|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2017 Хатлар
Мине “нинди әни үз баласын шулай тилмертеп йөртә” диярсезБеркөнне инстаграмм битләрен актарып утырганда күземә фильм төшерелешенә “массовкага” кешеләр кирәк дигән мәгълумат чалынды. Фильмны ничек төшерүләрен беләсе килу уе белән мин күрсәтелгән аккаунтка язып карарга булдым. Фильмның эпизодын Казан аэропортында төшерәселәр икән, кызык булырга охшап тора! Башымнан яшен тизлегендә аэропортта, самолетта төшкән яңа фотосурәтләрне инстаграмм битләренә куеп мактанып алырга булачак дигән уй узып китте!
Инстаграммда мәгълуматны тараткан кызга үзем белән 2 яшь тә 4 айлык улымны алып киләчәгемне дә хәбәр иттем. Ул әлбәттә каршы килмәде, риза булганын әйтте. Эчтән куркыта да, барасы да килә. Улым борчылмасмы, кадрны бозмасмы кебек уйлар күңелне кимерә башлады. Мин инде барып тормаска да уйлый башлаган идем. Тик артка юл юк, документлар тапшырылган, барасы көн билгеле.
Мин улыма самолет карарга барачагыбызны әйттем. Бала кешегә бәхет өчен күп кирәкме инде?! Ул инде бөтен сүзне тыңлый, ашыйсы килмәгән боткаларын да ашый. Самолет күрсәтергә генә алып барсыннар! Гомумән ул атнада сүз самолет, аэропорт турында гына булды. Мин дә инде тынычландым, барысы да яхшы булачагына шигем калмады.
Билгеләнгән көн тиз килеп җитте. Әмма миңа бала белән килеп йөрмәскә, кадрны тавышланып боза калса берничә тапкыр төшереп ятырга вакыт булмаячагын әйттеләр. Инде нишләргә, мин бит баланы ышандырдым, ул көтә...Мин баламны кызганудан күзләрем яшьләнүен сизми дә калдым. Улымның ышанычын аклый алмавым күңелемне тырнады. Улым бит миңа ышана, атна буе көтте, ничек инде мин аңа “улым без беркая да бармыйбыз” дип әйтим дип уйлап куйдым. Бер карасаң 2 яшьлек баланы ничек кенә алдаласаң ышаначак бит инде диергә була. Әмма минем алай эшлисем килмәде. Шуннан соң ни булса шул дип без билгеләнгән вакытка, урынга барырга булдык.
Ул урыннан безне автобус белән аэропортка алып киттеләр. Юлда барганда улыма самолетта еларга, тавышланырга ярамаганлыгын төшендереп бардым. Мине бәлки “нинди әни инде үз баласын шулай тилмертеп йөртә” диярсез. Тик минем күбрәк улымның күз алдында алдакчы булып каласы килмәү, аның өметен аклыйсы килү иде.
Шулай җайлап кына автобус тәрәзәсеннән табигать белән хозурланып аэропортка барып җитүебезне сизми дә калдык. Самолет янына алай тиз генә үтеп булмый икән, бик күп тикшерү ишекләре аша без ниһаять самолет янына килеп җиттек. Беренче тапкыр очкыч күргән 2 яшьлек балага ул гаять тә зур булып тоелгандыр. Аның күзләрендә гаҗәпләнү катыш аптырау, бар нәрсә белән кызыксыну, соклану иде. Әни кеше өчен баласының шулай шатлануын күрү бәхет инде ул!
Кинога төшүчеләрне самолетка утырта башлагач, без улым белән беренчеләрдән булып кереп утырдык. Улым бар җирне күзәтә, карый, аңа шундый кызык. Бераз утыргач: “Без кайчан очабыз? Ник очмыйбыз? Кая очабыз?” кебек сорауларын яудырырга тотынды.
Берникадәр вакыт кино төшерүгә кирәкле утлар, чыбыкларны, һәм тагын әллә нәрсәләрне сузып үтте. Менә ничек итеп төшерәләр икән, күпме күзгә күренми, вакытны ала торган эшләре бар икән! Шуннан соң дубль артыннан дубль, актерларның рольгә керүләрен үз күзләребез белән күрдек! Кызык та мавыктыргыч та әлбәттә.
Читтән карап торырга ничек кенә кызык булмасын, әмма шуны әйтә алам мин гомердә дә актер була алмас идем. Никадәр стресс, алдан әзер булмаган ситуацияләргә юлыгу. Читтән караганда гына барысы да бик җайлы кебек күренә.
Фильмга төшерү вакыты бетте, самолеттан чыкканда иң шатланганы улым булгандыр! Аллагашөкер ул үзен чын ирләрчә тотты, ник бер елап, киреләнеп карасын. Тик никадәр генә сабыр, тыныч булса да бала кеше өчен бер урында озак утыру авыргарак туры килә әлбәттә.
Булат бу көнне үзенең беренче хезмәт хакын да алды бит әле! Самолетта бушка гына утырмадык. Кайтышлый беренче хезмәт хакына тәмнүшкәләр дә алдык.
Кыскасы икебезгә дә бик озакка җитәрлек күңеллехатирәләр белән кайттык без ул көнне.
Рания ШӘЙДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|