• 26.10 "Ут чәчәге" премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 30.10 ШТК югары лигасы. Уникс. 19:00
  • 01.11-05.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. Уникс. 18:30
  • 02.11 "Мин Үзгәрдем SHOW". Лилия Хәйруллина концерты. Махсус кунаклар: Нурминский, Хаким. Эрмитаж. 19:00
Туган көннәр
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Рәдиф Җамалетдинов
  • 27 Октябрь Шамил Садыйков
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 28 Октябрь Шәүкәт Биктимеров (1928-2012)
  • Буаз тана сатыла тел 89874079583 Актаныш районы Табанлыкул авылы
  • Актаныш. Жалюзи рулонные шторы 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Тэртипле, тыныч татар кызларына озак вакытка общ булмэ арендага бирэм. 12кв.м. ост, метро якын. куршелэр тэртиплелэр. 5,5+кв.плата 89272469637
  • Актанышта 2 бүлмәле фатир сатыла. Ленин проспектында. Яхшы ремонт. 8 (927) 042-10-88
  • Казан шэхэре, Даурская урамында 18 кв м. булмэ сдавать ителэ. Жихазлар бар. Горки парк янында. Бэясе 8500. 89274430192.
  • Угез ите сатыла (алгы бот) 280 сумнан Казанга китереп биру момкинлеге дэ бар 89506660021
  • Ботлата тана ите сатыла. Апас районы. 89083421187
  • Ике билет сатам Лэйсэн Гимаева хэм Булат Байрамов концертына. 600 сум. Казан. (27.10.18) 89083421187
  • Сдается комната 12.4ка.м. с частичной мебелью. холодильником. пластиковые окна. по ул.братья касимовых д22/7. Плата 7 тысяч.р. 89173960491

 

 

 
Архив
 

13.10.2017 Дин

Зиратларда ничек тәртип урнаштырырга?

Республиканың кайбер авылларында зиратлар тулып килә. Территориянең чикле булуы аларны киңәйтеп-зурайтырга мөмкинлек бирми. Яңасын ачарга буш җирләр юк, ягъни булганы йә авыл хуҗалыгы җирләре, яки федераль милек булып тора.

Җир мәсьәләсе
 
Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүчеләрне дә борчый бу проблема. Бик тиздән аларның зиратлары тулырга тора. Елына 60-70 кешене җирләүләрен истә тотканда, хәзердән үк яңасын булдыру турында уйларга кирәк. Шәмәрдән авыл җирлеге баш​лыгы Айдар Гәрәев сүзләренчә, хәзерге зират 1979 елда ачылган булган. 38 ел эчендә дүрт гектар җир тулып бетә язган.
 
– Зиратта ике мең ярым кабер бар. Быел үлем-китемнәр аеруча күп булды. Зиратны киңәйтеп булмый, кагыйдә буенча, ул торак йортлардан кимендә 50 метр ераклыкта булырга тиеш. Зират тирәли урман үсеп утыра. Аны киңәйтү өчен урманны кисәргә туры киләчәк, әмма ул федераль милек булып исәпләнелә. Аның өчен рөхсәтне Мәскәүдән аласы була. Бер буш җир бар, әмма анда үләксәләрне күмә торган чокыр урнашкан. Санитария-саклау зонасыннан кимендә 300 метр ераклыкта булырга тиеш дигән кагыйдә буенча, ул да туры килми. Бу да проблемадан чыгу юлы түгел. Яңа кишәрлекне басудан алсаң, алары – авыл хуҗалыгы җирләре. Анда кешеләрнең пай җирләре урнашкан, алары да үзебезнең авыл кешеләренеке түгел. Җирләрен сатып бирүләрен сорасак кына инде. Рөхсәт бирсәләр, ул җирне башта авыл советы исеменә күчерәсе була. Бик озакка сузмыйча, бу проблема турында район хакимияте белән сөйләшергә җыенабыз, – дип сөйләде ул безгә.
 
Апас районының Карамасар авылы зираты да тулган диярлек. Авылның мөәзине Данил абый Җәләлиев әйтүенчә, яңа зират өчен буш урын юк.
– Үземнең пай җиремне булса да бирергә риза. Әмма бу эш белән быел шөгыльләнеп булмады инде, әле мәчеткә газ кертү мәшәкате белән йөрибез. Киләсе елга, Ходай кушып, бу эшкә алынырга кирәк. Аның өчен пай җирен башка категория җир итеп рәсмиләштерәсе була. Эше бик күп, озак вакытны алачак дип тә кисәттеләр инде, – диде ул.
 
Авыл хуҗалыгы җирләрен башка категориягә күчерү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Әлеге сорау белән без Татарстан муниципаль берәмлекләр советының юридик идарәсенә мөрәҗәгать иттек.
 
Белгечләр әйтүенчә, Россия Җир кодексы һәм 2004 елның 21 декабрендә кабул ителгән «Җир яки җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү турында»гы 172нче федераль закон нигезендә, зират урнашасы җир сәнәгать җире яки башка махсус билгеләнгән категориягә карарга тиеш. Җирне бер категориядән икенчесенә күчерү процедурасы Россия Җир кодексы, Россиянең Шәһәр төзелеше кодексы, Россия Җир кодексының 2004 елның 21 декабреннән «Җир яки җир кишәрлекләрен бер категориядән икенчесенә күчерү турында»гы 172нче федераль законы, Татарстан Министрлар кабинетының 2006 елның 25 октябрендә кабул ителгән «Авыл хуҗалыгы эшләрен башкару максатыннан бирелгән җир кишәрлекләрен башка категориягә күчерү турындагы үтенеч язуы формаларын һәм аңа беркетелгән документларны раслау турында»гы 523нче карары нигезендә регламентлаштырылган. Җир кишәрлеген бер категориядән икенчесенә күчерү турында Татарстанның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына үтенеч язуы тапшырыла.
 
Зиратны законлаштырырга кирәк
 
Исегездә булса, 2015 елның көзендә Казанның Яңа татар бистәсе зиратында вандаллар йөзләгән кабер ташын җимергән иде. Шундый ук хәл берничә ел элек Әлмәттә һәм Казанның Арча зиратында да күзәтелде. Быелгы язда Яшел Үзән районы, Бәчек авылы зиратында вандаллар кабер ташларын аударды. Бу хәлләрдән соң республика зиратларын карап тоту һәм саклауны оештыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем барлыкка килде. Аның белән Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров җитәкчелек итә. Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, җирле үзидарә органнары ритуаль хезмәтләр күрсәтү һәм күмү эшләрен оештыруда бик күп проблемалар белән очраша. Вандализмнан кала, тагын берничә проблема бар: зиратка керү юллары булмау, аларның коймаларын яңарту һәм җирләрне рәсмиләштерү.
 
– Бу проблемаларның бер өлешен авыл халкы үз көче белән хәл итәргә тырыша. 2016 елда муниципалитетлар зиратларны тоту һәм аларны ремонтлау өчен, үзара салым программасы нигезендә, 60 миллион сумнан артык акча тоткан. Бу эштә хәйриячеләр дә активлык күрсәтә. Зиратларга керү юлларын дәүләт юл программасы ярдәмендә дә тәртипкә салып булыр иде. Әмма зират биләгән җир кишәрлеген законлаштыруны муниципалитетлар үзләре хәл итәргә тиеш. Бу тиз генә башкарыла торган эш түгел. Зиратлар территорияләренең яртысыннан артыгы исәпкә куелмаган, димәк, аларның кадастр номеры юк булып чыга. Җирле хакимиятнең авылның генераль планына үзгәреш кертү өчен акчасы юк. Менә бу эшне активлаштырасы иде, җирне кадастр исәбенә кертмичә алга таба бернәрсә дә эшләп булмый. Санитар нормалар нигезендә, зират авыл җирендә торак йортлардан 50 метрдан да якынрак урнашырга тиеш түгел, шәһәрдә ул, зиратның мәйданына карап, торак массивыннан 300-500 метр ераклыкта тора. Закон буенча, зират бары тик сәнәгать яки башка махсус билгеләнгән урында гына була ала. Республикада зиратларның 2 процентка якыны гына мондый таләпләргә туры килә. Калганнары авыл хуҗалыгы һәм торак пункты җирләрендә урнашкан, – дип сөйләде ул «ШК»га.
 
Боз кузгалды
 
Балтач районындагы зиратлар да әлегә авыл хуҗалыгы җире булып исәпләнелә. Әмма аларны башка категория җиргә күчерү буенча, акрынлап булса да, эшләр алып барыла. Районның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Зифа Зарипова әйтүенчә, зиратларның кадастр номерлары бар.
 
– Бу эш 2001-2003 елда ук эшләнде. Шактый вакыт үткәнлектән, аларның мәйданнарын кабат үлчәдек, чөнки кайберләренең мәйданы артыграк та булуы бик мөмкин. Авыл җирлекләренә зиратларны чикләнмәгән вакытка куллануга рөхсәт бирелде. Хәзергә алар авыл хуҗалыгы җирендә урнашкан. Сәнәгать җиренә күчерү буенча эшләр алып барыла башлады. Аның өчен авылның генераль планын эшләргә кирәк. Бу эш өчен быел хөкүмәттән районга күпмедер акча бүлеп бирелде. Алар әлегә сигез авыл җирлегенә генә җитте, – дип сөйләде безгә Зифа Зарипова.
 
Балтач районында зиратларны карап торуга зур игътибар бирелә. Аларның һәркайсының капкасына зират картасы төшерелгән табличкалар эленгән. Һәр елның май аенда авыл кешеләре, җыелып, зиратларны чистарта. Бөрбаш авылында бу матур гадәт 90нчы еллардан ук килә, соңгы елларда өмәләр районның бөтен авылларында үткәрелә башлаган. Районның баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, кайбер авылларда зират капкасына кабер янында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турындагы кагыйдәләр дә язылган. халыкта еш кына, нәрсә ярый, нәрсә рөхсәт ителми, дигән сораулар туа, шуны истә тотып, махсус табличкалар элдек, зиратта да тәртип булырга тиеш, ди ул.
 
Бүгенге көндә республика территориясендә 3453 зират исәпләнелә, аларның 3247се авыл җирлегендә урнашкан. Шуларның 3011е хәзер дә эшли, 376сы ябылган. Моннан тыш, 66 зират – Татарстан картасыннан югалган авылларныкы.
 
 
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 13.10.2017
Шәһри Казан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments