поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.10.2017 Мәдәният

Нәҗибә Ихсанова: 80 яшьтә дә эшемә йөри алгач, Ходайга рәхмәт кенә диясе

Камал театры артисты Нәҗибә Ихсанованың 80 яшьлек юбилее якынлаша (ул 1938 елның 25 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туган). Тугызынчы дистәгә аяк басарга җыенса да, Нәҗибә апа зарланмый. Көн саен диярлек эшкә йөри.

— Хәзер рольләрем аз. Картлык үзенекен итә. Яшьлектәге кебек, бөтенесенә алынып булмый. Әмма гомер буе шушы театрда кайнагач, спектакльдә уйнамаган көннәрдә дә Камалга барып, “җилләнеп” кайтасы килә, — ди Нәҗибә апа. — Аның җылы атмосферасында үземә рәхәтлек алам! Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлап кайткан көннән — 1961 елдан бирле Камал театрында бит. 60 елга якын гомер шунда узган. Аз түгел!
 
— Нәҗибә апа, 6 октябрьдә Камал театры “Зәңгәр шәл” белән сезонны ачты. Сезне быел кайсы спектакльләрдә күрергә мөмкин булачак? 
— 60 елга якын эшчәнлек дәверендә күп рольләр башкардым. “Кыю кызлар”, “Алты кызга бер кияү”, “Үзебез сайлаган язмыш”, “Баскетболист”, “Дивана”, “Әни килде”... — аларны санап бетерә торган түгел. Әмма 80 яшькә җиткәндә, картлык үзен сиздерә. Хәтер сыната башлады. Шуңа күп спектакльдә катнашмыйм. “Зәңгәр шәл”дә генә уйнавымны дәвам итәм. “Гөргөри кияүләре”ннән дә баш тарттым. Чөнки башкарып чыгу кыенрак. 

— Сәламәтлек ничек? 
— Аллага шөкер. 80 яшьтә дә эшемә йөри алгач, Ходайга рәхмәт кенә диясе. Табибларга даими күренеп торам. Бөтен җирем сәламәт. Гомер буе сәхнәдә, хәрәкәттә булуым да зур роль уйныйдыр. Әйткәнемчә, хәтер ягы гына аксый. Әмма бөтен яклап камил булып бетә алмый инде, шуның өчен картлык бит ул.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 12.10.2017
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»