поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.01.2010 Җәмгыять

...ӘЙЛӘНӘ ДӘ БЕР БАСА

Кечкенә чакта башымнан үткән бер хәл мәңге онытылмаслык булып истә калган. Ерактан, Урал якларыннан безгә кунаклар кайткан иде. Энемә уенчык машина, ә миңа кечкенә курчак алып кайтканнар. Шундый матур курчак иде ул: башында кызыл башлык, чәчләре шул башлык астыннан бөдрәләнеп күренеп торалар, өстендәге күлмәге дә кып-кызылдан, кулына кечкенә генә кәрзин тоткан. Аны йоклаганда да кысып тотып ята идем. Беркөн курчагым юкка чыкты. Елый-елый күпме эзләсәм дә, таба алмадым.

...Дус кызларым Рәзинә, Әлфия белән су буенда уйнап йөри идек, кычыткан арасындагы ниндидер кызыл чүпрәккә күзем төште. Ул минем курчагымның ерткаланып беткән күлмәге булып чыкты. Шул бәләкәй генә чүпрәкне битемә каплап, үксеп елап җибәргәнемне сизми дә калдым. Әлфия яныма килде дә, җәлләп аркамнан сыйпый-сыйпый:

 

– Я, елама инде, Гөлназ, синең ул курчагың юк инде хәзер, аны Рәзинә, кул-аякларын өзгәләп, суга ыргытты, – диде әкрен генә.  Мин, елавымнан туктап, сүзсез генә Рәзинәгә төбәлдем. Ул кызарып, башын аска иде дә, берни әйтмичә өйләренә йөгерде.

 

Мин Рәзинәдән курчагымның үчен алырга булдым.  Аның бик тә яраткан сумкасы бар иде. Ачык зәңгәр төстә, лакировкалы каптыргычлары кояшта ялтырап-ялтырап китә. Ул аны әнисе белән кибеткә барганда гына тотып чыга да, безнең күзне кыздырып, селти-селти очынып бара. Шул сумканы кулга төшереп, ерткалап ыргытсам, менә өзгәләнер иде ул да.

 

Аның ничек итеп елаячагын күз алдыма китереп, җаннарым рәхәтләнеп китә иде. Тәки кулга төшердем бит мин бу сумканы. Беркөнне кайда сугылырга белмичә урамда йөргәндә, койма ярыгыннан Рәзинәләрнең ишек алдына күз салдым. Ни күрим – ишек тоткасында теге  зәңгәр сумка эленеп тора, ә ишекләрендә зур йозак. Як-ягыма карандым да, ялт итеп кенә йөгереп кереп, сумканы эләктереп чыгып йөгердем. Хәлем-тыным бетеп өйгә килеп керсәм, түр башында йомшак мендәрдә, абыстай утыра. Ул әкрен генә, йомшак кына сөйләп, әни белән әбиемә вәгазь укый иде. Аңардан безнең ише ыбыр-чыбыр түгел, хәтта олы абзыйлар куркып тора. Мин ишектән килеп керүгә, ул сынаулы карашын миңа төбәде дә:

 

– Менә кызым да кайтты. Кил әле яныма, башыңнан сыйпыйм әле, күз тиеп куймасын үзеңә, – дип, мине үз янына чакырды. Мин акрын гына, теләр-теләмәс кенә аның янына юнәлдем. Мондый кыланышымны күреп, абыстай сагая төште, килеп җиткәч, иңемнән кочты да:

 

– Менә, кызым зур булып үсеп киткән. Акыллыдыр ул, әнисен һәрвакыт тыңлыйдыр. Шулай бит, әнисе? – дип мич буенда утырган әнигә борылды. 

 

Мин дә, башымны игән килеш, каш астыннан гына әнигә күз салдым. Бичара әниемнең йөзе кып-кызыл, күзләрен кулымдагы сумкага төбәгән. Абыстай бик сизгер кеше булгандыр инде, эшнең нәрсәдә икәнен шунда ук сизеп алды.

 

– Эх, күлмәге кызымның, үзенә бик килешеп тора инде. Ә сумкасы соң, сумкасы бигрәк шәп. Кем алып бирде сумканы кызыма? 

 

 Өйдә тынлык урнашты, миңа бу тынлык көн буена сузылгандай тоелды. Түзә алмадым, әкрен генә елап җибәрдем. Бөтенесен дә энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирүдән башка чара калмады. Бик игътибар белән тыңлаганнан соң, абыстай:

 

– Син хәзер Рәзинәнең сумкасын кискәләп ташлыйсыңмы инде? – диде.

 

"Әйе", дип баш кактым. Абыстай һич тә аптырап калмады, өстәлдән пычак алды да, миңа тоттырды.

 

– Бик шәп булыр. Курчагыңны өзгәләп ташламасын иде. Кискәлә сумкасын!  Үзе, күзләрен алмыйча, нишләр икән дигәндәй, миңа карап тора. Шул вакыт минем үч аласым килми башлады, Рәзинә дә кызганыч булып китте. Мин пычакны кире өстәлгә куйдым. Абыстай аптырагандай итте:

 

– Нигә кискәләмисең, нигә үчен алмыйсың? 

 

– Җәл бит, – дидем мин, башымны күтәрми генә.

 

– Сумка җәлме? Бигрәк матур шул. Әллә үзеңә генә калдырасыңмы? – диде абыстай, мут елмаеп.

 

– Сумка да жәл, Рәзинә дә жәл, – дип кычкырып елап җибәрдем. Абыстай күкрәгенә кысып сөйде дә:

 

– Иманлы бала икәнсең, – диде.

 

Абыстай мине җитәкләп Рәзинәләргә килеп кергәндә, Рәзинә, сумкасын эзләп тәмам гаҗиз булып, елый-елый, баскыч төбендә утыра иде. 

 

Абыстай  икебезне дә баскычка утыртып:

 

– Сез, балалар, икегез дә ямьсез эш эшләгәнсез. Кечкенә әле сез, аңламыйсыз. Кылган гамәлләр, начарлык эшләсәң – начарлык, яхшылык эшләсәң яхшылык булып кире үзеңә әйләнеп кайта. Шуның өчен, балалар, сез начарлыкны да яхшылык белән кайтарырга тырышыгыз, – дип, икебезнең дә башыбыздан сыйпады.

 

Шушы сүзләр бервакытта да хәтеремнән китмәде. Миңа начарлык эшләсәләр дә, үземә әйләнеп кайтыр дип, начарлык белән җавап бирергә ашыкмадым. 

 

Тормыш юлларымда үз парымны очратып, гаилә корып җибәрдек. Бәхетебезнең иге-чиге булмас төсле иде. Бер-беребезне  күз карашыбыздан ук аңлый торган бик бәхетле пар идек без. Нур өстенә нур булып, кызыбыз дөньяга килде. Тулай торактан бүлмә дә биргәч, башыбыз күккә тиде.

 

Кайгы көтмәгәндә килде. Кызыбызга тугыз ай тулган иде. Көндәгечә иремне кызым белән кул болгап озатып калдык. Мотоциклын кабызгач та, китмичә, бераз көлеп карап торды ул. Бер-беребезне соңгы тапкыр күрүебез булган икән. Ул эштән кайтыр вакыт җиткәндә, эчем пошып, җанымны кая куярга белми бәргәләнә башладым. Бер олы юлга чыгып карап тордым, бер өйгә кердем. Кызым да бер дә юкка тынычсызланып еларга кереште.

 

Караңгы төшеп килгәндә хәбәр китерделәр. Милиция машинасы килеп туктагач, йөрәгем "жу!" итеп китте. Милиция майоры олы гына кеше иде. Башта бер балама, бер үземә карап, ничек әйтергә белми сүзсез торды. Аннан акрын гына:

 

– Сезнең ирегез авариядә һәлак булды, гәүдәсе моргта, танырга безнең белән бер кеше барырга тиеш. Туганнарыгыз бармы? – дип, миңа төбәлде. Башыма күсәк белән тондыргандай башта берни аңламый тордым, ә аңыма барып җиткәч, кара упкынга төшеп киттем.

 

Күргән кешеләр киресен сөйләсәләр дә, авариядә минем иремне гаепле итеп калдырдылар. Үлгән кешенең теле юк шул, ул берни дә әйтә алмый. Хәер, үзем дә артыннан тикшереп йөри алмадым, шул көннән алып минем өчен дөньяның бер яме дә калмады. Туганнар адвокатларга йөреп карасалар да, ул барыбер кайтмый инде дип, кул селтәдем. Шушы көннән алып ике еллап минем өчен күктә кояш чыкмады,  кошлар сайрамады. Көзен ул үлгәч дөнья ничек туктап калса, шул килеш ике ел буе көз булды.

 

Вакытлар үтте, йөрәк яралары акрынлап ялганды, кызым да үсте, тик бугазга утырган төер генә эрергә дә, китәргә дә теләмәде. Бик авыр чакларда мендәр почмагын тешләп, төннәр буе елый идем. Шундый хәлдә  кызым белән әти-әниләр янында җиде ел яшәдем.

 

Бер дә уйламаганда, икенче тапкыр үз тиңемне очратып, тормышка чыгып куйдым. Бала җанлы, яхшы кеше булып чыкты. Яшем утыздан узса да, икенче бәби алып кайтырга исәпләдем. Икенчегә улыбыз туды.  Бәби тудыру йортында бәхетемә эчтән генә сөенеп ятканда, палатага шушы сырхауханәдә эшләүче Дилә апа килеп керде. Хәл-әхвәл сорашкач:

 

– Элекке иреңне үтергән кешенең йөзенә төкерәсең киләме? – дип сорап куйды.

 

– Ник алай дисең? – дип, аптырап калдым.

 

– Ул безгә инде икенче тапкыр йөрәк белән эләгә, – дип сөйләп китте Дилә апа.

 

– Хатыны алкашка әйләнде, өеннән бөтен әйберсен сатып эчә. Кызлары, укулары ташлап, теләсә кайда йөри, ә моның йөрәге түзми, өянәк була да, безгә китерәләр, – дип тагын әллә ниләр сөйләде. Үткәннәрем күз алдыма килде: кара күзле чая хатын өстемә сикерердәй булып: "Ул үзе сикерде безнең машина өстенә, ул исерек иде", – дип кычкырганы колагымда яңадан чыңлады.

 

 – Я, Гөлназ, барасыңмы? – дигәнгә айнып киткәндәй булдым.

 

– Юк, – дидем мин, баш чайкап, моннан да ныграк төкереп булмый. Ул әҗерен алган инде. Ходай ярдәменнән ташламасын, – дидем.


Кифая ХӘКИМОВА
Татарстан яшьләре
№ 6 | 21.01.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»