|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.10.2017 Җәмгыять
Казанда Хәтер көне уңаеннан чаралар узды (ФОТО)
Казанның Кәрим Тинчурин бакчасында Хәтер көне – матәм чарасы узды. Хәтер көне Казан шәһәрен яклаганда һәлак булганнарга һәм татарның бәйсезлеге өчен көрәшкән шәхесләр рухына дога кылудан башланды.
Матәм чарасында 250 гә якын кеше катнаша. Моны "Татар-информ" хәбәрчесенә полиция хезмәткәрләре исбатлады. Оештыручылар Хәтер көненә 500гә якын кешене чакырган булган.
Татар дәүләтен яклаган бабаларыбызның хәтер көне - тарихи вакыйга. Татарлар һәм башка милләтләр үз тарихын онытырга тиеш түгел", - дип белдерде оештыручыларның берсе Галишан Нуриәхмәтов. Әйтергә кирәк, чарага башка милләт халыклары да чакырулы.
Хәтер көне 1552 елның 12 октябрендә Казан шәһәрен яклаганда һәлак булганнарны искә алу көне дип исәпләнә. Татарстанда бу көн 1989 елдан бирле билгеләнә. Быел Иван Грозныйның Казан ханлыгын алуына 465 ел тулды.
Алмаз ШИҺАБЕТДИНОВ
Фото: Михаил ЗАХАРОВ
--- |
Иң күп укылган
|