• 25.10-27.01 16-я специализированная выставка «ДорТрансЭкспо». «Казанская ярмарка»
  • 02.11-04.11 Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимов. Эксклюзив программа концертлары. УНИКС, 18:30
  • 03.11-04.11 Филюс Каһиров концерты. Казан. Филармония.
  • 14.11 Азат Абитов концерты. Казан, Филармония. 18.30
  • 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • Актаныш. Норка туны сатыла, размер 46-48, тун озын, капюшонлы, кара төстә, яхшы сыйфаттагы тун, бәясе килешү буенча. 89625707653
  • Әтнә районында сатыла: Кама Evro185/65 R15 шипованный көпчәкләр, литой дискалар бн 89518982100
  • Актаныш. Үгез ите сатыла (бер ал, бер арт ботка хуҗа кирәк) 22 октябрьдә үгез суела. 89375757095
  • Арчада йорт сатыла. Кирпич 120 кв.м. Барлык шартлар да бар. Газ мунчасы өйдән керәсе. Сарай ,гараж. Бакчада бар да үскән. 2800000.тел 89656083354
  • Казаннын Ад.Кутуй урамында 18,4кв.м.,5/5 гостинка сатыла.89272469637
  • Пр.Победы тукталышы. Ике булмәле фатирның бер булмәсенә эшли торган, начар гадәтләре булмаган татар кызы эзлим. 89631201352
  • Казан Габишева 17. Бер булмәле квартира озак вакытка бирелә. 14 000+ счетчик. 89178984454
  • Казан Минская 12. Бер бүлмәле фатир сатыла. Ашан, Мегастрой каршында. Бөтен җиһазлары белән. 37 кв метр. 89370093474
  • В продаже самцы кроликов бройлеров для выращивания на мясо. Вес 7-8 кг, цена 1000р. Возможна доставка 89377786691 (вацап) Актаныш. Ферма
  • Казан Глушко 20а бер бүлмәле квартира озак вакытка бирелә. 20 000 +счетчик 8 927 4059202

 

 

 

 
Архив
 

               

13.10.2017 Медицина

Яман шеш турында хакыйкать

Рак авыруы ел саен җир йөзендә миллионнарча кешенең үлеменә китерә. 2015 елда 20 миллион кешедә яман чир ачыкланган, 13 миллионы җан тәслим кылган. Галимнәрнең яман шеш сәбәпләрен әлегәчә төгәл генә ачыклаганы да, аны булдырмый калу өчен ниндидер препаратлар уйлап таба алганы да юк. Кешелек ракны кайчан җиңәр? Онкологиядән ничек сакланырга?

“КВ” хәбәр­чесе бу хакта Казан дәүләт медицина академиясенең онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы профессоры Илгиз Гатауллин белән әңгәмә корган. Без дә укучыларыбыз игътибарына әңгә­мә­нең иң кызык өлешлә­рен тәкъдим итәргә булдык.

Нәрсәгә охшаган?

– Илгиз Габдуллович, ракны, заман чире, дип саныйлар. Бу гаять куркыныч авыруга чынында ничә “яшь”?
 
– Чыннан да, рак – бүгенге заман чире, дигән фикер бар. Янәсе, аның сә­бәбе бүгенге тормышы­бызның гаҗәеп дә­рәҗәдәге тиз ритмына бәйле.  Әмма  уйдырма гына бу. Уйлап карагыз: рак турында беренче тапкыр безнең эрага кадәр чама белән 1600 нче елларда Мисыр папирусында телгә алынган. Инде шул чагында ук папируста сөт бизе рагының кайбер формалары тасвирламасы табылган. Анда авыруның дә­валауга бирешмәве турында да әйтелгән. Димәк, яман шеш кешелекне инде бер­ничә мең еллар дәва­мында җәфалый. Гиппократ һәм Авиценна трактатларында да яман шеш бил­геләренең тасвирламалары бар.
 
– Берничә мең еллар элегрәк рак белән авыручылар бу чирне ничегрәк күзаллаган икән?
 
– Әйтик, шул ук Гиппократ ракның килеп чыгу сәбәбен организмдагы сок­ларның – кара һәм сары үт суларының кушылуыннан күргән. Биредә кан белән лайла турында сүз бара. Рим табибы Гален исә яман шешнең асылда тәннең кием белән капланып тормаган өлешләренә зыян салуын әйткән. Туры эчәктәге ракны да шушы кеше тасвирлап биргән.

– Рак нәрсәгә охшаган?
 
– Аның билгеле бер “йө­зе”, төгәл генә характеристикасы юк. Җәрәхәт, ялкынсыну, ниндидер бер органда ту­кыманың киңәюе рәве­шендә дә булырга мөмкин ул. Шуңа күрә тышкы ”кыяфәте” буенча гына диагноз кую бик авыр. Фәкать тукыманы микроскоп аша тикшерү генә ха­кыйкатьне ачып сала.
 
Чүпрә онкология китереп чыгара?

– Чүпрәнең иммунитетны какшатуга һәм ракка китерүе турындагы фикер дөресме? Аның күзәнәкләр үрчүгә зыян салуын һәм шеш китереп чыгаруын рас­лаган кайбер тикшере­нүләр бар. Шулай икән, безгә чүпрәле, ягъни әчегә басылган камыр ризыкларыннан баш тартырга ки­рәк, димәк...
 
– Чүпрәнең рак китереп чыгаруына бернинди дә фәнни дәлилләр юк. Шуңа күрә камыр ризыкларын курыкмыйча ашарга була. Чын­нан да, интернетта чүпрәгә бәйле  куркыныч фикерләр бихисап күп. Әм­ма, кабатлап әйтәм, чүп­рәнең зыяны фән­ни яктан расланылмаган.

– Шулай да рак күзә­нәк­ләренең килеп чыгу сәбәп­ләре нинди?
 
– Иң төп сәбәбе – кү­зәнәкләрнең үзгәрүе (мутация). Билгеле бер мутация­ләр кичергәннән соң күзә­нәк шешкә әйләнә. Ә инде алар­ның сәбәбе ДНКдагы үзгә­реш­ләр, әйләнә-тирә мохит йогынтысы: су, һава­ның пычрак булуы, тәмәке тарту, радиация һ.б. Мута­циялә­р­нең бер өлеше нә­селдән килә (әйтик, сөт бизләре, юан эчәк рагына китерә торган үз­гәрешләр). Озакка сузылган стресстан, каты авырудан, ра­диация­дән иммуни­тетның йомшаруы да авыруга нигез салырга мөмкин.
 
– Кешелек бу чирдән кайчан котылыр? Ни өчен галимнәр әле һаман рактан котылу өчен ниндидер прививкалар яки пре­паратлар уйлап таба алмый?
 
– Кызганычка, якын ки­ләчәктә ракны җиңеп булмаячак әле. Чөнки  яман шешнең һәрбер күзәнәге мо­лекуляр-генетик күз­лектән караганда үзгә, ягъни уникаль булып тора, шуңа күрә мондый шешне бары тик “үзенең” даруы гына җиңәргә мөмкин.   Ә инде яман шеш күзәнәк­ләренә каршы күзәнәкләр санынча – миллионнарча һәм миллиардларча препарат уйлап табу мөмкин эш түгел. Шуңа күрә бөтен ышаныч – чирне башланып килгәндә ук ачык­лауга. Ракны башлангыч ста­диясендә җиңәргә була.

– Аны ничек булдыр­маска?
 
– Профилактика чараларын үтәгәндә, чир куркынычын шактый ук киметергә була. Кайберәүләребез, рактан саклый торган ниндидер мог­җизаи кагыйдә­ләр бардыр, дип уйлый. Әмма андый ка­гый­дәләр юк шул. Әйтик, көн саен берәр помидор ашасаң, онколо­гиядән котылып калырга мөмкин, дип уйлаучылар ялгыша. Чаралар комплексын үтәргә кирәк. Берен­че­дән, көн саен яшелчә, җи­ләк-җимеш, тупас клетчаткага бай ризыклар (эшкәр­телмәгән ярмадан ботка, кукуруз, борчак, бәрәңге) ашарга кирәк. Икенчедән, тоз һәм консервантлар, шулай ук хәмер куллануны чикләргә. Өченчедән, азык-төлек өс­тәмәләренә кызыкмаска. Дүр­тенчедән, майлы ризык­лар ашамаска. Би­шен­чедән, тәмәкедән баш тартырга, кызынуны чик­ләргә. Солярийга мөкиббән китүнең рак килеп чыгу куркынычын арттыруы – расланган әйбер.
 
Хроник авырулардан (ялкынсыну, йогышлы, вируслы, паразитар чирләр) котылырга тырышыгыз. Нәселегездә бер яки ике туганыгыз кайчандыр яман шешкә дучар булган икән, даими рәвештә тикшеренегез. Соңгысы – канцерогеннар белән мавыкмагыз. Иң киң таралган һәм иң куркыныч канцерогеннар – тәмәке төтене, ысланган ризыклар, татлы газлы эчем­лек­ләр, попкорн, чипсы. Ризыкны кыздырганда да канцеро­геннар пәйда була.
 
Шуны истә тотарга кирәк: рак – хөкем карары түгел, ә диагноз. Ул никадәр тизрәк ачыкланса, савыгуга өмет шулкадәр зур. Миллионнарча кеше, әледән-әле дә­ва­ланып, шушы диагноз белән яши. Бүген рак, шикәр чире, ревматоидлы артрит, йө­рәктә ишемия авыруы кебек үк, хроник чиргә әйләнде.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.10.2017
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments