|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2017 Шоу-бизнес
"Үткәрәсе килми!" - Фидан Гафаровка бүген җитмеш яшьМәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты, Башкортстанның, Татарстанның, Русиянең халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фидан Гафаров белән әңгәмә. — Исәнмесез! Мөмкинме? Ишек төбендә мине һәрвакыттагыча ачык йөзле Фидан Сафа улы белән йомшак тапочкалар каршы ала. Җыйнак кына фатир. Йокы һәм кунак бүлмәсе. Фатирның бизәлешендә Фидан абыйның һөнәри эшчәнлеге чагыла. Грамоталар, бүләккә бирелгән картиналар күп. Берсендә — Фидан Гафаров әле яшь егет. Аны театрда эшләгән хезмәттәше Фәния Батталованың улы төшергән икән. Чәй табыны артында шушы көннәрдә булачак юбилей һәм, гомумән, артистның бүгенге көне хакында сөйләшәбез. Атна буе телефоннан сөйләшеп тә, очраша алмавыбызның сәбәбе өчен гафу үтенә артист:
— Укытучылар көне булды, очрашуларда күп йөрдем. Һәркөн алтыдан торам. Көн буе иҗат эше. Вакыт уза да китә...
Театрдагы соңгы рольләре Халисә Мөдәрисованың “Бәхет хакы”нда — Зариф, Сергей Беловның “Мин синең кайнәң булам” комедиясендә — Галия Харисовна хакында сөйләшәбез. Бигрәк тә соңгысы тамашачы өчен көтелмәгән һәм кызыклы булды. Актерның хатын-кыз ролендә дә зур уңыш белән чыгыш ясавы аның осталыгын тагын бер тапкыр дәлилләде.
Сөйләшүне дәвам итәбез.
— Күчмә театрым бар, — ди Фидан Сафа улы. — Бинасы юк, Бродвей буларак эшли ул. Концертлар белән чыгабыз. Үзем дә җырлыйм, әлбәттә. Татар-башкортлар яшәгән күп өлкәләрдә йөрибез.
Биш ел элек очрашканда Фидан Гафаров ике зур хыялы хакында сөйләгән иде. Ул да булса — зур фатир һәм дача сатып алу. Бу хыяллар һаман исән икән әле.
— Шулай да, дачам бар дисәм дә була. Агыйдел буенда Дүртөйле районында туган авылым Яңа Уртайда әтием йорты бар. Аны матурладык, кайтып йөрибез. Фәридә апаң әле авылда, Дүртөйле районында. Фәридәгә авылда рәхәт, ул анда чәчәкләр утырта. Аңа анда җиңелрәк. Яңа Уртайда ул күп кеше белән аралаша, киңәшләр бирә. Аны иртәгә алып киләм. Туган көн үткәрергә әзерләнергә кирәк.
— Котлаулар, зур табыннар булыр инде?
— Юк. Мин театрда котлауга баш-аяк каршы. Театрыбызның сәнгать җитәкчесе Олег Хановка да әйттем, беркем дә котламасын, дидем. 10ында театрда үземнең дусларны җыеп концерт күрсәтәм, анда Айдар Галимов, Нәфкать Нигъмәтуллин, Рәсүл Карабулатов, Флүрә Мурзина һәм башкалар булачак. Унтугызында “Бәхет хакы” спектаклен уйныйбыз.
— Ничек инде туган көн үткәрмисез?
— Үткәрәсе килми! Мине һәрчак яшь дип уйласыннар.
Аннары, купшы сүзләргә, грамоталарга мохтаҗ түгелмен. Ул грамоталар хәзер миллионга тулды.
— Алмаган мактаулы исемнәрегез дә калмады, шикелле?
— Әйе, калмады.
Балалар хакында сорашам. Гомере иртә өзелгән Айбулатны искә алып үтәбез. Башкорт театрында уңышлы эшләп йөргән Азамат өчен сөенәбез.
— Нинди ул Азамат? Холкы белән Сезгә охшаганмы?
— Улым бик эшчән, акыллы. Миңа ул бильярд уйнарга яратуы белән охшаган. Театрда эшли, зур рольләр уйный. Театрга юлны мин салышмадым. Аның хәтта укырга кергәнен дә белмәдем, бер ел узгач кына әйтте. Барысына да үз көче белән ирешә. Үз акылы, үз юлы бар. Без аңа фатирыбызны бүлеп бирдек, аерым яши.
— Өегездә аш исе юк. Әллә аулакта ашарга пешермисез?
— Юк шул. “Пышка”дан алып кайтып ашыйм. Йомырка гына кыздыра беләм, аш пешерә беләм, әмма аның ике сәгать буе пешкәнен көтеп утырырга вакытым юк. Эчәк бәлеше яратам.
— Эчәк бәлеше — авыл ризыгы. Авылда яшәр идегезме? Сезнең бакча казып, авыл эшләре белән йөргәнегезне ничектер күз алдына китерү авыр.
— Мин бакча эшен яратмыйм. Авылда яшәсәм дә, бакча эше белән булышмас идем. Авыр эш кешене бетерә. Миңа менә 70 яшь тулып килә, ә мин үземне 45 яшьлек дип хис итәм. Машинада йөрим, төнлә дә, теләсә нинди табигать шартларында да үзем рульдә йөрим. Казанда концерт куям да, кайтып китәм. Водитель стажым — 42 ел.
Иҗат эше генә кызыклы. Әле театрда Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап “Кыз урлау” комедиясен яңартырга торабыз. Бик кызыклы эш бу.
Кәефкә карап, җырлар да туа. Иске җырларым популяр. Туйларга, юбилейларга чакырсалар, барысы элекке җырларны сорый. Бүгенге җырларның күбесе күңелне актармый.
— Әллә Галия белән Заһир образлары күңелгә үткәнгә, мин Сезне һәрчак Нурия Ирсаева белән бер пар кебек кабул итәм. Әле дә уртак проектларыгыз бармы? Бәлки, туган көннәрне бергә үткәрәсездер?
— Туган көннәрне бергә үткәрмибез. Аның өчен икенче төрле әзерлек кирәк. Гомер бәйрәмнәрен туганнар да бергә сирәк үткәрә.
Нурия Ирсаева белән уртак проектлар әле дә бар, ул әле көчендә, кызлар кебек.
— Фидан абый, Сезнең чит илдә яшәү теләге булмадымы?
— Күп йөрелде чит илләрдә. Бервакыт 20 көнгә Япониягә бардым. Өч көн тордым — кайтасы килә. Барысы да ясалма тоела. Финляндиядә өч тапкыр булдым, Сүриядә, Италиядә. Андагы табигатьне җаным да, тәнем дә кабул итми. Мин иркенлек яратам. Мине бернәрсә дә кысарга тиеш түгел. Тормыштан нәрсә алырга телим, барысын да алырга тырышам. Кеше гомере бик кыска бит. Ирешелмәгән бер нәрсә дә калмады кебек. Хыяллар туа тора, тормышка аша тора. Иртәгә эшлисе әйберләрне, кичтән үк әзерли, планлаштыра башлыйм. Үкенечле эшләрем юк. Мин сәхнәдә генә елыйм. Тормышта елаган юк. Сәхнәдә рольнең эчтәлегенә чынлап керәсең, персонажны уйныйсың икән, ул булырга тиешсең. Юри елау бер җирдә дә кабул ителми. Кайбер артистларның елый торган сәхнәләрдә күзләренә төкерек сөртеп куйганын күргән бар. Бу бөтенләй килешмәгән эш.
— Дан медаленең икенче ягы да бар. Таныш-белешләр ярдәм сорап аптыратмыймы?
— Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Ярдәм итәм. Бигрәк тә өлкәннәргә дәваханәгә урнашырга. Хәзер дәваханәгә картларны бик теләп алмыйлар. Хәтта “Ашыгыч ярдәм” дә ашыкмый. Үземнең ярдәмгә мохтаҗ булганым юк әлегә. Элек артистларны үз иткән, аларга зур хөрмәт күрсәткән, Морозовлар, Третьяковлар кебек меценатлар булган. Хәзер андый кешеләр сирәк, шулай да бар. Дусларым күп.
— Шаулап-гөрләп юбилейлар узгач, күңелсез дә булып калыр әле?
— Иҗат белән ныклап шөгыльләнергә уем. Җырлар, повестьлар язам, аларны китап итеп чыгарырга уем бар. Шулай булгач, нинди күңелсезләнү!
— Җылы әңгәмәгез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә иҗат уңышлары Сезгә!
--- |
Иң күп укылган
|