• 27.01 "Балалы солянка". Уникс. 17.00
  • 27.01-28.01 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 28.01-29.01 Салават Фәтхетдинов концертлары. Казан. Филармония. 18.00.
  • 03.02-04.02 Медицинская игра "Лечебное дело" от проекта "Умная Казань". Казань, ул. Мартына Межлаука, 1. (7+)
  • 15.02-16.02 Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт. Филармония.
  • 18.02 Премьера. «Разговор с душой. За гранью» (реж. Марат Башаров). Мәскәү. Crocus City Hall.
Туган көннәр
  • 24 Гыйнвар Раушан Ситдиков
  • 25 Гыйнвар Дамир Гыйсметдин
  • 25 Гыйнвар Инсаф Абдулла
  • 25 Гыйнвар Борис Вайнер
  • 25 Гыйнвар Эльмира Кәлимуллина
  • 25 Гыйнвар Нәҗибә Ихсанова
  • 27 Гыйнвар Марат Сафин
  • 27 Гыйнвар Эмиль Талипов
  • 27 Гыйнвар Рабига Сибгатуллина
  • 27 Гыйнвар Равил Сабыр
  • Продается газовая колонка в хорошем состоянии 89172956589
  • Биектау районы Чыпчык авылында яңа йорт сатыла. Газ, ут, су кертелгән. Документлар тәртиптә. 13 сотый җир. тел. 89033873781. Фәнил
  • Казанда кулланышта булмаган электрический Идель плитәсе сатыла. Бәясе 10 мең. 89047608361
  • Казанда Совет районында ремонт ясалган зур балконлы булмә сатыла 18 кв м. Кыйбат тугел документлар әзер 89274412220
  • Угез ите сатыла, ботлап, китереп бирү мөмкинлеге бар. Тел.:89270409370
  • Казанда 170 см яңа ванна сатыла 2500 сум. тел. 89872219128
  • Сдается комната в общежитии блочного типа в Казани на улице Сафиуллина дом 8. Желательно молодой паре без детей или двум девушкам. До метро Пр. Победы, 10 минут пешком. телефон 89179322790.
  • Минская урамында бер булмәле фатир арендага бирелә. Барлык унайлыклары да бар 89503242217
  • Казанд, Парк Петрова тирәсендә (Димитрова,8) малосемейкада бүлмә сатыла. Зурлыгы - 18 кв.м. Ремонт ясалган. Тел. 8-9375-222-001
  • Актанышта ике булмәле фатир сатыла. тел.8-987-414-88-75

 

 

 

 
Архив
 

               

13.10.2017 Җәмгыять

Сатып алган дипломлы белгеч, нинди белгеч була инде ул?!

Бу дөньяга, тормышка, кешеләр мөнәсәбәтенә торган саен ике караш туа. Камышлы урамнарында йөрисең дә берсеннән-берсе биек, зур, матур өйләр тезелеп торганын күрәсең. Һәрбер йортта - чит ил машиналары, Дәүләткол авылы ягына борылсаң, анда искиткеч матур шәһәрчек үсеп чыккан диярсең.

Халыкка, балаларга карасаң, болындагы чәчәкләр күз алдына килә. Һәммәсенең - өлкәннәрнең дә, балаларның да кесәсендә телефон. Кибеткә керсәң, базарга барсаң, нинди генә ризык юк та, нинди генә кием юк. Теләсәң нәрсә аша, теләсәң ни ки. Өй эчендә яшәр өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылган. Кыскасы, нинди рә¬хәт тормышта яшибез диеп, шат¬ланырга да, шатланырга гына.
 
Ләкин менә шушы матурлыкны, рәхәтлекне кешеләрнең үзгәрүе, эчке рухый байлыклары кимүе каплый да куя. Ә бит тышкы һәм эчке байлыкларны чагыштырырга мөмкин дә түгел. Тормышыбызда иң мөһиме матди байлык түгел, ә кешеләр, аларның үзара мөнәсәбәте бит.
Кемне генә очратсаң да, төрле эш урыннарында да, телевизордан да, бары тик моң-зар гына ишетәсең: кешеләр нык үзгәрде, бер-берсе бе¬лән аралашу бетте, хәтта күршеләр дә керешмиләр, яшь¬ләрнең күбесе шулкадәр шәфкатьсезләр, кешеләр бе¬лән кырыс сөйләшәләр, әле тагын күп-күп җитешсезлекләр... Ә бит дөрес зарланалар. Ке¬шеләрдә булырга тиешле яхшы сыйфатлар: гадилек, йомшак¬лык, ярдәмчеллек, кайгы-шатлыкларны чын күңелдән бүлешүләр бетеп бара. Ә көнләшү, хөсетлек, нәфеслек, канә¬гатьсезлек, авыр, нахак сүзләр әйтеп, бер-береңне ким¬сетү, әрнетүләр арта. Туганлык хисләре дә көннән-көн кими.
 
Менә шул ике төрле карашны чагыштырасың да “Чә¬чәкләрнең нигә кирәге бар, өзеп бирер кешең булмаса” дигән җыр искә төшә. Ә бит чынлап та, кешеләр арасында дуслык, йомшак мөнәсәбәтләр булмаса, байлыкның да шатлыгы юк, исәнлегең дә начарлана.
 
Бу үзгәрешләрнең сәбәбе нәрсәдә, моңа кем гаепле? Әлбәттә, кешеләр үзләре. Аннан гаиләләрдә, мәктәпләрдә, уку йортларында яшь буынны тәрбияләү чараларының бетүе тора.
 
Юк, һич юк. Мин монда укытучыларны гаепләргә җыен¬мыйм. Аларның хәлләрен аң¬лыйм. Хәзер бит кәгазь заманы. Укытучы балаларга белем, тәрбия бирү дәресләре алып бару урынына күп вакытын кәгазьләр тутыруга, ниндидер кирәксез хисап тотарга сарыф итә.
 
Бала күп вакытын гаиләдә уздыра. Шуңа күрә тәрбия гаи¬ләдән башланырга тиеш. Кырыс сүзләр әйтеп тәрбияләүгә караганда, бала гаиләдә тынычлык, бер-береңә булган олы хөрмәтне, йомшаклыкны тоеп үссә, яхшырак, билгеле. Балаларда сабый чактан ук ата-анага, өлкәннәргә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә  кирәк. Аннан балада китапка карата мәхәббәт тәрбияләү, аны тарих белән кызыксындыру җитешеп бетми. Юкка гына “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” димәгәннәр бит.  
 
Кешеләрнең бер-берсеннән көнләшеп яшәүләре дә балаларга начар йогынты ясый. Алар бит барысын да күрә, аңлый. Мәсәлән, берәүләр йортына чит ил машинасы алып кайтып куя. Күршесе моны күрә дә, бурычка батып булса да, күршесенекеннән дә кыйммәтрәк торганын сатып ала. Ә бу көнчелек, хөсетлек билгеләрен күреп торган ба¬ла ата-анадан үрнәк алып, сыйныф¬ташыныкына караган¬да кыйм¬мәтрәк бәяле теле¬фон сатып алуларын таләп итә. Югары уку йортларына ата-аналарының акчасы яр¬дә¬мен¬дә укырга керүчеләр саны да елдан-ел арта бара. Бу да дө¬рес түгел. Сатып алган дипломлы белгеч, нинди белгеч була инде ул?!  
 
Тауга карап, тау булып булмый. Күпме мөмкинлегең бар, шулай яшисең. Иң мөһиме - киләчәк буынның төпле, тирән белем алуы, аларны тәрбияләү турында уйларгадыр. Ә бит мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, Нурания ханым Авзалованың Байтуган авылында ачкан музее турында матур, мактаулы сүзләр ишеттек тә барып барсын да үз күзебез белән күрәсебез килде. Бу музей аның авылдашы, “Әлифба”, кырыктан артык китаплар авторы, талантлы, бөек шәхес, якташыбыз Сәләй Гата улы Вагыйзовның туган йортында ачылган. Урамына килеп кергәч тә, курчак кебек, тигез, матур бүрәнәләрдән төзелгән бинаны күрдек. Аның алдында Сәләй агалар кулланган зур җиз самовар басып тора. Күз алдыбызга элек үзебез яшәгән агач өйләребез килеп басты, яшьлегебез искә төште. Музей эчендә тәмле нарат исе, суларга иркен, җиңел һава. Барлык экспонатлар да кеше күңеленә ятарлык  итеп урнаштырылган. Музейның ачылуына әле аз вакыт узса да, бик күп, бай материал җыелган инде. 
Башта аны үзебез генә карап чыктык, аннан Нурания ханым барлык материаллар белән таныштырды. Сәләй аганың тормышы, гомер юлы турында күз яшьсез тыңлап та булмый. Экскурсия беткәч, без шундый нәтиҗә ясадык: ә бит яшь буынны тәрбияләү өчен монда күпме файдалы әйберләр бар! Йортның Һәр почмагы - тәрбия чыганагы. Мәсәлән, иске самоварлар, керогаз, пузырьлы лампалар, чалгылар, урак¬лар һәм башкалар. Аларны күрсәткән вакытта һәрберсен тәрбия чыганагы итеп сөйләргә мөмкин. Элек кешеләр шундый авыр чорда яшәсәләр дә, төшенкелеккә бирелмәгәннәр, бердәм, дус яшәп, авырлык¬ларны җиңгәннәр, бер-берсен хөрмәт иткәннәр, кыенлыктан куркып үз-үзләренә кул салмаганнар.
 
Сәләй аганың тормыш һәм иҗат юлы - үзе бер тәрбия китабы. Чын-чынлап халкын, авылын яраткан, аңа хезмәт иткән шәхес ул. Аның “Әлифба”сы аша күпме бала укырга өй¬рәнгән. Кечкенә генә татар авылыннан шушындый бөек, талантлы кеше чыккан бит. Бу якташлары өчен зур горурлык булып тора.
 
Бигрәк тә шуны әйтәсе килә. Нурания ханым бу зур эшне һич кенә дә үзенең дәрәҗәсен күтәрү өчен башкармаган. Аның максатлары башка. Беренчедән, кешеләр Сәләй ага кебек танылган шәхесебез бар икәнлеген белсеннәр, аның зур хезмәтен онытмасыннар, югары бәя бирсеннәр диеп эшләгән ул. Икенчедән, үз алдына яшь буынны тәрбияләү өчен мөмкинлек тудыру бурычын куйган. Нурания ханымның үзен генә алсаң да, аның үрнәгендә кешеләрдә бик күп яхшы сыйфатлар тәрбияләп була. Ул төрле яктан талантлы, кеше хезмәтен югары бәяләүче, сәнгатьне аңлаучы, талантларны күрә белүче, халык өчен яшәүче, аның телен, гореф-гадәтләрен сакларга тырышучы кеше.
 
Бу музей җиңел генә калкып чыкмагандыр. Нурания ханым моның өчен күп көч куйган, вакыты белән дә санлашмаган. Каршылыклар да очраткан. “Хәзер музейга йөрүчеләр юк, булмас та”, диючеләр дә табылгалаган. Ә, минемчә, музейга йөрүчеләр кирәкми, йөртүчеләр кирәк. 
Менә яңа уку елы да башланды инде. “Әлифба” йортына мәктәп балаларын алып килергә иде, ә бу алар өчен бик файдалы экскурсия булачак. Ләкин экспонатларны болай гына, ашык-пошык кына карап чыгуның нәтиҗәсе булмастыр. Аларны аңлату өчен, әлбәттә, әзерлекле экскурсоводлар кирәк. Бу мәсьәләне дә Нурания ханым уңай хәл итәр, дип ышанасы килә.
 
Хөрмәтле Нурания ханым! Сәламәтлегең нык булсын, энергияң  алга таба да ташып торсын. 
 
Кешеләребез, милләт¬тәш¬ләребез барсы да дус, матур яшәсеннәр, яшьләребез, онык-оныкчыкларыбыз безне шатландырырлык итеп, мәр¬хәмәтле, шәфкатьле булып үссеннәр иде. 
 
Асия ТӨХБӘТОВА, ветеран укытучы. Камышлы авылы.

---
Бердәмлек
№ --- | 13.10.2017
Бердәмлек печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments