|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2017 Фаҗига
Татарстанда 19 яшьлек кызны поезд бәрдереп үтергәнКазанда “Юдино” станциясе паркында вагоннарны җибәргәндә, поезд 19 яшьлек кызны бәрдергән һәм кызның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының транспорт буенча Идел буе тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. "Татар-информ" билгеләп үтүенчә, фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли, өстәмә мәгълүматлар туплана.
Шулай ук тикшерүчеләр тимер юллар җитәкчелегенә объектларда куркынычсызлык чараларын көчәйтү, сак хезмәтен арттыру, кисәтү билгеләре урнаштыру һәм поездларны күзәтү камералары белән тәэмин итү буенча күрсәтмә әзерли.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча поезд машинистына карата процессуаль карар кабул ителәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|