талант өчен», – дип язган әдипнең гомер тантанасына, дөрестән дә, аның иҗатын  яратучылар җыелган иде. Моңлы да, дәртле дә җырлар белән үрелеп барган  бәйрәмгә соңгы аккордларны да  Айдар Хәлимнең «Без исән!» җырын аягүрә басып җырлаган тамашачы куйды.  
 
Ташлар басты, ташлар басты безне,
Биш гасыр ташлардан изелсәң,
Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,
Әйтү ләззәт икән:
Без исән!

Лилия ФӘТТАХОВА
Татарстан Язучылар берлеге
№ --- | 16.10.2017
Татарстан Язучылар берлеге печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»