поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
11.10.2017 Медицина

"Балаларга операциягә зур сумма җыюлары ачуымны чыгара"

Социаль челтәрләрдә актив утыручылардан булмасам да, күпләр өчен кызыклы булган “ВКонтакте”дән аерылып торганым юк: яңалыклар белән дә танышам, дуслар белән аралашырга да уңайлы, алдан белеп торгач, туган көннәр белән котлаулар да онытылмый... “ВКонтакте” социаль челтәренә керү белән автоматик рәвештә башта яңалыклар тасмасы ачыла.

Менә шул яңалыклар арасында әледән-әле әле сабыена, әле якын туганына чирләп китү сәбәпле акчалата ярдәм итүләрен сорап үтенгән ялварулы хатлар күзгә чалына.
 
Юк, хатлар үзләре гаҗәпләндерми. Мөселманда ярдәм сорау гаеп эш түгел дип уйлыйм. Ләкин ул хатлардагы дәвалану курслары, операцияләр өчен таләп ителгән суммалар хәйран калдыра: берәүгә – 2 млн, икенчегә – 3,5 млн, кайсыберләренә хәтта 5-7 млн сум акча таләп ителә. Баласының, туганының гомерен саклап калу өчен гади кеше бу кадәр акчаны кайдан табарга тиеш?! Мондый зур суммаларга нинди чыгымнар керә? Кем билгели бу хакны?
 
Быел март аенда “Ватаным Татарстан” гәзитендә чыккан язманы да бик борчылып укыдым. Анда 5 яшьлек Лилиана турында язылган. “Авыру дигәнең сорап килми икән. Ике кызым булуына сөенеп туя алмый идем. Әмма бер кызымны авырып китәр дип күз алдына да китермәдем”, – дигән кызның әнисе Ләйсән. Лилиана да, сеңлесе дә гимнастика белән шөгыльләнәләр. Кечкенә вакытта бер дә авырып карамыйлар. Әмма быелгы яз тормышларының астын өскә китергән.
 
“Кызымның борыныннан кинәт кенә кан китте. Үзем туктата алмагач, табибларга мөрәҗәгать иттем. Алар кызымны тикшерде, анализлар бирдек. Аннары Лилианада куркыныч авыру барлыгын әйттеләр. Кызымда Фанкони анемиясе икән. Икенче төрле әйткәндә, кан рагының бер төре дигән сүз бу. Әлеге диагнозны ишеткәч, башта бөтенләй югалып калдым. Йокым качты, башыма нинди генә уйлар кермәде”, – ди Ләйсән.
 
Лилианада – сирәк очрый торган авыру. Татарстанда аны дәвалый алмыйлар икән. Чир чигенергә уйламый, киресенчә, организмга һөҗүм итә. Баланың гемоглобины, тромбоцитлары төшә. Авыруын ахыргача тикшереп тә бетермәгәннәр. Баланы бары тик сөяк җелеген күчереп утыртып кына коткарып калып була. Чит ил клиникасына барырга җыенган гаилә аптырашта калган. Андагы табиблар бу гаиләнең бөтенләй көче җитмәслек сумма сораганнар...
 
Тагын да берникадәр вакыттан соң Лилиананың әнисенә Мәскәүдән хат килеп төшкән. Андагы клиника сабыйга операция ясарга әзер. Кирәкле сумма да өч тапкыр кимегән. Мәскәүдә Лилиананы операциягә әзерләячәкләр. Башта химия терапиясе алачаклар. Кызчыкка исәнлек-саулык, ә әти-әнисенә сабырлык телисе генә кала. Ә бит шушыңа охшаш хәлләр еш очрый.
 
Шушы көннәрдә “Матбугат.ру” сайтында урын алган тагын бер язмага тап булдым. Җан авазы, рәнҗү тулы үпкә хисләре белән сугарылган бу хатны кияүгә чыгып, әни булырга, бу матур тормышның ямен, тәмен тоярга да өлгермәгән 25 яшьлек бердәнбер газиз кызын яман чирдән югалткан ана язган. Хаттан бер өзек китерим:
 
“Октябрьдә кызыма микрохирургия бүлегендә операция ясадылар. Башында, муенында һәм лимфа төеннәрендәге шешне алыр өчен, башыннан алып җилкәсенә кадәр ярдылар. Операция өчен 120 мең сум акча сорадылар. Күз яшьләрем белән җитәкчеләренә кердем. Ул миңа спонсорларыма 200 мең акча сорап, счет язып бирергә тәкъдим итте. Операциягә өч көн кала, арадан бер табиб палатага кереп, косметик җөй өчен акча түләмәсәк, муенында тирән, куркыныч эзләр калуы турында кызымны “кисәтә”. Үлем белән көрәшкән кешегә бу сүзләрне әйтергә ничек телләре әйләнә икән? Табибның кулына 60 мең акча бирдем, калган сумманы соңыннан китереп җиткерергә вәгъдә иттем.

Химиотерапевтлар безнең чиргә каршы көрәшерлек даруын таба алмады. Операция җепләрен дә алмый, кайтарып җибәрделәр. Онкологлар бездән тизрәк котылу ягын карады. Мәскәү урамыннан китеп барганда, бик яхшы танышыма шалтыраттым. Мин аңа ихлас рәхмәтлемен. Олы йөрәкле кеше ул. Безнең кайгыга бер дә битараф булмады. Рухи яктан да, матди яктан да ярдәм итте. Чит илдә дәвалану өчен спонсорлар эзләде. Аның ярдәме белән 30 октябрь көнне Израильгә очтык. Хайф шәһәренең “Хорев” клиникасында кызыма 6 курс химиотерапия һәм радиотерапия тәкъдим ителде. 175 мең доллар, ягъни 5 млн сум акча кирәк иде. Туганнар, дуслар, танышлар – һәркайсысы үз өлешен кертергә тырышты, әмма бу кадәр акча табып булмады. Спонсорлар да бер генә дәвалау курсын түли алдылар...”
 
Чарасыз ана бар тырышлыгын салып тупларга тырышкан мондый зур суммалар бары тик онкологик чирлеләргә генә таләп ителә дип уйларга кирәкми. Башка бик күп диагнозларга да кагыла ул. Шушы темага сүз кузгаткач, өлкән яшьтәге бер танышым болай диде: “Телевидение, матбугат аша, интернеттагы сайтларда гражданнарга, аеруча балаларга операциягә зур сумма җыюлары минем ачуымны чыгара. Әйе, нәкъ шулай, ачуымны чыгара. Чөнки бу – безнең хөкүмәтнең һичъюгы балаларга бушлай операцияләр ясауда ярдәм күрсәтә, балалар гомерен саклауны тәэмин итә алмавын аңлата. Ни өчен операцияләр шулкадәр кыйммәт? Гаҗизлеккә төшкән ата-ана, бала гомерен коткарабыз дип, фатирын, машинасын, бакчасын сатарга, ул гына җитмәсә, туганнардан, дуслардан, якыннардан сорарга мәҗбүр... Халык миһербанлы ул, халык мөмкинлегеннән чыгып кирәкле сумманы җыярга да булышыр. Ләкин эш анда түгел.
 
Безнең смета кая?
Бар гомерен медицинага багышлаган, яңа туган сабыйлардан башлап 80 яшьлек әби-бабайларга кадәр уңышлы операцияләр ясап, күпме кешегә тазалык, гомер бүләк иткән икенче танышым, атказанган табиб фикерен дә китермәкчемен. “Күпчелек кыйммәтле операцияләр табиблар сораган зур суммаларга тормый, – дип аңлатты ул. – Операцияләр сметасы булырга тиеш. Нинди операция күпме тора? Ул вакытта һәркем чыгымнарын алдан белеп торыр иде. Җир шарында бәясе миллион сумнар торырлык химик матдәләр һәм дарулар юк. Барысы да чама белән булырга тиеш. Хезмәт хакына йөзәр мең сумнар алып эшләми бит бездә халык. Хирург ясаячак операциясе өчен үзенең эш хакыннан 10 мәртәбә күбрәк акча сораса, әллә ни аптырамас та идем. Ләкин ни өчен ямьсез кыланып, болай да кайгыга баткан кешедән миллион сумнар сорарга?
 
Смета дигәннән, Интернетта төрле сайтларда Германия медучреждениеләрендә төрле авырлыктагы операцияләр өчен хаклар билгеләнгән исемлекләр бар. Су буе исемлектәге ул хаклар, дөресен әйтик, безнең халык өчен чамасыз кыйммәт. Ләкин Германиядә яшәүчеләр өчен бу бәяләр – гадәти хәл, диләр. Шулайдыр, аларда яшәү дәрәҗәсе дә югары, эш хаклары да безнекеннән күпкә яхшырак бит. Шул исемлектән берничә пункт китерим:

Хатын-кызларны беренчел тикшерү – 2600-3000 евро
Ир-атларны беренчел тикшерү – 2500-2900 евро
Ир-атларны киңрәк тикшерү – 3500 евро
Хатын-кызларны киңрәк тикшерү – 3700 евро
Диагностик коронарография – 4600 евро
Ир-атларда простата аденомасын хирургик дәвалау – 7200-9000 евро
Арка мие күчереп утырту – 145000-200000 евро
Химия терапиясе курсы – 2450 евро
Балалар онкология үзәгендә дәвалану – 1400 евродан башлап.

Ә безгә бушлай дигән булалар...
Илебез Конституциясенә ярашлы рәвештә гражданнарга бушлай дәвалану, бушлай сәламәтлек ныгыту каралган. Димәк, дарулар һәм давалау курслары да бушлай булырга тиеш. Ә чынында исә Конституция нормалары сакланмый булып чыга түгелме? Ил җитәкчелегендә, министрлыкларда һәм медицина учреждениеләрендә саллы кәнәфиләр биләгән чиновниклар бар халыкка “иң мөһиме – генофонд һәм балалар турында кайгыртучанлык” дип белдерсәләр дә, икейөзлеләнәләр түгелме? Хөкүмәт авыр чирләр исемлеген төзергә, шуларны дәвалауга бюджеттан акча бүләргә, ул акчаларны Русия гражданинының нинди клиникада дәвалануына карап – безнең илдәме ул, әллә чит илдәме – шул медучреждениегә күчерергә тиеш. Һәм бу барлык кешеләргә, аеруча балаларга бәйле очракларга кагылырга тиеш.
 
Язмамны басмага әзерләгәндә шушы темага күп материаллар, кайтавазлар, фикерләр укырга туры килде. “Ни өчен операцияләр шулкадәр кыйммәт тора?” дигән сорауга табиблар да җавап бирергә тырышкан. Дөрес, аларның җавабы күбрәк аклануга охшаган. Менә шундый җавапларның берсе: “Кыйммәтле операция” төшенчәсе астында гади түгел, ә югары технологияле операцияне күз уңында тотарга кирәк, – дигән бер табиб. – Мондыйны эшләү өчен югары технологияле җиһазлар, кыйммәтле инструментлар кулланыла. Еш кына операция ясар алдыннан тар профильле, югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә туры килә. Алар да бит ялланып эшли. Операциядән соң кыйммәтле препаратлар кулланыласын, башка чыгымнарны да онытырга ярамый. Ә күпме анализлар үткәрергә кирәк? Ә имплантантлар, протезлар куярга туры килсә? Аларның берсе дә очсыз түгел”.
 
Бүген без даруларның күп төрләренә акча җиткерә алмаган заманда яшибез. Онкологиянең кайбер төренә бер айга уртача 85 мең сум акча кирәк. Гади кеше бу акчаны каян алсын? Бу проблеманы хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрергә, тиешле законнар, норматив-хокукый документлар кабул итәргә, операцияләр буенча смета булдырырга күптән вакыт. Бер сүз белән әйткәндә, чаң кагарга вакыт җитте түгелме? Балалар сәламәтлеге, балаларга кагылышлы операцияләр беренче урында торырга тиеш. 

Руфина ТАҖИЕВА
Өмет
№ --- | 10.10.2017
Өмет печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»